Домой Главные новости В области Армиягә китә егетләр…

Армиягә китә егетләр…

0
Армиягә китә егетләр…

Самара өлкәсендә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш бара. Армия сафларына ба­су­чылар арасында Камыш­лы районы егетләре дә бар. Быелгы чакырылыш кам­паниясе үзенчәлекләре ту­рын­да Похвистнево шәһәре, Пох­вистнево, Кләүле һәм Ка­мышлы районнары хәрби ко­миссариаты хезмәткәре, за­пас­тагы прапорщик Җәмил Госамов сөйли.

– Җәмил әфәнде, коро­на­ви­рус пандемиясе сәбәп­ле, яз­гы чакырылыш кам­па­ния­сен соңрак вакытка кү­черергә туры килгән иде. Хә­зерге кам­пания ничек бара?

– Көзге чакырылыш кам­паниясе билгеләнгән срок­лар­да — 1 октябрьдән 31 де­кабрьгә кадәр барачак. Бар­лык куркынычсызлык чара­лары үтә­лә: битлекләр, пер­чат­ка­лар киелә, армиягә ча­кы­ры­лу­чыларның тән темпе­ра­турасы үлчәнә… Аларны җы­елма пункт­ларга һәм хәрби хез­мәт урын­нарына илтүче транс­порт та санитар эшкәртү үтә.

– Хәрби комиссариатлар дистанцион режимда эшләү­ләрен дәвам итәме?

– Хәрби хезмәткә чакы­ры­лучыларның шәхси эшләрен өйрәнү буенча эш читтән то­рып башкарыла. Егетләр бе­лән телефон аша элемтәгә ке­рәбез, сырхауханәләрдән, уку йортларыннан алар турында мәгълүмат соратып алына. Ба­ры тик аннан соң гына сайлап алынган егетләрне шәхси ара­лашу, кирәкле медицина тик­шерүе узу өчен чакырабыз.

– Россия Президенты Указ­лары нигезендә хәрби хезмәткә чакыру елына 2 тапкыр — 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр гамәлгә ашырыла. Әм­ма кайбер армиягә алынучылар өчен кагыйдәләр үзгәрде. Бу үзгәрешләр кемгә кагыла?

– Ерак Төньяк районнарын­да һәм аларга тиңләштерелгән урын­нарда яшәүче граж­дан­нар­ны 1 майдан 15 июльгә кадәр яки 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр хезмәткә алалар. Авыл хуҗалыгы эшләрендә кат­на­шучы егетләргә язгы чәчү эш­лә­рен тәмамларга мөм­кин­лек би­релә, хәзер алар көз­ге ча­кы­рылышта гына — 15 ок­тябрьдән 31 декабрьгә кадәр армиягә алына. Унберенче сыйныфны тәмамлаган укучылар да язгы чакырылышка эләкми. Ә менә югару уку йортларына керә алмаган очракта аларны көзен хәрби комиссариатта көтәләр.

Контракт буенча хезмәт итәргә дә була. Бу очракта аларга хезмәт хакы түләя­чәк­ләр, әмма армия сафла­рында ике яки өч (моны солдат үзе сайлый) ел хезмәт итәргә ту­ры киләчәк. Шулай ук яшь ке­ше альтернатив хезмәт яки юга­ры уку йортының хәрби ка­фед­ра­сында укуны сайларга мөм­кин.

Шунысын да билгеләп үтәр­гә кирәк, елдан-ел яшьләрнең гражданлык активлыгы арта ба­ра һәм алар Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтиләр. Бу хезмәт итү шартларын йом­шар­туга юнәлдерелгән кайбер яңалыклар белән дә бәйле. Мәсәлән, хәзер егетләргә мо­биль элемтә чараларыннан (ин­тернетка кермичә) фай­да­ланырга рөхсәт ителә. Ка­мыш­лы районыннан армиягә китү­челәргә район хакимияте хәтта кәрәзле телефон да бү­ләк итә. Биредә яшьләрне ар­мия­гә әзерләү чаралары югары дә­рәҗәдә оештырылуын да бил­геләп үтәсе килә.

Илүсә Гайнуллина.

(“Камышлы хәбәрләре”)

Бердэмлек