Елховка районының Мулла авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самара шәһәрендә яшәүче Нурсинә Якуб кызы Алиевага – 60 яшь!

0
156

Кадерле, яраткан тормыш иптәшем, сөекле әниебез, ягым­лы әбиебез!

Без сине чын күңелебездән олы юбилеең бе­лән котлыйбыз. Җир йөзендә безнең иң кадерле кешебез син. Син булганда, болытлы көннәр дә кояшлы, салкын бураннар да әкияттәй сихри, чөнки синең карашың дөньяга нур чәчә. Синең сабырлыгыңа, ихласлыгыңа сок­ланабыз. Аллаһы Тәгалә сиңа алдагы гомереңдә исәнлек-сау­лык, пар канатың белән кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларың­ның  хөрмәтен, туганнарның җан җылысын тоеп, шатлыкта, муллыкта яшәвеңне телибез. Безнең өчен киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калуың өчен рәхмәт сиңа.

Юбилеең белән бүген

Котлыйбыз әле сине.

Дус-ишләрем күп булса да,

Юктыр инде сиңа тиңе.

Җир йөзенең бөтен

                              матурлыгын

Килә сиңа бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең

                                                дә

Иң җылысын килә әйтәсе.

Сәламәтлек ташламасын сине,

Һәрбер таңың үтсен

                                шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын һәрчакта.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Шамил, кызың Эльвира, киявең Динислам, оныкларың Марсель, Ранель, кода-кодагыйларың һәм барча туганнарың.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here