Домой Жизнь татар 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне

0
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле якташлар!

Чын күңелдән сезне дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм.
Самара өлкәсендә төрле милләт вәкилләре гомер-гомергә дус һәм тату яшәве белән горурланабыз. Киләчәктә дә бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булып, дуслык җепләребезне өзмичә, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларыбызны уртаклашып яшик. Бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә бергә булу, бер-берең өчен җаваплылык тоту аеруча мөһим.


Хөрмәтле якташларым! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, эшләрегездә уңышлар, йортларыгызга тынычлык телим. Бәйрәм белән!


Зур ихтирам белән

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,
Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты