Кышкы авыл рәхәте

0
Кышкы авыл рәхәте

Кыш үзенең салкын көннәре, бураннары, ачы җилләре белән кемгәдер ошамыйдыр да, бәлки. Ләкин авылда бер генә мәртәбә булса да ял иткән кеше кышка мәңгегә гашыйк булачак, дип әйтә алам.

Кышкы табигать аеруча ма­тур бит ул. Кар-бураннар тын­гач, бөтен җир гүзәл яктылык­ка коенгандай була. Бигрәк тә урманнар танымаслык булып үзгәрә. Җәй буена дөньяга ямь биреп утырган агачлар ак шәлләрен ябына. Аларга аз гына кагылып үтсәң, өскә энҗе-мәрҗәннәр сыман тәңкә карлар сибелә. Чыршы һәм наратлар аеруча матур күренәләр. Зи­фа каеннар, матур булыйм ди­гәндәй, чук-чук алкалар тагып куялар. Сирәк булса да, балан куаклары, миләш агачлары оч­рый. Аларның кып-кызыл җимешләре кышкы матурлыкка өстәмә бизәк өсти.

Ә кышкы саф һава! Иснәп туймаслык! Күкрәк тутырып бер сулыш алсаң да, җаның рә­хәтләнеп, күңел сафланып киткәндәй була. Шуңа күрәдер дә, шәһәр ыгы-зыгысыннан туй­ган кешеләр Яңа ел ялларын авылда уздырырга тырышалар.

Менә Елховка районының Мулла авылына да, узган еллардагы кебек үк, бик күп кунаклар кайтты. Яңа елны туганнар һәм дуслар белән каршылаганнан соң бераз ял итеп алган яшьләр һәм авыл халкы 1 январь кичендә Мәдәният йорты каршындагы мәйданда җыелдылар. Уеннар һәм конкурслар белән арала­шып барган дискотека бик күңелде узды. Ә икенче көнне күңел ачу, бәйрәм итүләр авылның Түбән буасында дә­вам итеп, ачык һавада төрле кышкы уеннар оештырылды.

Әллә кышкы салкын, әллә уен кызулыгы тамашачыларны да, уенчыларны да кыздырып, боз өстенә чыгарды. Ирләр һәм балалар гына түгел, хатын-кызлар да, кәшәкә тотып, шайба артыннан йөгерделәр. Башкалар рәхәтләнеп таудан «ватрушка»ларда да, чаналар­да да шудылар. Биек таудан выжылдап очып төшәләр дә көлә-көлә карга авалар, аннан тирләп-пешеп тагын өскә үр­мәлиләр… Бер дә туйдырмый кышкы уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, ә күңел җырлый! Арыганлыкны, сусауны басу өчен ял итүчеләр­гә тәм-томнар белән яшел чәй әзерләнгән иде. 

Ләкин кунаклар һәм авыл халкы тынычланырга уйла­ма­дылар да – 3 январьда чаңгы шуарга чыктылар. Тагын бер кат кышның матурлыгына сок­ланып, күз явын алырлык әкияти күренешләрне озакка кү­ңелләренә сеңдерү өчен авыл тирәли йөреп килделәр. Әйе, кышның чын матурлыгын бары тик табигать кочагында гына тоярга мөмкин. Яз җиткәнче ап-ак юрган астында йокыга тал­ган кырлар, бәс сырган агач­лар, күзләрне чагылдырган якут­лар кебек җемелдәп торган карлар­га сокланып туеп буламени?!

Булгач – булсын инде дип, 6 январьда Мулла авылы халкы, лапта уйнарга дип, ка­бат  Мәдәният йорты каршында җыелды. Онытылып барган борынгы уен өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш килде. Көч сынап карарга те­ләүчеләр күп булды. Олылар һәм балаларның кызып ки­теп уен барышы турында бәхәсләшүен күзәтү бигрәк тә күңелле булды.

Мулла авылы халкы һәм кунаклары Мәдәният йорты кол­лективына, идея илһамчысы һәм иганәче Раил Ибраһимов­ка һәм чараны оештыруда катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәтен белдерә. Читтә яшәүче авылдашларыбызны бөтен бәйрәмнәргә дә кунакка көтеп калабыз.

Ольга САФРОНОВА.

Мулла авылы, Елховка районы.

Бердэмлек