Кадерле кызым!
Мин сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлап, иң изге, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, сәламәт бул. Син дөньяда иң затлы, сабыр, саваплы кешедер: 27 ел буена балалар шәфкать туташы булып, аларга никадәр ярдәм итәсең һәм хөрмәтлисең. Ходай сиңа күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, шатлыклы озын гомер бирсен. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын! Һәр яңа көн бәхет алып килсен, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын!
Гел елмаеп, көлеп яшә әле,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзеңдә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә
сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән әниең Әлфия һәм абыең Рамил гаиләсе белән.