Кадерле әниебез, әбиебез, кодагыем!
Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Без сине 70 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тулы бәхет, рәхәт тормыш телибез.
Әнкәй диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак
була,
Кайгыларың булса – югала.
Без бәхетле, әни, син
булганга,
Балам диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа
Бүген, 70 яшең тулганда.
Гомерләрең, әни, озын булсын,
Имин булсын
дөнья-йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учагыңда янган утларың.
Изге теләкләр белән кызың Раилә, улың Рамил, киленең Миләүшә, оныкларың Радик, Ләйсән, кодагыең Венера.