Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия корылтаена Самара өлкәсе делегациясе белән Самарадан “Яктылык” татар мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния ГЫЙЛӘҖЕВА да барган иде. Әлеге корылтайда нинди мәсьәләләр күтәрелүе, өлкәбезнең татар мәктәпләре өчен аның нинди яңалыклар алып кайтуы турында сөйләшеп алдык.
– Фәния апа, әлеге корылтайда өлкәбездән барлыгы ничә кеше катнашты?
– Безнең делегация составында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов, Елховка мәктәбенең директор урынбасары Раушания Зәкиева, Шенталы районының Денис авылы мәктәбе укытучысы Гөлсинә Хәйруллина һәм мин идем. Самарадан шулай ук өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Әнвәр Горланов та барган иде.
– Корылтайның беренче көнендә узган пленар утырышта кемнәр катнашты һәм нинди мәсьәләләр күтәрелде?
– Корылтайны Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзенең чыгышы белән ачып җибәрде. “Туган телне саклау, үстерү – бүгенге көндә гаять мөһим һәм көн кадагында торган мәсьәлә. Җир шарының төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче татарлар өчен туган тел – милләтебезне милли һәм мәдәни яктан берләштерүче зур көч ул. Ә телне, милли мәдәниятне, традицияләребезне саклап калуда төп рольне укытучылар үти. Чөнки илебезнең, милләтнең киләчәге булган яшьләрнең язмышы – нәкъ менә мөгаллимнәр кулында”, – дип мөрәҗәгать итте министр укытучыларга. Үзенең төп докладында ул мәгариф өлкәсенә кагылган барлык мәсьәләләргә дә зур басым ясап сөйләде.
Пленар утырышта Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнаштылар. Саратов гимназиясенең татар теле укытучысы Һава Кирасирова, Ульян өлкәсеннән Рамис Сафин белән Самара “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизовның да президиумда утыруы безнең өчен дәрәҗә булды.
– Өлкәбездән барган делегация вәкилләренә сүз бирелдеме?
– Башка төбәкләрдән килгән укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләренең чыгышлары 12 августта 3 секциядә фикер алу мәйданчыгына куелган булса, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рәфгать улының “Россия Федерациясе субъектларында татар мәктәпләре эшчәнлеген оештыру үзенчәлекләре” дип аталган презентациясен пленар утырышта корылтайга җыелган барлык делегатлар да күрә алды. Безнең мәктәптә ана телен укытуда нинди дәрәҗәдә эш барганын күрсәтә алган аның бу чыгышы бик отышлы булды, дип саныйм. Радик Газизов шулай ук татарлар күп яшәгән шәһәребездә тагын бер татар мәктәбе, балалар бакчасы ачу мәсьәләсе дә Самара татар җәмгыяте өстенә йөкләнгәнен әйтеп узды.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: “Яктылык” мәктәбе ачылганнан бирле милләтебезгә хезмәт итеп, Самарада яшәүче татар балаларына туган телен, әдәбиятын өйрәтә, яшь буынга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирә”, – дип безнең мәктәп турында мактау сүзен әйтте һәм “Яктылык” мәктәбен килеп күрергә теләге булуын белдерде. Радик Газизов Татарстанның мәгариф һәм фән министрын быелгы уку елында Самара “Яктылык” мәктәбенә хөрмәтле кунак буларак чакырды.
– Татар теле укытучылары корылтаеның икенче көнендә Саба муниципаль районы мәктәпләрендә узган секцияләрдән нинди тәэсирләр алдыгыз?
– Байлар Сабасы бистәсенең “Бәләкәч” балалар бакчасы һәм гимназиясенә сәяхәт истә калырлык булды. Биредә баланың психикасын, фикерләү сәләтен исәпкә алып, балаларга телнең үзенчәлекләрен сингапур методы буенча өйрәтәләр икән. Безгә әлеге метод буенча ике дәрес биреп, мастер-класс та күрсәттеләр.
Укучылар үз көчләре белән үстергән бик матур чәчәкләр бакчаның йортына ямь биреп тора, бинаның эче дә искитәрлек заманча итеп уку җиһазлары белән җиһазландырылган.
“Барысы да район биргән акча ярдәмендә булдырылды”, – дип белдерде бакча администрациясе. Ашатуга да ата-аналар сумманың 50 процентын гына түлиләр икән. Юл кагыйдәләрен өйрәнү өчен искитәрлек “Автокласс” бүлмәсе булдырылган.
Шулай ук Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицеенда да булып, фикер алышу мәйданчыкларында укытучыларның төрле темалар яктыртылган чыгышларыннан да үзебез өчен кызыклы мәгълүмат алып кайттык.
– Корылтай кысаларында мәдәни программа каралган идеме?
– Беренче көнне “Әкият” курчак театрының яңа бинасында без Туфан Миңнуллинның яшь тамашачы театры артистлары уйнаган “Туган нигез” спектаклен карадык. Туган телне саклауның әһәмияте турында булган әлеге спектакль, ана телебезне саклап, аны балаларыбызга да өйрәтергә кирәклеген күрсәтә. Гомумән, татар теле корылтаенда телне өйрәнүдә гаиләнең әһәмияте зур булуы бер генә мәртәбә яңгырамады. Бу турыда үзенең чыгышында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов та, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та әйтеп китте.
“Туган телнең “ана теле” дип атаулары очраклы гына түгел. Татар телен сакларга телибез икән, беренче чиратта, ул әни тәрбиясе аша башкарылырга тиеш. Аннан соң гына мәктәпкәчә, башлангыч, төп, урта белем бирү оешмаларында өйрәнелә”, – диде министр.
– Татар теле укытучыларының соңгы корылтае нәрсәсе белән исегездә калды?
– Әлеге корылтайда пленар утырыштан соң милли мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән педагогия хезмәткәрләрен билгеләп үттеләр. Самара өлкәсеннән Радик Рәфгать улы һәм мин Мактау грамотасы белән бүләкләндек. Бер яктан бу бик дәрәҗәле булса, икенче яктан безгә яңа бурычлар йөкләп, алдыбызга яңа максат куя, татар балаларына төпле, аңлы рәвештә белем бирү кирәклеге турында сөйли.
Шулай ук Мәгариф министрлыгы тарафыннан бушлай яңа дәреслекләр бирелү дә безнең өчен зур шатлык булды.
– Сезне чын күңелдән котлыйбыз! Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Фәния апа!
– Мин дә шушы уңайдан файдаланып, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерәсем килә. Корылтайга төбәкләрдән килгән делегатлар өчен яшәү урыннары, ашау-эчү яклары бик әйбәт уйланылган иде. Шулай ук юл чыгымнарын үз өстенә алган өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр абый Горлановка да бик рәхмәтлебез. Әлеге корылтайда Радик Рәфгать улы Газизов: “Яктылык” мәктәбен нәрсә уңышка китерә?” – дигән сорауга:
– Без шәһәребезнең мәгариф департаменты белән бик уңышлы эшлибез. Шулай ук өлкәбездә эшләп килгән татар җәмгыятьләре дә һәрвакыт безгә ярдәмгә килә, укучыларыбызның ата-аналары белән дә бердәм яшибез, – диде.
Һәм бу дөрес тә. Ә бит без үзара аралашып, ярдәмләшеп, бер йодрык булып берләшеп яшәгәндә генә телебезне, мәдәниятебезне, милли рухыбызны саклап кала алачыкбыз.
“БЕРДЭМЛЕК”
Әңгәмәдәш –
Алия АРСЛАНОВА.