Домой Поздравления Похвистнево районы, Гали авылы Нәсимә Насыйбулла кызы Сафиуллинага!

Похвистнево районы, Гали авылы Нәсимә Насыйбулла кызы Сафиуллинага!

0
Похвистнево районы, Гали авылы Нәсимә Насыйбулла кызы Сафиуллинага!

Кадерле Насимәкәем, алтын әниебез, яраткан әбиебез!

Без сине чын йөрәктән туган көнең белән котлап, озын гомер, исәнлек-саулык, ак бәхетләр, җан тынычлыгы телибез. Әниебез, син исән-сау булсаң, безнең кү­ңел тыныч, тормышыбыз ямьле. Яман чирләр, төзәлмәс сырхау­лар кичерергә язмасын инде Ал­лаһы Тәгалә. Үкенечсез үтсен һәр­бер көнең, күңелләреңдә иман ну­ры бервакытта да сүнмә­сен, бә­хет-сәгадәттә яшәргә яз­сын, өең­дә, йортыңда тынычлык бул­сын. Алдагы көннәреңдә сөе­неч­ләр генә көтеп торсын. Сиңа шу­шы ямьле бәйрәмеңдә меңнәр­чә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Рәхмәт, әниебез, син булганга

Тормышыбыз күгендә.

Терәк булдың син hәрвакыт,

Кирәклесең бүген дә.

Иң изге теләкләр белән кайнанаң Рәйсә, кызларың Гү­зәл, Гөлназ, кияүләрең Рамил, Руслан, оныкларың Әдилә, Әмир, Айгөл hәм Камилла.