Домой Общество 2023 ел – Кара Куян елыннан нәрсә өмет итәргә?

2023 ел – Кара Куян елыннан нәрсә өмет итәргә?

0
2023 ел – Кара Куян елыннан нәрсә өмет итәргә?
Фото: ru.freepik.com

Озакламый 2023 елга аяк басачакбыз. Аны Кролик (Куян) елы дип тә, Песи елы дип тә атыйлар. Киләсе ел нинди булыр? Бу җәнлек тамгасы астында узган еллар нинди вакыйгаларга бай булган? Бу елда нәрсәләр өмет итәргә һәм Яңа елны ничек каршыларга икәне – «Интертат» язмасында.

Киләсе яңа 2023 елны Кара Су Куян (Песи) елы диләр. Аның стихиясе – су. Куян елында түбәндәге дөньякүләм танылган кешеләр туган: Альберт Эйнштейн, патшабикә Виктория, Фидель Кастро, Эдит Пиаф, Гарри Каспаров, Эльдар Рязанов, Уитни Хьюстон.

Безнекеләрдән Рафаил Сәхабиев, Фәиз Зөлкәрнәев, Шәмсия Җиһангирова, Зиннур Сафиуллин, Гөлнара Тимерҗанова, Аида Гарифуллина, Гөлнора Гатина, Алмаз Гәрәев һәм башкалар Куян елында туганнар. 

Кытай календаре буенча кара Куян елы 60 елга бер генә була. Димәк, башлыча 1963 елда туган кешеләр генә үз гомерендә ике тапкыр бу елны кичерә алачак, дигән сүз. Куян (Песи) еллары: 2011, 1999, 1987, 1975, 1963, 1951 – 12 ел саен кабатлана.

Куян елының истәлекле вакыйгалары:

  • 631 елда мөселманнар Һиҗри календарь белән яши башлый.
  • 1219 елда Кыпчак ханлыгы Чыңгыз хан империясенә кушыла.
  • 1243 елда Алтын Урда башкаласы Сарай Бату шәһәренә нигез салына.
  • 1519 елда Кортес Америкадагы ацтеклар дәүләтен юкка чыгара.
  • 1543 елда Госманлы империясен Венгрия дәүләтен яулап ала.
  • 1711 елда Петр I Кырым ханы Дәүләтгәрәйгә җиңелә.
  • 1855 елда Кырым сугышы тәмамлана – инглиз-француз-төрек гаскәрләре Севастопольне ала.
  • 1939 елда икенче Бөтендөнья сугышы башлана: Германия Польшага бәреп керә.
  • Бөтен дөньяга танылган «The Beatles» төркеменең альбомы да Куян елында чыга (1963).
  • 1999 елның 12 октябрендә Җир шарындагы кешеләр саны 6 млрд җиткән, дип хәбәр итәләр.
  • 1951 елда СССРда Үзәк телевидение студиясе оештырыла, ул соңрак СССРның Үзәк телевидениесенә әверелә.
  • 1963 елда беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова космоска чыга.
  • 1975 ел – уңышның өчтән бере югала, Советлар Союзында каты корылык. (Соңыннан мондый хәл 2010 елда кабатлана.)
  • 1987 елда «девятка» – ВАЗ-2109 автомобилен җитештерә башлыйлар.
  • «Евро» – дөньякүләм финанс базарларына исәп-хисап валютасы сыйфатында 1999 елда тәкъдим ителә, һәм аны акчасыз исәп-хисап ясаганда файдалана башлыйлар.
  • 2011 елда Россия җәй вакытына күчә һәм вакыт бүтән алышынмый.
  • 2011 елда «Булгария» теплоходы фаҗигасе була.

Куян елы нинди булыр?

Бу нисбәттән астрологларның да үз карашлары бар. Алар фикеренчә, йомшак, назлы куян бернинди начарлыклар да алып килә алмый. Ел тотрыклы булыр, диелә. Тормышыгызны баштанаяк үзгәртерлек вакыйгалар көтмәгез бу елдан. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, чама хисен онытмавыгыз хәерле. 2023 ел яңа белемнәр, сәяхәтләр өчен яхшы булачак. Йорт, фатир мәсьәләләрен дә хәл итү өчен – Куян елы җайлы вакыт.

Киләсе ел гаилә бәхете, игелек һәм тыныч, матур мөнәсәбәтләр алып килер, дип ышандыралар. Бу елда туган-тумачалар, гаилә әгъзалары белән ызгыш-талашлар булмаска тиеш. Һәр кешенең игътибары гаиләсенә, сөйгән ярына юнәлгән булса, бик яхшы.

Парсызлар ярларын табар, яратышып йөрүчеләр гаилә корыр, ә инде өйләнешкән яшь гаиләләр ишәер, ди йолдызлар белгечләре. Гаиләгезгә бәхет килсен өчен, йортыгызга куян фигурасын алып куярга киңәш итүче танышларыгыз да бардыр әле.

Узып баручы Юлбарыс елын гаилә, туганнар белән каршылау киңәш ителгән булса, киләчәк Яңа ел төнендә дә алардан аерылмагыз. Бу – йорт җанлы ел хуҗасының да күңеленә хуш киләчәк.

 Фото: © «Татар-информ» архивы

Яңа ел төнен ничек каршыларга?

Кара Куян елы булганга күрә, өстенлекнең кара төскә бирелүе дә сәер түгел. Классик кием яратучылар ак яисә соры төстәге костюм кия ала. Куян гына түгел, ә Мәче елы да бит бу, шуңа күрә өч төрле төсне кушып, зәвыклы итеп киенә белсәгез, бик яхшы булачак.

Киемегез, чәчегез, гомумән, Яңа ел төненә образ уйлаганда өстенлекне гадилеккә бирегез, купшылык артык булыр.

Өегез интерьерында кызыл төс булмау хәерле. Бүлмәләрегезне бизәү өчен якты төсләрне, яшелне сайлагыз. Тере чәчәкләрегез, бүлмә гөлләрегез бар икән, бик әйбәт. Хайван принтлы җәймәләрегезне алып куеп торыгыз. Ел хуҗасы «көндәш бар» дип уйламасын. Кәнәфи, диваннарыгызга йомшак япкычлар алып җәегез, уңайлы, кечкенә генә мендәрләр тезеп куегыз. Урын җайлы, уңайлы булуы белән үзенә җәлеп итеп торырлык булсын.

Ел хуҗалары икәү булганлыктан, өстәлегез сые куянга да, песигә дә хуш килергә тиешлеген онытмагыз. Балыкның төрлесе булсын: кыздырганы, тозлысы. Яшелчәләр дә кызганмагыз. Төп игътибарны кабымлык һәм салатларга биреп карагыз әле. Кунакларыгызга төп сый итеп – тутырылган тавык тәкъдим итегез.

 Фото: © Владимир Васильев

Бүләкләр

Куян, Песи елы дип, якыннарыгызга тере хайваннар бүләк итәргә ашыкмагыз әле. Мондый төр бүләкләрне алдан сөйләшеп куеп кына алу яхшы. Хуҗабикәләр өчен йорт кирәк-яраклары, мәсәлән, интерьер булдыру өчен дивар рәсемнәре, вазалар шәп бүләк булачак. Чүлмәктәге берәр бүлмә гөле дә яхшы. Песи, куян формасындагы төрле беләзек, ачкыч чылбырына тага торган вак-төяк ише әйберләр дә читтә калмый.

 Фото: © Александр Эшкинин

Куян кайсы хайван тамгасы астында туучыларга хәерхаклы булыр икән.

Куян елында туучыларны (1963, 1975, 1987, 1999, 2011) карьера һәм шәхси тормышта зур уңыш көтә. Ел төрле романтик очрашулар, сәфәрләргә бай булачак.

Дуңгыз елында туучылар (1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019) өчен Юлбарыс елы җиңел булмады. Ә кара Куян елы аларның барлык хыялларын да чынга ашырачак.

Юлбарыс еландагыларны (1962, 1974, 1986, 1998, 2010, 2022) яңа мөмкинлекләр, ачышлар көтә. Иң мөһиме, уңышны кулдан ычкындырмас өчен, бернәрсә дә эшләми утырмагыз, ди йолдызлар.

Елан елында (1965, 1977, 1989, 2001, 2013) туганнарга бу ел бик җиңел булмас. Әйләнә-тирәдәгеләр белән конфликтка кермичә яшәргә өйрәнергә кирәк булачак. Шул чакта барысы да җайланыр.

Әтәч елында (1969, 1981, 1993, 2005, 2017) туган, эмоциональ, хискә бирелә торган кешеләргә тыныч булып калырга тырышырга кирәк. Узган еллардагы борчу, проблемалар уңай чишеләчәк, шулай да ел ахыры гына җиңеллек алып килер.

Аҗдаһа (1964, 1976, 1988, 2000, 2012). Астрологлар әйтүенчә, 2023 ел Аҗдаһа билгесе астында туучылар өчен җиңел булмаячак. Куян аларны сынарга җыена.

Күсе елында (1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020) туган кешеләргә максатларына ирешер өчен бу елда бик күп эшләргә туры килер. Күсе елында туучылар барлык сынауларны да уңышлы узып, һөнәри үсеш юлыннан китәчәк. Үз ниятләрегез турында чит кешеләргә күп сөйләргә кирәкми икәнен онытмагыз.

Маймыл (1968, 1980, 1992, 2004, 2016). Бу хайван билгесе астында туучылар өчен уңышлы чор башлана. Финанс ягыннан бу вакыт тотрыклы булачак, карьера үсеше дә күзәтелә. Тормышның барлык өлкәләрендә дә алга китеш булачак.

 Фото: © https://ru.freepik.com

Ат елында (1966, 1978, 1990, 2002, 2014) туучылар артык тырышмасалар да, үзләренең кем икәнлекләрен күрсәтә алачаклар. Вакытны гына ашыктырмагыз, югыйсә проблемаларга да тап булуыгыз бар дип, кисәтә йолдызлар белгече.

Кәҗә (1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015). Сезгә ярдәм итүчеләр табылачак. Барысы да сез уйлаганча барачак. Куян елы моның өчен иң яхшы вакыт.

Үгез елында (1961, 1973, 1985, 1997, 2009, 2021) туучыларга үз эшләрен ачып җибәрү, яңа проектлар булдыру өчен кулай вакыт. Аларның акча ягы яхшырачак. Тик бөтен эшкә дә берьюлы тотынырга кирәкми.

Эт (1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018). Йолдызлар бу елдагыларга гаилә корырга, бала табарга тәкъдим итә. Алдагы елларда тырышып эшләүнең нәтиҗәсен нәкъ менә Куян елында татып булачак, ди йолдызлар. 

«Үз вакытында – Куян елында туганмын»

Куян елында туган кешеләрнең киләсе елга карата булган өмет-хыялларын да сораштык. Шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова:

 Фото: © Салават Камалетдинов

«Куян елы» диюгә, бу җәнлекне яратмаучы-белмәүчеләр – «куркак куян», яратканнар исә «йомшак куян», «иркә куян» диярләр. Миңа соңгысы күбрәк ошый. Чөнки нәкъ менә мин «мин» булып туасы булганга, дуңгыз, кәҗә, әтәч, маймыл түгел, үз вакытында – куян елында дөньяга аваз салганмын. Һәм, әйтергә кирәк, ошый миңа куян! Шулай булмый ни! Йомшак, иркә, хыялый, ышанучан, тыйнаклыгы, шул ук вакытта тәвәккәл, түзем, сабырлыгы, әйткән сүзендә торучанлыгы белән. Арткы аякларының алгыларыннан озынрак булуы да юкка түгел, чөнки куян нинди генә хәлләрдә дә үз аякларында нык басып тора. Кеше хәленә битараф түгел, тормышны ярата. Тугры дус та әле ул! Күзләрен генә күрегезче! Башка бер җәнлектә дә мондый матур, нәзакәтле, тирән серле күзләр юк! Куян күзенең нинди икәнлеген каян белим мин, диясезме?! Моның өчен урман-кырларга чыгып, куян артыннан куып йөрергә кирәкми, минем күзләремә яки фотосурәтемә бер тутырып карау да җитә! Сүзләремнең хаклыгына инанырсыз.

Чү! Куян минем турыда сөйлиме, мин куян турында сөйлимме соң хәзер?! Аңламадым. Димәк, куян шаян гына түгел, бераз хәйләкәррәк тә икән әле.

Ни генә булмасын, Куян елы – бәхетле ел килә, дусларым! Сезгә дә, миңа да. Әйткән иде, диярсез! – диде ул. 

Камал театры артисты Алмаз Гәрәев:

Алай йолдызнамәләргә ышанып күзәткәнем юк, шуңа күрә, бу елга ниндидер аерым бер өметләр багълыйм, дип әйтә алмыйм. Һәр Яңа елда ниндидер яңалыклар, үзеңнең өмет-хыялларыңның чынга ашуын теләп каласың, әлбәттә. Үз елың буларак, ул шул туган елның хайваны булганга күрә генә якынрак инде. Болай аермасын сизмим. 

Дуслар, якыннар, минем кайсы елда туганны белүчеләр искәрттеләр, «синең ел килә» дип шаяручылар, төрттерүчеләр бар инде, – ди Алмаз.

«Яхшы энергетикага бай, тыныч ел килә»

Киләсе ел турында психолог-нумеролог Энҗе Гарифуллина белән сөйләштек:

Кара Куян елы тынычлык, иминлек ярата. Киләсе Куян елы яхшы энергетикага бай һәм тыныч булачак. Ел хуҗасы – бик мәрхәмәтле җәнлек, ул гаиләнең кадерен белә.

2023 елда һәр кеше күңеле түрендә йөрткән уй-хисләрен барласа, яхшы булыр. Ел саны – 7. Киләсе елны тулаем алганда болай итеп сурәтләп булыр иде: уку, белем алу, тәҗрибә туплау һәм аны башкаларга бирү, анализлау, илаһилык эзләү, ялгыз калып тору өчен кулай.

Моңа кадәр үзегез турында кайгыртмыйча яшәгән булсагыз, хәзер – үзегез турында уйлау өчен иң яхшы вакыт. Материаль һәм рухи кыйммәтләр арасында баланс табу мөһим. Игътибарны тормышның практик ягына, аеруча финанс өлкәсенә кагылышлы сорауларны хәл итәр өчен юнәлтү авыр булачак. Бу елда рухи энергия, медитация энергиясе барлыкка киләчәк, шәхси үсеш елы.

Бу ел иҗат кешеләре өчен яхшы. Шагыйрьләр һәм рәссамнар өчен быелгы елның энергиясе яхшы тәэсир итәчәк.

Куян өй җылысын ярата, шуңа күрә бәйрәмне туганнар белән бергә каршы алырга тырышыгыз. Сөйгән ярыгыз белән икәүдән икәү генә калып та, барлык туган-тумачалар белән зур бер уртак өстәл артына да җыела аласыз. Өйдә утырырга яратмаганнар үзләре берәр туганына кунакка бара ала. Яңа елны шаулап, биеп каршы алу ел хуҗасы тарафыннан хупланмас.

Куян шулхәтле чисталыкны ярата, шуңа күрә алдан өегезне ялт итеп торырлык итеп җыештырырга да кирәк булачак.

Киемегез өчен кулай төсләр дип, мин күк, ак, кара һәм соры төснең бөтен төсмерләрен дә атар идем. Якты төсләрне яратучылар өчен кызыл, зәңгәр, шәмәхәне тәкъдим итә алам.

Куян елын каршы алу табынына авыр, майлы, кыздырылган ризыклар әзерләп мәшәкатьләнмәгез. Табында күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, җиңел салатлар, балык ризыклары булсын, – диде ул.