Домой Жизнь татар Новокуйбышевск шәһәре, Миронов урамы Сания Хафизулла кызы Хәйретдиновага – 70 яшь!

Новокуйбышевск шәһәре, Миронов урамы Сания Хафизулла кызы Хәйретдиновага – 70 яшь!

0
Новокуйбышевск шәһәре, Миронов урамы Сания Хафизулла кызы Хәйретдиновага – 70 яшь!

Кадерле әниебез, әбиебез, кодагыем!

Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Без сине 70 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, озын го­мер, бәхет-шатлыклар, җан ты­нычлыгы, тулы бәхет, рәхәт тормыш телибез.

Әнкәй диеп әйтер кешең булу –

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак

                                          була,

Кайгыларың булса – югала.

Без бәхетле, әни, син

                                      булганга,

Балам диеп өзелеп торганга.

Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа

Бүген, 70 яшең тулганда.

Гомерләрең, әни, озын булсын,

Имин булсын

                    дөнья-йортларың.

Беркайчан да сүрелмәсен иде

Учагыңда янган утларың.

Изге теләкләр белән кызың Раилә, улың Рамил, ки­ленең Миләүшә, оныкларың Ра­дик, Ләйсән, кодагыең Венера.