0
smart

Похвистнево районы,

Подбельск авылы

Габделмәҗит Сәет улы

Вагыйзовка – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, син миңа мәңгелек мәхәббәтем булдың. Без синең белән 50 ел бергә гомер итәбез. Син бик намуслы, мәрхәмәтле, акыллы кеше, балаларга гомер буе үрнәк булып яшисең. Дини гаиләдә туып-үскәнсең, шуңа да авыл халкын да, балаларыңны да һәрвакыт дингә өндисең. Үзең дә беркайчан да, беркемгә дә авыр сүз әйтмичә, Аллаһы Тәгаләгә ышанып, мәчеткә йөреп, күңелеңдә динне саклап яшисең.

Кадерле хәләл җефетем, яраткан әтиебез, бабабыз! Без сине 70 яшьлек юбилеең бе­лән котлыйбыз! Син безнең тая­нычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Пар канатлы булып, балаларның, оныкларның игелеген күреп, тату яшәргә Раббым насыйп итсен иде.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы

                                           өчен,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр

                                       чакта,

Тормыш ямьле тик син

                                   барында.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәридә, улың Марат, кызың Гөлнара, ки­ленең Лилия, киявең Хә­лиулла, оныкларың Дамир, Алия һәм Лилия.