Домой Главные новости В области 28-30 августта Казанда “Милләт җыены” узачак

28-30 августта Казанда “Милләт җыены” узачак

0
28-30 августта Казанда “Милләт җыены” узачак

Дөнья татар конгрессы оештырган чарага Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 500 вәкил чакырылган.

28-30 августта Казанда Дөнья татар конгрессы оештырган “Милләт җыены” уза. Ул ТАССРга нигез салынуның 100 еллыгына багышлана.

Конгрессның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, чарада Татарстаннан һәм Россиянең 67 төбәгеннән 500 вәкил катнаша. Коронавирус пандемиясе сәбәпле чит илдәге татар җәмгыятьләре вәкилләре җыенга килә алмый, алар интернет аша кушылачак диелә.

“Милләт җыены” кысаларында татар конгрессының “Милли шурасы” утырышы оештырыла. 29 августта Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында җыенның пленар утырышы уза, анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та киләчәк дип хәбәр ителә. Мәдәни програмда ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларда, “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәмендә катнашу, Камал театрында спектакль карау бар.

Самара өлкәсеннән милләт җыенына түбәндә күрсәтелгән милләттәшләр чакыру алды:

Дөнья татар конгрессы корылтае биш елга бер җыела. 2018 елда конгрессның чираттан тыш VII корылтае узды. Анда 250 вәкил катнашты. Утырышта бер генә мәсьәлә – низамнамә кабул. Ул елда федераль үзәкнең татар теленә басымы көчәйтүенә карамастан, тел мәсьәләсе күтәрелмәде.

Язма өчен материаллар “Азатлык” сайтыннан файдаланылды https://www.azatliq.org/a/30799718.html