2019 елның 15 августында Мәскәү янында булган вакыйга бар дөньяга яңгырады. «Уральские авиалинии» авиакомпаниясе самолеты Жуковский аэропортыннан очып киткәннән соң экстрен рәвештә кукуруз кырына төшәргә мәҗбүр була.
Бортында 234 кеше, шул исәптән җиде экипаж әгъзасы булган лайнер Симферопольгә очкан. Һавада очкыч акчарлаклар белән бәрелешкән, двигательнең икесе дә сүнгән, берсенә ут капкан.
Нәтиҗәдә, экипаж самолетны экстрен рәвештә кукуруз басуына утырта. Пассажирлар салоннан кабартылган трап буенча эвакуацияләнә.
Ул чакта “Комсомольская правда” басмасы болай дип язды: Самолетны ювелирларча утырту
Авиация белгечләре очучы Дамир Йосыповны һәм Георгий Мурзинны чын геройлар һәм профессионаллар дип атадылар. Көтелмәгән очракта егетләр югалып калмаганнар, авариягә очраган самолетны бик оста итеп җиргә утырта алганнар.
– Экипаж барысын да фән кушканча эшләгән, – ди Русиянең атказанган очучысы, Русия президенты каршындагы гомуми кулланудагы авиацияне үстерү комиссиясе әгъзасы Юрий Сытник. – Двигательләрне, генераторларны сүндергәннәр, ягулык килүне туктатканнар. Самолетның тигезлеген югалтмыйча, җайлап кына җиргә утырта алганнар. Самолетны двигатель урнашкан алгы ягына түгел, нәкъ менә койрыкка утыртып тизлекне киметү бик әһәмиятле мизгел. Очучылар моны ювелирларча утырту дип атыйлар. Күпләр моны аэропорт кырында, шассиларны чыгарган килеш тә эшли алмыйлар.
– Ни өчен “Шереметьево” аэропортында каты итеп утыртканнан соң “Суперджет”ка ут капкан?
– Болар икесе, ике нәрсә, – дип саный Airbus A 320 командиры Андрей Литвинов. – Май аенда “Суперджет”та янгын самолетны җиргә каты итеп утырткач, металл бетонның җиргә ышкылуы аркасында чыккан.
Әмма Авиация һәлакәтен бәйсез тикшерү җәмгыяте башкарма директоры Валерий Постников фикеренчә, ике һәлакәттә дә охшаш моментлар бар һәм Екатеринбург очучылары иң югары дәүләт бүләгенә лаек:
– Егетләр ике йөздән артык гомерне саклап кала алдылар. Әгәр дә алар каушап калып, инструкцияне бозсалар, шассины чыгарсалар, нәкъ менә “Шереметьево” фаҗигасе кабатланыр иде.
Моннан тыш очучыларга чын мәгънәсендә бәхет елмайган.
– Самолетны кыр шартларында утыртырга туры килсә, авиациядә мөмкин кадәр вак куаклар үскән җирне сайларга киңәш ителә. Ә монда шундый шартлар – кеше биеклегендәге кукуруз басуы, – ди гражданнар авиациясе очучысы Олег Башмаков. – Халык аз яшәгән җирдән үтүләре дә бәхет дигән сүз.
– Зыян күрүчеләр арасында нигә балалар күп?
– Аларның гәүдәләре җиңел булу белән бәйле, – ди Юрий Сыткин. – Самолетта очканда ата-аналарга балаларның куркынычсызлык каешларын ныгытып эләктерергә кирәк. Каеш кирәгеннән артык бушап, асылынып тормасын.
– Самолетларга кошлар еш бәреләме? Нигә турбиналарга рәшәткә куелмый?
– Кызганычка каршы, бу дөнья авиациясендә көн дә очрый торган хәл, – дип килешә СССР гражданнар авиациясенең элеккеге министр урынбасары Олег Смирнов.
– Кошлардан берничек тә котылып булмый, моңа каршы 100 процент уңай нәтиҗәле чара уйлап табылганы юк. Бу – дөньякүләм масштабтагы проблема.
– Кошлардан сакланыр өчен турбореактив двигательләргә рәшәткә куеп булмый – алар һава агымына каршылык тудырачаклар, – дип аңлата атказанган хәрби очучы, генерал-майор Владимир Попов. – Аэродинамик каршылыкны арттырудан тыш, алар двигательгә кислород агымы килүен киметә.
Истәлеккә – кукуруз чәкәне
Күккә гади очучы булып күтәрелеп, җиргә геройга әйләнеп төште ул. Хәер, үз гаиләсендә Дамир Йосыпов һәрвакыт батыр санала.
– Ул өйгә кайтканда без йокламаган идек әле, – ди хатыны Наташа. – Кызыбыз бик шатланды, ә улыбыз нәни булганга күрә әлегә барысын да аңламый. Ул әтисен телевизордан күрсәтүләрен, “Простоквашино” мультфильмы караган кебек кенә кабул итте. Дамир шул кырдан үзе белән кукуруз чәкәне алып кайтты. Ул бик талчыккан иде. Иртән торгач эшенә ашыкты.
Журналистлар белән очрашуда, “Мәскәү-Симферополь” рейсы экипажы командиры башта пассажирлардан гафу үтенде: “Пассажирларга шуны әйтә алам: аларны тиешле урынга (Симферополь) алып барып җитә алмауда бераз үземне гаепле сизәм. Кайберләре белән җиргә төшкәч, самолетны карап чыкканда сөйләштем” , – диде Йосыпов.
– Гомеремнең күп өлешен Норильскида, вертолет отрядында эшләдем. Егерме елдан артык очтым. Төрле хәлләр булды. 1977 елның язында ремонттан соңгы вертолет бирделәр. Беренче очыш вакытында ук 150 метр биеклеккә күтәрелгәч, редуктор очып чыкты. Йөк төялгән вертолет белән зират өстенә барып төшәргә туры килде. Стрессмы? Булмады, – дип искә ала Дамирның әтисе Касыйм Камил улы.
Ә менә пәнҗешәмбе көнендәге вакыйгалар аны да нык борчылырга мәҗбүр иткән.
– Иртән торгач телевизорны кабызып җибәрдем, чәйнек кайнап чыкты. Башта берни дә аңламадым, телевизордан “Уральские авиалинии” самолеты икәнен генә ишеттем. Яңалыкны кабатлаганда гына штурвалда кем булганын белдем. Улым башкача булдыра алмас иде, ул үз эшен дөрес итеп башкарган. Бездә күккә мәхәббәт гаиләдән киләдер. Эшләгән чагымда, кайчагында командование туганнар белән табигатьтә ял итәр өчен вертолетта очарга рөхсәт бирә иде. Дамир үсә төшкәч вертолет белән идарә итәргә кызыга башлады, – ди Касыйм Йосыпов.
Армиядән соң, Дамир очучылар әзерли торган училищега керергә тели, әмма медкомиссияне уза алмый. Чабаксарда юристлыкка укыгач, Сызраньда Торак һәм ипотека фондына эшкә урнаша.
– Мин аны ике меңенче еллар башыннан бирле беләм. Ул безгә юридик мәсьәләләр белән ярдәм итте. Җаваплы, һәрвакыт әйткән сүзен үти, шул ук вакытта бик тыйнак егет. Безгә еш килә иде, – ди Фәрит хәзрәт Ибраһимов.
“Идеаль студент”
Шулай да Йосыпов күк турында хыяллануын дәвам итә. 32 яшендә Богырыслан очучылар училищесына укырга керә. Укытучылары аны “идеаль студент” дип бәялиләр.
– Бик акыллы егет, – ди авиатренажер буенча өлкән инструктор Владимир Мозговой. – Навигация буенча 120 кешелек курсны үз артыннан әйдәп барды. Кирәк чагында барысы да аңардан ярдәм, булышуын сорады. Беркемне дә кире какмады.
Дамирның яше әлбәттә күзгә ташлана.
– Элек хәтта 23 яшьтән узганнарны училищега укырга да алмадылар, – дип аңлата Мозговой. – Кайчагында, искәрмә буларак, министрлыкның аерым боерыгы буенча 25 яшьлекләрне алгаладылар. Тик болар Дамирга кагылмый. Шундый зиһенле һәм максатчан студентны сирәк очратасың. Мин аңа шул чакта ук: “Укуыңны тәмамлагач, икенче пилот булып озак утырмассың, 500 сәгать очканнан соң командир итеп куярлар үзеңне”, – дигән идем. Тик училищедан соң Дамир тиз генә эш таба алмады. Ул чакта яшь очучыларга эшкә урнашу җиңел түгел иде. Җитмәсә Дамирның яше шактый. Шуннан соң ул ярдәм сорап миңа килде. Аны курсташым Владимир Чикишевка – “Уральские авиалинии” директоры урынбасарына тәкъдим иттем. Дамир шулай итеп Екатеринбургка китте.
P.S. РФ президенты Владимир Путин фәрманы белән «Уральские авиалинии» самолеты очучылары Дамир Йосыповка һәм икенче пилот Георгий Мурзинга Русия Герое исеме бирелде. Экипажның калган әгъзалары Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Фото: РИА Новости