Похвистнево шәһәренең Рокоссовский урамында 115нче мәхәллә мәчете урнашкан. Миңа анда еш кына булырга туры килә.
“Мөэмин мөселман булу өчен, ким дигәндә, җиде буын кешеләренең ислам кануннары буенча яшәве кирәк”, – дип әйтә иде безнең бабайлар. Шундый бәндәләр генә имамлык вазифаларын үз өсләренә ала алалар. Похвистневода беренче мәчет ачылганчыга кадәр мәчетсез муллалар булган. Мөселманнарның үз өйләрендә гореф-гадәтләребезне үтәп, мөселман бәйрәмнәрен бәйрәм итеп, биш вакыт намазларын укып, никах, үлем-китем булганда, шул муллаларны чакырып, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәгәннәр. Аларның исемнәрен атап үтәсем килә: 1958 – 1973 елларда – Габдулла Ихсанов, 1973 – 1976 елларда – Исмәгыйль Хәмидуллин, 1976 – 1978 елларда – Шәрифҗан Булатов, 1978 елдан башлап сугыш ветераны, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры, тыныч тормышта “За доблестный труд” медале белән бүләкләнгән Минегали Мәҗитов мулла булып хезмәт итте.
1986 елда Рокоссовский урамыннан сатып алынган бер өйдә “молельный дом” дип аталган намаз уку йорты ясарга рөхсәт алганнар. Ул Похвистнево шәһәрендәге беренче мәчет булып санала. Кассир вазифаларын Хөснулла Яруллин үтәгән. 1991 елда шушы бинага манара күтәргәннәр һәм мәчетне “Гөлсем” мәчете дип атаганнар.
Шул ук елда Җәгъфәр Сыраев имтихан биреп, “исламский религиозный статус” алуга ирешә һәм күп еллар Похвистневоның атаклы хәзрәте булып тора. Бигрәк тә имамлыкка укырга теләүчеләргә булышкан, якташларын якын иткән өчен халык та аны бик ярата.
2006 елны имам вазифасы яшьләргә күчә. Илнур хәзрәт Гайнетдинов та тиз арада халык арасында абруй казана. Ул шәһәр һәм авыл халкына остаз булып намаз тәртипләрен, гарәпчә уку-язу кагыйдәләрен өйрәткән. Кышкы кичләрдә Похвистневодан Мәчәләйгә килеп вәгазь кичәләре үткәрә иде. Мәчәләй халкы бүген дә ул кичәләрне: “Илнур хәзрәтнең моңлы тавышы, бик төпле итеп дин гореф-гадәтләре тәртибен аңлатуы әле дә колагыбызда яңгырый сыман”, – дип сагынып искә ала.
2016 елда аны яңа мәчеткә имам итеп билгелиләр. Ә бүген “Гөлсем” мәчетендә имам вазифаларын Сөләйман Ибраев башкара. Имам-хатыйб вакытны исраф итүдән куркып яши, аның бөтен нәрсәдән дә кадерле булуын белеп эш итә. Үгет-нәсыйхәтләре динебезгә мәхәббәт тәрбияли, гаилә кыйммәтләрен дә онытмаска өйрәтә. Аның энергиясе кайнап тора, армый-талмый, бөтенесен дә җиренә җиткереп, һәр кеше белән аерым сөйләшеп, хак юлга бастырырга җаен таба.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып, хәләл җәфете Мәрьям Вилдан кызы белән бергә хаҗга, Умра хаҗына да бардылар. “Әти-әнием, бабаларым бик укымышлы кешеләр булып, безгә, балаларына да, күп белем бирделәр”, – ди Сөләйман хәзрәт. Аның үзенең дә өч баласы акыллы һәм тәртипле булып үстеләр.
Мәчет мөәзине вазифаларын ямьле итеп Әбүзәр Исхаков башкара. Ул кассир да, бухгалтер да, гомумән, бик тырыш һәм ягымлы кеше. Күптән түгел аңа 70 яшь тулып узды. Озак елларга аңа исәнлек-саулык телибез, гел шулай кешеләргә ягымлы булып, ике дөнья сәгадәтенә ирешергә насыйп булсын иде. Аллаһының ризалыгын алып, гыйбадәтләре дәвамлы булып, тормыш иптәше Әминә белән тигез гомер итәргә насыйп итсен иде.
Сөләйман хәзрәт белән Әбүзәр Исхаков, күп тырышлыклар куеп, хатын-кызлар бүлмәсен дә бик матур итеп эшләткәннәр. Әбиләр, телефон аша шалтыратып, кайчан намазга килергә мөмкин булыр инде, дип белешәләр. Мәчеттән кечкенә генә бүләк алсалар да, безне мәхәллә мөселманнары онытмаган әле, дип, күңелләре нечкәреп, елыйлар. Менә бу инде хатын-кызларга булган хөрмәтнең әҗере.
Милләтебезнең соңгы өмете, аны рухландыручы көч фәкать ислам кушканча яшәү рәвеше. Башка юл юк. Мәчетнең имамы һәм мөәзине дә, 115 санлы мәхәллә картлары да ислам дине кушканча яшәргә тырышалар. Милләт яшәве дә – муллалар фатихасының җимеше.
Шамил Мамышев.
Похвистнево районы.
Бердэмлек
Шамил абый Мамышевның язмасына бер өстәмә бар. 1991 елда Похвистнево мәчетенә “Гөлсем” исеме бирелүе шулай булды. Шуның алдыннан булачак танылган дин әһеле Исмәгыйль Шәнгәрәевның Гөлсем исемле хатыны вафат булды (өч баласы әнисез калган иде). Исмәгыйль шул мәчеткә зур ярдәм итеп, мәчет картларының аңарга шундый исем бирергә ризалыкларын алды. Моның турыда “Бердәмлек” газетасында мәкалә язган идек.
Ә Исмәгыйль хәзрәт соңрак башка хатынга өйләнеп, тормышын дәвам итте.
Шамил Галимов.
Comments are closed.