Домой Главные новости 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне

0
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне

Эмиль Галиев: «Көндез йокларга яратмый идем»

Самараның күз күреме чикләнгән шашкачылары Россия чемпионы исеменә лаек булдылар

Узган гасырның 90нчы елларыннан башлап Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. 3 декабрьдә уздырыла торган бәйрәм бу кешеләрнең хокукларын яклау, җәмгыять тормышында катнашу мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан уздырылып килә.

Самара өлкәсендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган махсус интернат-мәктәпләрдән тыш, күпсанлы оешмалар, түгәрәкләр, спорт мәктәпләре эшләп килә. Алар, төрле ярышларда әледән-әле җиңүләр яулап, губернабызны бөтен Россиягә һәм Европага танытып торалар. Күптән түгел генә күз күреме чикле булган Самара өлкәсе спортчылары, Төркиядә узган Европа беренчелегендә катнашып, чемпион исеменә лаек булдылар, тагын бер атнадан Костромада үткән «Рус шашкасы» Россия чемпионатында беренчелекне яуладылар. Шашка «йолдызлары» арасында Эмиль Галиев исемле татар кешесе булуын ишеткәч, барып танышырга булдык.

Эмильгә 37 яшь, ул Башкортостан башкаласында туып-үскән. Бала чагыннан ук начар күрүчеләр интернатында укыган һәм шул вакытта ук шашка спорты белән мавыгып киткән.

– Мин төшке аштан соң йокларга яратмадым, нинди дә булса сылтау табып, йокы бүлмәсенә кермәскә тырыша идем. Шашка түгәрәгендә әйбәт кенә нәтиҗәләр күрсәтә башлагач, миңа төшке аштан соң йокламаска, шашка уйнарга рөхсәт иттеләр, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Төрле ярышларда катнаша-катнаша остардым, мәктәпләр, шәһәр, өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә җиңүләр яулый башладым. Шашкалар минем тормышымда әһәмиятле урын биләп торалар, бүгенге көндә төп шөгылемә әверелделәр.

Алга таба да шушы юнәлештә үсәргә этәргеч биргән беренче җиңүне Эмиль әле 20 ел элек, үзе кебек начар күрүчеләр арасында түгел, ә гади спортчылар өчен узган шашка ярышларында яулап ала һәм Башкортостан Республикасы чемпионы титулына ия була.

2016 елда Эмиль Галиев Самара өлкәсе җыелма командасы составында чыгыш ясый башлый. Бүгенге көндә аның копилкасында өч “Дөнья чемпионы”, бер “Европа чемпионы” һәм унөч “Россия чемпоны” титулы. Бу милләттәшебезнең күпсанлы җиңүләре арасында иң югары дәрәҗәлеләре.

Быел Костромада узган “Рус шашкасы” чемпионатында күз күреме чикле булган Самара спортчылары командасы беренче тапкыр Россия чемпионы исемен яуладылар. Команда капитаны – Эмиль Галиев. Шулай ук ул Россиянең паралимпия җыелма командасы әгъзасы да әле.

Буш вакытында спортчы берничә балалар бакчасында һәм үзәгендә инвалид һәм сәламәт балалар өчен шашка түгәрәкләре алып бара.
– Самара өлкәсендә, башка регионнар белән чагыштырганда, шашка спортына бик зур игътибар бирелә. Ярышларда катнашу чыгымнарын тулысынча Спорт министрлыгы каплый, җиңүләр өчен спортчыларга акчалата премияләр бирелә. Форсаттан файдаланып, Бөтенроссия Сукырлар спорты Федерациясенең Самара өлкәсендәге төбәк бүлеге Спорт слепых в Самарской области рәисе Вячеслав Александрович Буковка зур рәхмәт җиткерәсем килә. Оешма җитәкчесе итеп күптән түгел генә билгеләнсә дә, ул шашка спортын үстерү өчен бик күп көч куя. Төркиядә, Костромада узган ярышларда катнаша алуыбыз да, Мәскәү клиникаларында үткәрелгән инвалидлар өчен тирәнәйтелгән медицина тикшерүен үз вакытында бушлай узуыбыз да – Вячеслав Александрович тырышлыгы аркасында. Аның кебек битараф булмаган кешеләр безгә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, рухланып яшәргә көч һәм дәрт өсти, – дип тәмамлады сүзен Эмиль.

Автор: Эльмира Сайфуллина


Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”