Самара өлкәсендә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш бара. Армия сафларына басучылар арасында Камышлы районы егетләре дә бар. Быелгы чакырылыш кампаниясе үзенчәлекләре турында Похвистнево шәһәре, Похвистнево, Кләүле һәм Камышлы районнары хәрби комиссариаты хезмәткәре, запастагы прапорщик Җәмил Госамов сөйли.
– Җәмил әфәнде, коронавирус пандемиясе сәбәпле, язгы чакырылыш кампаниясен соңрак вакытка күчерергә туры килгән иде. Хәзерге кампания ничек бара?
– Көзге чакырылыш кампаниясе билгеләнгән срокларда — 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр барачак. Барлык куркынычсызлык чаралары үтәлә: битлекләр, перчаткалар киелә, армиягә чакырылучыларның тән температурасы үлчәнә… Аларны җыелма пунктларга һәм хәрби хезмәт урыннарына илтүче транспорт та санитар эшкәртү үтә.
– Хәрби комиссариатлар дистанцион режимда эшләүләрен дәвам итәме?
– Хәрби хезмәткә чакырылучыларның шәхси эшләрен өйрәнү буенча эш читтән торып башкарыла. Егетләр белән телефон аша элемтәгә керәбез, сырхауханәләрдән, уку йортларыннан алар турында мәгълүмат соратып алына. Бары тик аннан соң гына сайлап алынган егетләрне шәхси аралашу, кирәкле медицина тикшерүе узу өчен чакырабыз.
– Россия Президенты Указлары нигезендә хәрби хезмәткә чакыру елына 2 тапкыр — 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр гамәлгә ашырыла. Әмма кайбер армиягә алынучылар өчен кагыйдәләр үзгәрде. Бу үзгәрешләр кемгә кагыла?
– Ерак Төньяк районнарында һәм аларга тиңләштерелгән урыннарда яшәүче гражданнарны 1 майдан 15 июльгә кадәр яки 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр хезмәткә алалар. Авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашучы егетләргә язгы чәчү эшләрен тәмамларга мөмкинлек бирелә, хәзер алар көзге чакырылышта гына — 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр армиягә алына. Унберенче сыйныфны тәмамлаган укучылар да язгы чакырылышка эләкми. Ә менә югару уку йортларына керә алмаган очракта аларны көзен хәрби комиссариатта көтәләр.
Контракт буенча хезмәт итәргә дә була. Бу очракта аларга хезмәт хакы түләячәкләр, әмма армия сафларында ике яки өч (моны солдат үзе сайлый) ел хезмәт итәргә туры киләчәк. Шулай ук яшь кеше альтернатив хезмәт яки югары уку йортының хәрби кафедрасында укуны сайларга мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, елдан-ел яшьләрнең гражданлык активлыгы арта бара һәм алар Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтиләр. Бу хезмәт итү шартларын йомшартуга юнәлдерелгән кайбер яңалыклар белән дә бәйле. Мәсәлән, хәзер егетләргә мобиль элемтә чараларыннан (интернетка кермичә) файдаланырга рөхсәт ителә. Камышлы районыннан армиягә китүчеләргә район хакимияте хәтта кәрәзле телефон да бүләк итә. Биредә яшьләрне армиягә әзерләү чаралары югары дәрәҗәдә оештырылуын да билгеләп үтәсе килә.
Илүсә Гайнуллина.
(“Камышлы хәбәрләре”)
Бердэмлек