Кадерле, яраткан тормыш иптәшем, сөекле әниебез, ягымлы әбиебез!
Без сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Җир йөзендә безнең иң кадерле кешебез син. Син булганда, болытлы көннәр дә кояшлы, салкын бураннар да әкияттәй сихри, чөнки синең карашың дөньяга нур чәчә. Синең сабырлыгыңа, ихласлыгыңа сокланабыз. Аллаһы Тәгалә сиңа алдагы гомереңдә исәнлек-саулык, пар канатың белән кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның хөрмәтен, туганнарның җан җылысын тоеп, шатлыкта, муллыкта яшәвеңне телибез. Безнең өчен киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калуың өчен рәхмәт сиңа.
Юбилеең белән бүген
Котлыйбыз әле сине.
Дус-ишләрем күп булса да,
Юктыр инде сиңа тиңе.
Җир йөзенең бөтен
матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең
дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер таңың үтсен
шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын һәрчакта.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Шамил, кызың Эльвира, киявең Динислам, оныкларың Марсель, Ранель, кода-кодагыйларың һәм барча туганнарың.