Домой Главные новости В области 30 елга бер җыелышып сөйләшергә кирәк!

30 елга бер җыелышып сөйләшергә кирәк!

0
30 елга бер җыелышып сөйләшергә кирәк!

Октябрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең гомуми җыелышы узды.

Көн кадагына куелган төп сорауларның берсе – оешманың 30 еллыгына карата тантаналы җыелыш уздыру иде. Ильяс Гомәр улы җыелышның проекты белән таныштырып үтте. “Өлкәбезнең шәһәр-авылларыннан район администрациясе башлыкларын, дин әһелләрен, мәктәп директорларын, эшмәкәрләрне, китапханәчеләрне, Мәдәният йортлары мөдирләрен чакырырга уйлыйбыз. Секцияләргә бүленеп, татар милли мәдәнияте, мәгарифе, массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр һәм спорт, финанслар өлкәләрендә булган проблемаларны хәл итү турында сөйләшергә кирәк. Соңыннан пленар утырышта секцияләр эшчәнлеге буенча нәтиҗә ясалачак һәм резолюция кабул ителәчәк. Җыелышка өлкәбезнең шәһәр-авылларыннан милләтебез язмышына битараф булмаган татар милли хәрәкәт активистларын чакырабыз. Алар, һичшиксез, килерләр, дип өметләнәбез. 30 елга бер булса да, җыелышып сөйләшәргә кирәк!” — дип белдерде Ильяс Гомәр улы. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Рәйсә Гыйбадуллина “Гаилә” секциясен дә булдырырга кирәк, дигән теләк белдерде. Ә Самара Җәмигъ мәчете имамы, өлкә “Туган тел” татар оешмасының Совет әгъзасы Иршат хәзрәт Сафин Камышлы, Гали авыллары кебек татарлар күпләп яшәгән авылларга квоталарны күбрәк бирергә тәкъдим итте.

Самара шәһәр Думасы депутаты Рифкать Хуҗин да тантаналы җыелыш уздыруны хуплады. “Кызганычка, яшьләр генә түгел, олылар арасында да өлкәбездә эшләп килүче татар оешмалары, алар башкарган эшләр, милли басмалар турында белмәүчеләр бар. Үзебезгә активрак булырга кирәк”, — дип белдерде ул. Тольятти милли-мәдәни татар автономиясенең башкарма директоры Зөлфия Галиханова: “Бердәмлек” газетасының 30 еллыгын бәйрәм итү кысаларында редакция хезмәткәрләре, шәһәр-авылларга йөреп, халык белән очрашулар оештырырга ниятлиләр. Өлкә татар милли оешмалары активистлары да бу чарада катнашса, халык белән очрашып сөйләшсә, яхшы булыр иде”, — дигән тәкъдим кертте.

Рифкать Туктар улы СИПКРО поликультур белем бирү кафедрасы методисты Алсу Хаметовага милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калуда зур өлеш керткәне өчен шәһәр Думасының Рәхмәт хатын да тапшырды.

Җыелышта оешма эшләренә яшьләрне җәлеп итү, аларда милләт язмышына карата кызыксыну уяту турында сүз күп булды. “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева оешма аксакалларына алмашка Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларын чакырырга тәкъдим итте. Ә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат ага Надиров яшьләрне берләштерү өчен төрле кызыклы чаралар оештырырга кирәк, дип белдерде. “Мәсәлән, Нәүрүз бәйрәмен кайтарырга кирәк. Анда яшьләр арасында “Иң шәп җырчы”, “Иң шәп биюче” кебек бәйгеләр уздырырга була. Әлбәттә, бу чараларны уздыру өчен акча кирәк. Керү билетлары ясатып, аларны 200-300 сумнан гына сатсаң да, бүләкләр алырга ярап куяр иде”, — дип сөйләде ул. Ә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Таһир Мамышев әгъзалык взносы түләргә кирәк, дип белдерде. Оешма активисты Ригил Курмаев өлкә татарлары тормышын яктыртып торучы “Самар татарлары” сайты турында рекламаны социаль челтәрләргә куярга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Көн тәртибенә өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә яңа директор сайлау мәсьәләсе дә куелган иде. Оешма әгъзалары бу вазифага бертавыштан Данияр Ирек улы Сәйфиевне сайладылар. Оешма Советына яңа әгъзалар да сайланды. Бу – Расих Вакказов, Альбина Мәхмүтова, Рәйсә Гыйбадуллина, Ләйсән Ибәтова һәм Гүзәл Рамазанова. Ә арабыздан вакытсыз киткән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе директорлары вазифаларын башкаручы Фәрхәд Мәхмүтовны бер минут тынлык белә искә алдылар.

Алия АРСЛАНОВА.

Бердэмлек