Домой Объявления 24-25 октябрьдә Чаллы татар дәүләт драма театры гастрольләре белән Самар өлкәсендә

24-25 октябрьдә Чаллы татар дәүләт драма театры гастрольләре белән Самар өлкәсендә

0
24-25 октябрьдә Чаллы татар дәүләт драма театры гастрольләре белән Самар өлкәсендә

Самара өлкәсендә халыкара театр фестивале дипломанты Чаллы татар дәүләт драма театрының гастрольләре.

Тамашачының игътибарына Италия драматургы Карло Гольдони әсәре буенча куелган «Ике хуҗаның хезмәтчесе» исемле комедия тәкъдим ителәчәк. Татарстанның авторитетлы критиклары бәяләүе буенча, бу спектакль  мәдәният өлкәсендә бөтен Татарстан масштабында 2015 елының күренекле вакыйгасы булып санала. Спектакльдәге баш рольне башкаручы артист Рәзил Фәхретдинов «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясенә лаек була. 

Әлеге спектакль  24 октябрьдә 18 сәгатьтә Самар шәһәренең «Чайка» мәдәният йортында (Управленческий бистәсе, Сергей Лазо урамы, 21нче йорт), 25 октябрьдә 19 сәгатьтә Камышлы район үзәгенең мәдәният йортында башланачак.  Рус теленә синхрон тәрҗемә каралган.

Көзге кичләрегезне онытылмаслык итеп үткәрергә теләсәгез, тамашага рәхим итегез, дуслар!

Билетлар бәясе — 300-500 сум.

Белешмә өчен телефоннар: 8-927-608-76-43, 8-937-069-36-60.