Домой Главные новости В стране и мире Сираж Джавадбеков: «Татар кызына өйләнер идем»

Сираж Джавадбеков: «Татар кызына өйләнер идем»

0
Сираж Джавадбеков: «Татар кызына өйләнер идем»
flnka.ru

2013 елда Казанга Универсиада карарга дип килгән егет, шәһәрне ошатып, биредә яшәп кала. Казан үзенең матурлыгы, чисталыгы, яхшы күңелле кешеләре белән әсир итә аны. Сираж Татарстанның Дагыстан белән охшаш якларын күрә.

– Биредә мин әти-әнигә ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт хисе көчле булуын тойдым. Без дә бик нәкъ шулай тәрбияләнгән. Шуңа да мин, монда килгәч, чит җиргә түгел, үз ягыма кайткандай булдым, – ди Сираж.

Казанда яши башлагач, егет бию ансамбле булдыру турында уйлана. Үзе хореограф буларак, янына бии белгән егет-кызларны җыя башлый. Баштарак җиңел булмый. Әмма, үзе әйтмешли, авырлык артыннан җиңеллек тә килә. Әкренләп биючеләр табыла. Сираж үзе дә ул чакларны искә алып: «Казанда мин тормыш мәктәбе уздым», – ди.

–  Үзем кечкенәдән биюгә йөрдем. Мине ул түгәрәккә бабам илткән иде. Әле дә хәтеремдә: мине үземнән 11 яшькә зуррак егет өйрәтте. Карап торышка яшь кенә, әмма бик тәҗрибәле иде ул. Бию серләренә төшендерде. Мин анда йөреп, күп әйбергә өйрәндем. Казанга килеп эшли башлавымда укытучымның да өлеше зур, – ди ул. – Башта җиңел булмады. Без кечкенә адымнар белән алга бардык. Башта бер кеше, аннан икенчесе килде. Хәзер инде «KAVKAZ STILE» халык бию ансамбле эшли башлаганга 7 ел була. Безнең ансамбльдә 70тән артык кеше бар.  «Дагестан» дигән балалар бию коллективы эшләп килә. Бүгенге уңышыбыз, халыкның безне яратуы ул – зур тырышлык һәм сабырлык нәтиҗәсе. Чит җирдә үз юлымны табуым белән мин бәхетле. Коллективыма мең рәхмәт. Аллаһы Тәгаләгә мине тудырган әти-әнием өчен рәхмәт укыйм.

Сираж әлегә өйләнмәгән. Әмма татар кызларын ошатуын яшерми. Киләчәктә Казанда яшәп калырга теләвен әйтә.

– Бу шәһәр – минем өчен бик якын җир. Мин аңа гашыйк. Хыялларым күп минем. Дәүләт ансамбле статусын алсак иде. Бер карасаң, без бит Татарстан халкы өчен дип эшлибез. Республикадагы милләтләр дуслыгы сагында торабыз. Ансамблебезнең зур составлы булуын шулкадәр телим, – ди ул. – Миңа татар теле бик ошый. Янымда әкрен генә сөйләшсәләр, сүзләрне аңлыйм. Үзем дә күп кенә чараларда татарча сәламләргә, кайбер сүзләрне әйтергә тырышам. Минем өчен иң мөһиме – кешенең милләте түгел, күңел чисталыгы.  Әгәр без бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булабыз икән, әлбәттә, Татарстанда халыклар дуслыгы тагын да ныгыячак кына.