Кадерле Насимәкәем, алтын әниебез, яраткан әбиебез!
Без сине чын йөрәктән туган көнең белән котлап, озын гомер, исәнлек-саулык, ак бәхетләр, җан тынычлыгы телибез. Әниебез, син исән-сау булсаң, безнең күңел тыныч, тормышыбыз ямьле. Яман чирләр, төзәлмәс сырхаулар кичерергә язмасын инде Аллаһы Тәгалә. Үкенечсез үтсен һәрбер көнең, күңелләреңдә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын, өеңдә, йортыңда тынычлык булсын. Алдагы көннәреңдә сөенечләр генә көтеп торсын. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.
Рәхмәт, әниебез, син булганга
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син hәрвакыт,
Кирәклесең бүген дә.
Иң изге теләкләр белән кайнанаң Рәйсә, кызларың Гүзәл, Гөлназ, кияүләрең Рамил, Руслан, оныкларың Әдилә, Әмир, Айгөл hәм Камилла.