Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлап, тормыш бүләк иткән, тәрбия биргән өчен рәхмәт әйтәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете, шатлыклы мизгелләр һәм тормышыңда матур тәэсирләр телибез. Беркайчан да картайма, һәрвакыт яшь, шаян күңелле булып кал.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер
көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык
белән
Килеп торсын иде көткәне.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәнүзә, улың Тәлгать, киленең Лилия, кызың Зөлфия, киявең Бари, оныкларың Рөстәм, Наилә, Әмир, Ильяс.