Камышлы районы, Бозбаш авылында яшәүче Минзакир Шәкүр улы РӘХМӘТУЛЛИНга 17 ноябрьдә 85 яшь тулып узды.
Минзакир 1936 елның 17 ноябрендә өченче бала булып туа. Ачлык-ялангачлык вакыты… Бәхетсезлеккә, аңа алты ай тулгач, газиз әнисе сукырая. Баланы карарга апалары булыша, әтисе — колхозда эшли.
Бала чагы бик авыр була Минзакир абыйның. Мәктәптә укый алмый – әтисенә булышырга кирәк. 7 яшьтән колхозда эшли башлый, казлар саклый, фермада маллар карый. Сугыш елларында ир-атлар белән янәшә басып, колхозда эшли.
1958 елда Камышлы кызы Нурлыхаят белән тормыш корып җибәрәләр, өйләр корып, хатыны белән матур итеп яши башлыйлар. Бер-бер артлы дүрт кыз һәм бер малайлары туа. Балалар үсеп җитеп таралышалар, төпчек кызлары Эльмира яннарында кала. Ул да эшли, әти-әнисенә ярдәм итә. Бар да яхшы гына барганда, яшен суккандай, төпчекләре юл һәлакәтенә эләгеп, умыртка баганасын җәрәхәтли. Хастаханәләрдә бик озак яткан Эльмираны әтисе янына алып кайталар. Шулай кыз бала 13 ел түшәк өстендә хәрәкәтсез ята. Минзакир абый аны юындыра, киемнәрен алыштыра, ашата-эчерә, керләрен юа, юата, бөтен булган көчен, мәхәббәтен баласына бирә. Тәмле итеп коймаклар, бәлешләр пешерә. “Әле дә ярый әтием бар, ул булмаса нишләр идем?”, – ди Эльмира.
Минзакир абый көчле рухлы, юмарт һәм ярдәмчел кешебез. Сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, гомерегез озын булсын! Шушы изге эшләрегез өчен оҗмах капкаларыннан үтеп керергә, анда мәңге калырга язсын Ходай.
Рушания ДИНДАРОВА.
Камышлы, Бозбаш авыллары.