Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!
Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт. Ходай сине бездђн, безне синнђн аермасын.
Котлы булсын туган көнең,
әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Гомерең матур узсын, әнкәй
бәгърем,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең һаман аяз, көләч
булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Изге теләкләр белән улларың Мөнир, Рамил, Рәшит, кызың Рәмзия гаиләләре белән, оныкларың Ләйсән, Линара, Раил, Илмира, Руслан, Дәлия, Динара.
***
Наҗия Хисаметдин кызы Рамазановага!
Кадерле туганыбыз! Без сине юбилеең белән котлап, корычтай исәнлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Туар таћнар яћа сљенечлђр, килер кљннђр яћа шатлыклар алып килсеннђр. Балаларыңныћ, оныкларыңныћ игелеген књреп, рәхәттә яшђргђ Ходай насыйп итсен.
Ак бәхетләр юлдаш булсын
сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет бит
ул,
Ходай шуннан мәхрүм
итмәсен.
Изге теләкләр белән апаң Миниса, сеңелең Сәрия, Рәмис, Салават, Ләйләгөл, Ирина, Үмәр.