Домой Жизнь татар Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Азимҗан кызы Әюповага!

Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Азимҗан кызы Әюповага!

0
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Азимҗан кызы Әюповага!

Разия ханым – халык асылын саклаучы уңган, тырыш татар хатын-кызларыбызның берсе. Ул җитәкләгән өлкә “Ак кал­фак” хатын-кызлар оешмасы да мил­ләтне, телне, динебезне һәм гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә зур эшләр баш­кара. Аның тырышлыгы белән татарлар күмәкләшеп яшәгән өлкә авылларында оешманың бүлекчәләре булдырылды. Разия апа безне, шул бүлекчәләр җитәкчеләрен, яңа эшләргә рух­ландырып тора. Ерак араны якын итеп Казанда узган “Ак кал­фак” җыеннарына бара, ан­да ишет­кән-күргәннәрне безгә дә җит­керә. Бу тырыш җитәкче­дән баш­ка җәмгыятебезнең эше мон­дый уңышлы булмас иде.

Хөрмәтле Разия апа!

Сезне чын күңелдән туган көнегез бе­лән тәбрикләп, саулык-сә­ламәт­лек, якты, бәхетле көннәр телибез. Сабыр холыклы, мәр­хәмәтле, ярдәмчел сез. Киләчәктә дә гомер юлла­рыннан кыю атла­гыз, олы йөрәкле булып калы­гыз. Ба­лаларыгызның, онык­лары­гыз­ның, туганнарыгызның, дус­лары­гызның кадер-хөрмә­тенә күмелеп яшәгез.

Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Пох­вистнево районы бүлекчәсе әгъ­залары исеменнән Илһа­мия Кәримова.

***

Самара шәһәре, Арцыбушевский урамы Разия Азимҗан кызы Әюповага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, сөекле туганыбыз! 

Җир йөзендә безнең өчен синнән дә якын, синнән дә рәхимле зат юктыр. Һәрвакыт эш сөю­чән, тырыш, эчкерсез күңелле, гаделлегең һәм тыйнаклыгың белән үрнәк булып торасың. Син – нигезебезнең тоткасы, өе­безнең яме. Балаларыңа, онык­ларыңа биргән яхшы тәр­бияң, төпле киңәшләрең өчен иң зур рәхмәтләребезне җит­керәбез.

Кадерлебез! Туган көнең бе­лән котлап, сиңа бәхетле карт­лык, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Һаман шулай изге күңелле булып, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, озын гомер кичерергә насыйп булсын. Без сине бик яратабыз.

Син бит безнең өчен Кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге картайма.

Иң кадерле якын кешебез.

Гомерне бит еллар

                              билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет,

                                 куанычлар

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Кызларың Наилә, Галия гаиләләре белән, кодагый­ла­рың һәм туганнарың Фә­рит, Рузалия, Гөлшат һәм Наи­лә.

***

Милли җанлы дустыбыз

Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе,  “Бердәмлек” газетасының актив хәбәрчесе

Разия Азимҗан кызы Әюповага!

Хөрмәтле Разия ханым! Са­мара татарлары сезне мил­ли җанлы, һәркемгә ярдәм ку­лын сузарга әзер булган шәхес буларак беләләр. 90­нчы еллар­дан бирле милли тормышта кай­нап яшисез, бар­лык чара­ларда актив кат­нашасыз. Биш ел элек өлкә хатын-кызларының “Ак кал­фак” бүлеген җитәкләп, байтак кына файдалы, кызыклы чаралар үткәрергә өлгердегез.

Сез – “Бердәмлек” редакция­сенең күптәнге дусты, газе­тага әһәмиятле те­маларга мәкаләләр язып то­расыз. Аларда туган теле­безне, милләтебезне саклап калу проблемаларын күтәрәсез, балаларны мил­ли рухта тәр­бияләргә өн­дисез. 

Хөрмәтле Разия ханым! Без сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Һәр­вакыттагыча көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм яр­дәмчел булып калыгыз. Уй-те­ләкләрегез киң, туар таң­нарыгыз тыныч, саулыгыгыз нык­лы бул­сын! Балаларыгыз­ның һәм онык­ларыгызның иге­ле­ген күреп озак яшәргә язсын Ходай!

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.