11 мартта Похвистнево районының Гали авылыннан штаттан тыш хәбәрчебез
Саимә апа Морзахановага 75 яшь тулды
Кайтыр идем — яшьлек ерак,
Куе томан артында.
Артта кала үткән еллар,
Яңа үрләр бармы алда?
Гомеремнең һәр мизгелен
Күңелдә барлап карыйм.
Хәтер йомгагымны сүтеп,
Өзелгән җирен ялгыйм.
Ялгый барам, ул өзелә,
Чөнки җебе бик тузган.
Хәтерем дә чуаланган,
Чәчләремә ак кунган.
Яңа үрләр баскычыннан
Менгән саен арыта.
Яшьлек ерагайган саен
Борылып карыйм артка.
Үткәнне үзгәртеп булмый,
Алдагын белеп булмый.
Күңелдәге хисләремне
Берничек тыеп булмый.
Сулар ага – юлын таба,
Елга-инешләр таша.
Йөрәк һаман унсигездә,
Кабат яшьлеккә дәшә… – дип язган иде үткән елны Саимә апабыз Морзаханова, яшьлеген сагынып.
Авыр булган аның яшьлеге. Сугыштан соңгы ач һәм ялангач вакытка туры килгән. Әтиләре вафат булгач, дүрт кызы, инәкәйләре куенына сыенып, ятим үскәннәр. Җәен урманда җиләк, ашарга яраган үләннәр җыеп киптергәннәр, утынга чыбык-чабык җыеп кайтканнар, бук утыны басканнар, нәни куллары белән өй-сарайларны сылаганнар, кер, идән юганнар. Ашарга булмаса да, Аллаһыдан курыкканнар, ураза тотканнар, догалар өйрәнгәннәр. Ундүрт-унбиш яшьләреннән фермага эшкә чыкканнар һәм гомер буе, кулларын талдырып, үзләренең дә, колхозның да сыерларын савып, алдынгы сыер савучылар булып лаеклы ялга чыкканнар.
Саимә апа пенсиягә чыккач, аның талантлары ачылып китә. Ул, җиде сыйныф белеме булуына карамастан, ире трактор астында калып һәлак булгач, шигырьләр, хикәяләр яза башлый. Без, редакция хезмәткәрләре, күп вакытта хәйран калабыз – бер хатасыз, дәфтәр битенең башыннан ахырына кадәр вак почерк белән сырлап язып җибәргән мәкаләләренә бер артык сүз кыстырып та булмый. Барысы да төгәл итеп, әйтәсе килгән фикерен ачык итеп, беркемнән дә куркып тормыйча, язып җибәрә бит ул.
Ә аның чигешләрен күргәнегез бармы? Өендәге мендәрләре барысы да аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән, “мин кем!?” дип күпереп утыралар. Диварларында чигешләре, өстендә чиккән алъяпкычы, кулында күпереп пешкән бавырсаклары… Саимә апа авылга килгән рәсми кунакларга да, артист-мазарга да, безгә дә чиккән кулъяулыкларны мул итеп өләшә. Миңа биргән ике кулъяулыгы да бүлмәмне бизәп, гел аны искә төшереп тора. Утырмага килгән әнием дә сокланып карый, кемнән бу матурлык, рәсемен төшереп ал да шулай чик, дип йөдәтә. Кая миңа кулъяулык чигү! Ә Саимә апа вакытны иҗтимагый эшкә дә таба, Гали авылы халкының мораль якларын да күзәтә, килгән-киткән артистларга да кайчак нык эләгә. Мәсәлән, “Гали авылында – тынлык, күңелдә — бушлык”, “Артистка карап, сокланырлык булсын”, “Килер бер көн”, “Мондый артистларны бүтән китермәгез” дип аталган мәкаләләре күпләргә ошамагандыр да, дип уйлыйм.
Ул үзе язган 4 – 5 шигырьләр һәм бәетләр китабын да сатмый, бүләк итеп тарата, бәйрәмнәр булганда күпереп пешкән бавырсакларын да кызганмый. Киң күңелле, юмарт, туры сүзле һәм гадел кеше ул Саимә апабыз. Соңгы елларда кичергән югалтулары, авырулары да аны сындырмады, барысын да җиңеп, тормыш буйлап киң атлап бара ул.
Саимә апа! Чын күңелебездән зур юбилеегыз белән котлап, киләчәктә дә аек акыллы, тәмле телле, ләкин туры сүзле булып калыгыз. Без Сезне чын күңелдән яратабыз, сәламәтлек телибез һәм язмаларыгызны көтеп калабыз!
Эльмира Шәвәлиева.