Домой Поздравления Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Вәлимә Гайзулла кызы Садриевага – 60 яшь һәм Миргазыян Фәсахетдин улы белән бергә гомер итүләренә – 40 ел!

Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Вәлимә Гайзулла кызы Садриевага – 60 яшь һәм Миргазыян Фәсахетдин улы белән бергә гомер итүләренә – 40 ел!

0

Кадерлеләребез! Без бары­быз да сезне чын күңелебездән, йөрәгебездән юбилейларыгыз бе­лән котлап, озын гомер, исән­лек, тынычлык, гаилә имин­леге телибез. Алдагы гомер юлла­рыгызны пар канатлы яшәп, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта үткәрергә булсын. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.

Матур март аенда тугангамы,

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың кире

                                        кайтып,

Күрсәң иде үзең игелек.

Чын йөрәктән котлавыбыз,

Җыр булып сиңа барсын,

Бүгенге бәйрәм гомергә

Истәлек булып калсын.

Парлап канат кагу җиңелрәк,

Язмыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләрегез тулып

                                        торсын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз һәм барча якын туганнары­гыз исе­меннән Галия апагыз.