Үз өлешебезне кертик

0
32

Бүгенге көндә глобаль экологик проблемалар безнең төбәк өчен дә бик актуаль булып тора. Әйләнә-тирә та-бигатьне, сулый торган һаваны без үзебез үк пычратабыз. Төрле завод-фабрикалар эшләп чыгара торган төтен, полиэтилен, көндәлек тормышта барлыкка килгән калдыклар атмосферабызны, үпкәләребезне агулый, шулай ук күмер, нефть, газ, бензин янганда бүленеп чыккан зарарлы матдәләр озон катламын боза. Алар кислоталы яңгырларга әйләнеп, җиргә төшәләр һәм басуларыбызны, суларыбызны пычраталар. Бу факторлар кеше сәламәтлегенә зыян китерәләр, җирдәге тереклек дөньясының ярлылануына сәбәп булып торалар.

Статистика буенча дөнья халкының 91 проценты һава сыйфаты начар булган районнарда яши. Нәтиҗәдә, Җир шарында ел саен 4,2 миллион үлем-китем теркәлә. Инсульттан үлү очракларының – 24, ә йөрәк-кан тамырлары авыруларына бәйле үлемнәрнең 25 проценты һава сыйфатына бәйле.

Моннан берничә ел элек Бөтендөнья берләшкән милләтләр һәм сәламәтлек саклау оешмалары «Җан өрик» дип аталган табигать-не саклау проектын башлап җибәргәннәр. Җир шарында яшәүчеләрнең игътибарын экология һәм әйләнә-тирә мохит чисталыгы проблемаларына җәлеп итү, кешеләрнең экологик культурасын күтәрү, балаларда һәм өлкәннәрдә табигатькә карата җаваплы мөнә-сәбәт тәрбияләү бу проектның төп максаты булып тора.

Быел Самара өлкәсе дә әлеге халыкара кампаниягә кушылды. Шул уңайдан 2 июньдә Самараның Журналистлар йортында Россия экология җәмгыятенең Самара төбәге бүлеге җитәкчесе Александр Половцев, Новокуйбышевск шәһәре администрациясенең Экология департаменты җитәкчесе Ирина Вавилкина һәм өлкә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе узды. Александр Половцев һәм Ирина Вавилкина билгеләп үтүенчә, бу кампаниядә катнашу төбәк һавасы сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә әлеге халыкара проектта Россиянең бары тик ике генә шәһәре катнаша икән. Беренчесе – Кисловодск, икенчесе – Новокуйбышевск.

100 меңнән артык кеше яшәгән Новокуйбышевск шәһәре үз алдына 2030 елга кадәр һава сыйфатын яхшырту буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләрен үтәү максатын куйган. Шәһәр администрациясе, Россия экология җәмгыяте ярдәме белән, шәһәрдә агачлар санын арттырырга, чүп-чар җыю һәм эшкәртүне җайларга, яңартыла торган электр энергиясе чыганакларын куллана башларга һәм сәнәгать калдыкларын утилизацияләүне контрольдә тотарга ниятли. Шулай ук, 2030 елга кадәр полигонга җибәрелә торган каты калдыкларның күләмен ике тапкыр киметергә, якындагы 12 ай дәвамында һава сыйфатын төбәк стандартына җиткерү өчен көрәш башларга планлаштыра.

Ирина Вавилкина сөйләвенчә, Новокуйбышевскның Экология департаменты да берничә ел инде һава сыйфатын яхшырту һәм сәнәгать предприятиеләре калдыкларын киметү өстендә эшли. Ләкин һава сыйфатын төшерүче матдәләр күләмен үлчәү өчен яңа технологияләр кертелүгә карамастан, шәһәрдә әлеге проблема элеккечә актуаль булып кала бирә.

– 2019 ел ахырында эшли башлаган чүпне сортларга аеру станциясе әлеге хәлне уңай якка үзгәртер, дип өметләнәбез, – ди ул. – Хәзерге вакытта Тольяттида – 2, Сызранда бер шундый станция эшли. Анда эләккән иң озак таркалучы пластик, полиэтилен, пыяла чүпләп алына һәм кабат эшкәртүгә китә. Каты калдыкларны аерым җыю да чүп-чар полигоннары санын киметүгә китерергә тиеш. Моның өчен торак йортлар тирәсендә генә түгел, мәктәпләр, уку йортлары һәм төрле җәмәгать урыннарында пластик, пыяла, иске батарейкалар өчен аерым контейнерлар куярга кирәк, – дип сөйләде Ирина Вавилкина.

– Новокуйбышевскида дәүләт экология мониторингы системасы эшли, – дип кушыла сүзгә Александр Половцев. – Һава сыйфатын даими тикшереп тору шәһәрнең 12 ноктасында, 4 стационар һәм бер күчмә лаборатория ярдәмендә уздырыла. 2020 елда һава составын ачыклау өчен 25 меңгә якын анализ ясалды. Күзәтү нәтиҗәләре буенча кеше сәламәтлеге өчен зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән нормадан югары булган 97 очрагы ачыкланды. Хәзер белгечләр һава сыйфатын яңача бәяләү системасын эшләп чыгару өстендә эшлиләр, – ди ул.

Әйе, бүген экология проблемаларын хәл итү өчен шактый көч һәм үҗәтлек кирәк. Әмма эшне балалар бакчаларыннан гына түгел, иң элек үзебездән башларга кирәк, минемчә. Чөнки «Җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста була», диләр. Яшәү рәвешебезгә, табигый һәм коммуналь ресурсларны экономияләүгә игътибар итик. Табигать кочагында ял иткәннән соң, артыбыздан чүп-чар калдырмыйк, учакны сүндерергә онытмыйк, пластик савыт-саба урынына башкасын кулланыйк, полиэтилен урынына кәгазь пакетлар сатып алыйк. Әлеге күп көч таләп итмәүче гамәлләр ярдәмендә экологияне яхшырту һәм табигатьне киләчәк буыннар өчен саклау эшенә үз өлешебезне дә кертик.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here