Кыш үзенең салкын көннәре, бураннары, ачы җилләре белән кемгәдер ошамыйдыр да, бәлки. Ләкин авылда бер генә мәртәбә булса да ял иткән кеше кышка мәңгегә гашыйк булачак, дип әйтә алам.
Кышкы табигать аеруча матур бит ул. Кар-бураннар тынгач, бөтен җир гүзәл яктылыкка коенгандай була. Бигрәк тә урманнар танымаслык булып үзгәрә. Җәй буена дөньяга ямь биреп утырган агачлар ак шәлләрен ябына. Аларга аз гына кагылып үтсәң, өскә энҗе-мәрҗәннәр сыман тәңкә карлар сибелә. Чыршы һәм наратлар аеруча матур күренәләр. Зифа каеннар, матур булыйм дигәндәй, чук-чук алкалар тагып куялар. Сирәк булса да, балан куаклары, миләш агачлары очрый. Аларның кып-кызыл җимешләре кышкы матурлыкка өстәмә бизәк өсти.
Ә кышкы саф һава! Иснәп туймаслык! Күкрәк тутырып бер сулыш алсаң да, җаның рәхәтләнеп, күңел сафланып киткәндәй була. Шуңа күрәдер дә, шәһәр ыгы-зыгысыннан туйган кешеләр Яңа ел ялларын авылда уздырырга тырышалар.
Менә Елховка районының Мулла авылына да, узган еллардагы кебек үк, бик күп кунаклар кайтты. Яңа елны туганнар һәм дуслар белән каршылаганнан соң бераз ял итеп алган яшьләр һәм авыл халкы 1 январь кичендә Мәдәният йорты каршындагы мәйданда җыелдылар. Уеннар һәм конкурслар белән аралашып барган дискотека бик күңелде узды. Ә икенче көнне күңел ачу, бәйрәм итүләр авылның Түбән буасында дәвам итеп, ачык һавада төрле кышкы уеннар оештырылды.
Әллә кышкы салкын, әллә уен кызулыгы тамашачыларны да, уенчыларны да кыздырып, боз өстенә чыгарды. Ирләр һәм балалар гына түгел, хатын-кызлар да, кәшәкә тотып, шайба артыннан йөгерделәр. Башкалар рәхәтләнеп таудан «ватрушка»ларда да, чаналарда да шудылар. Биек таудан выжылдап очып төшәләр дә көлә-көлә карга авалар, аннан тирләп-пешеп тагын өскә үрмәлиләр… Бер дә туйдырмый кышкы уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, ә күңел җырлый! Арыганлыкны, сусауны басу өчен ял итүчеләргә тәм-томнар белән яшел чәй әзерләнгән иде.
Ләкин кунаклар һәм авыл халкы тынычланырга уйламадылар да – 3 январьда чаңгы шуарга чыктылар. Тагын бер кат кышның матурлыгына сокланып, күз явын алырлык әкияти күренешләрне озакка күңелләренә сеңдерү өчен авыл тирәли йөреп килделәр. Әйе, кышның чын матурлыгын бары тик табигать кочагында гына тоярга мөмкин. Яз җиткәнче ап-ак юрган астында йокыга талган кырлар, бәс сырган агачлар, күзләрне чагылдырган якутлар кебек җемелдәп торган карларга сокланып туеп буламени?!
Булгач – булсын инде дип, 6 январьда Мулла авылы халкы, лапта уйнарга дип, кабат Мәдәният йорты каршында җыелды. Онытылып барган борынгы уен өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш килде. Көч сынап карарга теләүчеләр күп булды. Олылар һәм балаларның кызып китеп уен барышы турында бәхәсләшүен күзәтү бигрәк тә күңелле булды.
Мулла авылы халкы һәм кунаклары Мәдәният йорты коллективына, идея илһамчысы һәм иганәче Раил Ибраһимовка һәм чараны оештыруда катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәтен белдерә. Читтә яшәүче авылдашларыбызны бөтен бәйрәмнәргә дә кунакка көтеп калабыз.
Ольга САФРОНОВА.
Мулла авылы, Елховка районы.
Бердэмлек