Статистика күрсәткәнчә гүзәл затлар гаилә кору вакытын хәзер арткарак чигереп тора.
Самар өлкәсендә яшәүче ханымнарның уртак портреты “ясалды”.
Самарастатта, җирле хатын-кызларның алдагы еллар белән белән чагыштырганда гомерләре озая баруын, хәбәр ителәр.
-2000 елда уртача яшь- 40 та иде.Узган елда 44 яшькә кадәр җиткән. Хатын-кызларның яше ирләрнең уртача яшеннән 6 яшькә зурырак,- дип әйттеләр Самарастатта.
Саннардагы аерма өлкәдә озак яшәүче ханымнар булуын исәпкә керткәч күренә. Чөнки узган ел Самар өлкәсендә 90 яшьтәге һәм тагын аннан да өлкәнрәк 12,5 мең хатын-кыз булган. 284 әби йөз еллыгын билгеләп үткән.
Гүзәл җенес вәкилләре соңрак никахлаша башлаган. Элек кияүгә 18-24 яшьләр тирәсендә чыксалар, хәзерге кәләшләргә 20 – 29 яшь тирәсе. Билгеле инде, ана булу да соңрак вакытка күчә.
2020 елда өлкәдә 15 яшьтән 49 яшькә кадәрле, ана булу яшендәге 742 мең хатын-кыз яшәгән. Иң яшь әнигә 14 булса,иң өлкәненә 58 яшь булган. Уртача исәпләгәндә бәби табучылар яше 29 яшьләр чамасы- дип сөйләделәр Самарстатта.
Белгечләр әйтүенчә, хатын-кызлар иң элек белем алуны, карьера ясауны өстенрәк күрә. Ә бу исә бала табу яшенә дә йогынты ясый.
Самар өлкәсендә яшәүче ир-атларга хас уртача күрсәткеч хакында инде язган идек.