Домой Жизнь татар Туган җиреңдә яшәү – зур бәхет ул

Туган җиреңдә яшәү – зур бәхет ул

0
Туган җиреңдә яшәү – зур бәхет ул

20нче гасырның беренче яртысы илебез халкы өчен бик фаҗигале булган: масса­күләм арестлар, кулак исеме тагып, яшәгән җирләреннән сөр­генгә җибәрүләр, җәбер­ләүләр һәм бер гаепсезгә атып үтерүләр дулкынына эләк­кән кешеләрнең язмышы кыз­ганыч. Бу кешеләр һәм аларның тарихы бүген дә безне тетрәндерә.

Туган авылыннан куылу, туганнарыннан еракта яшәү, кыерсытулар турында Шен­та­лы районының Денис авы­лында яшәүче Габдел­әхәт Шаһит улы Гыйлаҗет­ди­нов ишетеп кенә белми.

Барыбызны да “ни өчен” дигән сорау борчый иде. Ул елларда беркемдә дә реп­рессияләрдән котылып ка­лу өмете булмады. Әтием Ша­һит Шәйхетдин улы Денис авыл Советы рәисе булып эшли иде. 1930 елда аны, кулак крестьяннар белән сүз куе­шуда гаепләп, репрессиялә­деләр. Әти­не кулга алганнан соң, безнең бөтен мал-мөл­кәтне конфискацияләп, йорт­тагы терлекләрне һәм шәхси әйберләрне җыеп алып кит­теләр. Әтине Оренбург өлкә­сенең Байказак авылына озат­тылар. Ул анда столяр, соңрак – җирле ашханәдә пешекче булып эшләде. Ике елдан соң без аның янына күчеп киттек һәм чит җирләрдә 6 ел буе яшәдек. Туган авылыбызга 1938 елда гына әйләнеп кай­тырга насыйп булды. Әти бе­лән әнигә барысын да яңадан башларга туры килде – йорт салдылар, эшкә урнаштылар, мин авыл мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем һәм аны мактау грамотасы белән тәмамлап чыктым. 14 яшем тулгач, гаиләмә һәм фронтка ярдәм итү йөзеннән, «Марс» колхозында эшли баш­ладым. Армиягә алынгач, Вольск авиация училищесында ме­ханиклыкка укып чыктым һәм ике ел Сахалинда хезмәт иттем, – дип сөйли Габделәхәт ага.

Бүген Габделәхәт Шаһит улы –  55 ел туган колхозында хезмәт иткән  абруйлы хезмәт ветераны. Хатыны Фәһимә Ба­рый кызы белән алар өч бала үстергәннәр, гомер буе эшләп, авыл халкының их­тирамын казанганнар.

Менә шундый кешеләргә карыйсың да, “ни өчен” дигән сорау тагын калкып чыга. Ни өчен туган җиренә ябышып эшләгән крестьяннарны, төбе-тамыры белән кубарып, сөргенгә озат­каннар? Ник балаларын, ана күкрәгеннән аерып, бала­лар йортларына илтеп ташла­ганнар? Ник бер гаепсез кеше­ләрне үлемгә дучар иткәннәр?..

Алинә ХАРИСОВА.

Бердэмлек