Домой Культура 28нче сентябрьдә Самарада «Ядәч! Истә!» фильмын махсус күрсәтү була.

28нче сентябрьдә Самарада «Ядәч! Истә!» фильмын махсус күрсәтү була.

0

Фильмны татарча рус телендә субтитрлар белән күрсәтәчәкләр. Милләттәшләребезгә фильмның нәкъ шундый вариантын тәкъдим итәбез. Татар авылы атмосферасына тулаем чумып карарга. Киноны күрсәткәч, режиссёр Байбулат Батулла белән очрашу булачак. Ул махсус күрсәтүгә килгән кунакларга кино төшерү процессында булган иң кызыклы серләрне ачарга әзер.


14нче сентябрьдә картина Бөтенроссия прокатына чыкты. Премьера һәм команда катнашында махсус күрсәтүләр инде Казанда, Новосибирскида, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта булды. Фильмны тамашачылар һәркайда җылы кабул иттеләр.

28нче сентябрьдә Zoom Cinema «Эль Рио» үзәге.
Башлану вакыты – 19.00.
Билетларны биредәге сылтама буенча хәзер үк алып була: https://zoomcinema.ru/samara/movie/10022_beri-da-pomn..

Килмичә калмагыз! Урыннар чикле. Яшь чикләүләре 12+