Домой Жизнь татар Татары в регионе Татар телен өйрәнүче балалар өчен экскурсия

Татар телен өйрәнүче балалар өчен экскурсия

0
Татар телен өйрәнүче балалар өчен экскурсия

6 апрель көнне Крутые Ключи мкр-нның 7нче мәктәп укытучылары татар телен өйрәнүче балалар өчен экскурсия оештырдылар.
1 нче сыйныфтан алып 8 нче сыйныфка кадәр укучылар җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять СКаТ телерадиокомпаниясенә һәм Самара Җәмигъ мәчетенә сәяхәт кылдылар. Мондый күңелле чарада татар теле укытучысы Гөлфия Глушкова һәм ата-аналар да катнашты.
СКаТ телерадиокомпаниясендә укучылар телерадиокомпания турында кызыклы мәгълүматләр тыңладылар, телепрограммаларны ничек төшерүләренә,аларны эфирга чыгару серләренә төшенделәр.Балалар хәттә “Самара яңалыклары”ның алып баручысы ролендә дә үзләрен сынап карый алдылар.
Экскурсиянең икенче өлеше туган шәхәребезнең Җәмигъ мәчетендә дәвам итте. Мәчеттә музей хезмәткәре Нәҗип абый бик җылы каршы алды, музей экспонатлары белән таныштырды.Балаларга галәмнең барлыкка килүе хакында, ислам кануннары турында кызыклы итеп сөйләде. Бигрәк тә әти-әнине олыларга,тыңларга кирәк дип,аларга гел ярдәм итеп, хөрмәт күрсәтергә дип ассызыклап,балаларга угет-насихәт бирде.
“Мондый чаралар безнең балалар өчен бик кирәк.Беренчедән, ул-баларның аң-белем үсешенә файда итсә,икенчедән аларда туган җиргә,туган телгә мәхәббәт уята,”-дип сөйли 4 нче сыйныф укучысының әнисе Рузия Ислямовна.
Балаларны автобус техника чарасы белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәткән өчен Хәлиуллов Минәхмәт Мидехәт улына аеруча рәхмәт белдерәсебез килә. Безнең 7 нче мәктәптә 2020 елдан бирле инде татар теле буенча дәрестән тыш дәресләр “Дуслык” СРТОО Канюкаев Фәхретдин Бәдретдин улы ярдәме белән уза.
Ата-аналар комитеты җитәкчесе Гөлназ Хәсәншина

“Дуслык”сайты өчен махсус