Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Вәлимә Гайзулла кызы Садриевага – 60 яшь һәм Миргазыян Фәсахетдин улы белән бергә гомер итүләренә – 40 ел!
Кадерлеләребез! Без барыбыз да сезне чын күңелебездән, йөрәгебездән юбилейларыгыз белән котлап, озын гомер, исәнлек, тынычлык, гаилә иминлеге телибез. Алдагы гомер юлларыгызны пар канатлы яшәп, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта үткәрергә булсын. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.
Матур март аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире
кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
Чын йөрәктән котлавыбыз,
Җыр булып сиңа барсын,
Бүгенге бәйрәм гомергә
Истәлек булып калсын.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш сезне ялгыз итмәсен.
Бәхет чишмәләрегез тулып
торсын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз һәм барча якын туганнарыгыз исеменнән Галия апагыз.