20нче гасырның беренче яртысы илебез халкы өчен бик фаҗигале булган: массакүләм арестлар, кулак исеме тагып, яшәгән җирләреннән сөргенгә җибәрүләр, җәберләүләр һәм бер гаепсезгә атып үтерүләр дулкынына эләккән кешеләрнең язмышы кызганыч. Бу кешеләр һәм аларның тарихы бүген дә безне тетрәндерә.
Туган авылыннан куылу, туганнарыннан еракта яшәү, кыерсытулар турында Шенталы районының Денис авылында яшәүче Габделәхәт Шаһит улы Гыйлаҗетдинов ишетеп кенә белми.
– Барыбызны да “ни өчен” дигән сорау борчый иде. Ул елларда беркемдә дә репрессияләрдән котылып калу өмете булмады. Әтием Шаһит Шәйхетдин улы Денис авыл Советы рәисе булып эшли иде. 1930 елда аны, кулак крестьяннар белән сүз куешуда гаепләп, репрессияләделәр. Әтине кулга алганнан соң, безнең бөтен мал-мөлкәтне конфискацияләп, йорттагы терлекләрне һәм шәхси әйберләрне җыеп алып киттеләр. Әтине Оренбург өлкәсенең Байказак авылына озаттылар. Ул анда столяр, соңрак – җирле ашханәдә пешекче булып эшләде. Ике елдан соң без аның янына күчеп киттек һәм чит җирләрдә 6 ел буе яшәдек. Туган авылыбызга 1938 елда гына әйләнеп кайтырга насыйп булды. Әти белән әнигә барысын да яңадан башларга туры килде – йорт салдылар, эшкә урнаштылар, мин авыл мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем һәм аны мактау грамотасы белән тәмамлап чыктым. 14 яшем тулгач, гаиләмә һәм фронтка ярдәм итү йөзеннән, «Марс» колхозында эшли башладым. Армиягә алынгач, Вольск авиация училищесында механиклыкка укып чыктым һәм ике ел Сахалинда хезмәт иттем, – дип сөйли Габделәхәт ага.
Бүген Габделәхәт Шаһит улы – 55 ел туган колхозында хезмәт иткән абруйлы хезмәт ветераны. Хатыны Фәһимә Барый кызы белән алар өч бала үстергәннәр, гомер буе эшләп, авыл халкының ихтирамын казанганнар.
Менә шундый кешеләргә карыйсың да, “ни өчен” дигән сорау тагын калкып чыга. Ни өчен туган җиренә ябышып эшләгән крестьяннарны, төбе-тамыры белән кубарып, сөргенгә озатканнар? Ник балаларын, ана күкрәгеннән аерып, балалар йортларына илтеп ташлаганнар? Ник бер гаепсез кешеләрне үлемгә дучар иткәннәр?..
Алинә ХАРИСОВА.
Бердэмлек