Халисә абыстай

0
Халисә абыстай

Аллаһы Тәгаләнең канун-кагыйдәләре барыбыз өчен дә бер – фани дөньяны да алып барырга, Аллаһы Тәгаләне дә онытмаска тиешбез. Безнең дүрт мәчетле, мәдрәсәле Га­ли авылының дин әһәлләре, мулла-абыстайларыбыз барын­да, Аллаһы кушса, динебез дә­вамлы булыр, авылыбыз чәчәк атар. Буыннан-буынга ислам динен тотып яшәүче гаиләләр бездә бик күп. Менә шуларның берсе – Халисә абыстаебыз Сәгъдиева. Аның язмышы белән кызыксынып китеп, бу мәкаләне яза башлагач, күп нәрсәләргә төшендем.

Исламгәрәй һәм Минкамал Асылгәрәевләр якты дөньяга дүрт бала тудырганнар – Гап­телфәрт, Гаптелхәй, Халисә һәм Рәйсә. Әтиләре озак еллар колхозга кермичә тора. Хатыны: «Салым түли-түли, бөтен мал-мөлкәтебезне бетерәсең бит инде», – дип ялынып-ялварып та карый, хуҗа һаман тыңламый, тик шәхси хуҗалыгын алып баруын белә.

Ләкин җилгә каршы озак барып булмый шул. Бер көнне аңа да «кулак» исеме тагып, каядыр алып китәләр, үлем хәленә җиткәнче кыйнап, өенә кайтарып җибәрәләр. Шул хәленнән терелә алмыйча, гаилә башлыгы үлеп китә. Озак та үтми, 15 яшьлек малае Гаптелфәрт тә чирләп китә һәм вафат була.

Ачлык, ялангачлык, юклык… Минкамал, өч баласын кочак­лап, кайгы күлләрендә йөзәргә кала. Озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. Гаптелхәйгә – 9, Халисәгә – 5, Рәйсәгә 2 яшь кенә була ул вакытта.

«Сугыш вакытында без туйганчы ипи дә ашый алмадык», – дип искә ала Халисә абыс­тай, күз яшьләрен сөртә-сөртә. Ул еллардагы аянычлы хәлләр, югалтулар, ачлык бер йортны да урап узмагандыр, мөгаен. Юклык булуына карамастан, Халисә ике ел мәктәптә укый. Аннары күршедәге Җи­һанша бабалары аны гарәпчә укырга өйрәтә. Бабай кычкырып догалар укый, ә кыз бала артыннан кабатлап кына бармый, яттан өйрәнә.

Халисә кечкенәдән эшкә дә өйрәнеп үсә. Колхозның төрле эшләренә йөри – кырда да, фермада да бил бөгә. Ә 15 яшендә аны һәм тагын берничә кызны, вербовка буенча, Тимашеводагы шикәр заводына эшкә җибәрәләр. Ләкин яшь йөрәкләр авылны сагына, өзелеп өйләренә кайтасылары килә. Кайтарып җибәрүләрен сорагач, кайтмыйсыз, биредә эшлисез, дип кырт кисәләр. Чөнки татар кызлары бик тырыш бит алар. Кызлар бертавыштан кычкырып елый башлагач кына гаризага кул куялар. Бераз акча һәм шикәр дә биреп, хәере белән озаталар.

– Озак та үтмәде, безне тагын эшкә җибәрделәр. Бу юлы – төзелешкә. Эше авыр булса да, тамагыбыз туйды, акчасын да әйбәт кенә түләделәр. Бераз өстебезгә кием-салым да ала алдык. Күпмедер вакыт эшләгәннән соң авылга кайттык, – дип искә ала абыстай.

1955 елда Ягъфәр исемле күрше егете Халисәләргә яучы җибәрә һәм яулык алып кайта. Шулай итеп, яшьләр өйләнешәләр һәм матур гына яши башлыйлар. Тик бәхетләре озакка бармый, сөекле ире 39 яшендә яман шеш авыруыннан үлеп китә. Халисә биш бала белән кала: Суфиягә – 12, Хәйдәргә – 10, Зөфәргә -5, Әнвәргә – 2, ә төпчеге Илгизәргә нибары 5 ай гына. Үзе дә ятимлек ачысын татып үскән хатын бөтен көчен, җан җылысын балаларына багышлый. «Аллаһыга шөкер! Тырыштым, тырмаштым, ба­лаларымны укытып, кеше иттем, зур тормыш юлына бастырдым. Суфия – физика-математика укытучысы, Хәйдәр юрист булып эшләп, пенсиягә чыктылар. Зөфәр – газ участогы мөдире, Әнвәр – тәрәзәләр, түбәләр ясау остасы, ә Илгизәр – дин әһеле».

…Язмыш сукмагы Халисәне гел дин ягына тарта. Дин белемен арттыру өчен Самарага барып, гарәпчә укырга-язарга өйрәнә. Алар тарихчы, төбәкне өйрәнүче Марат ага Сафин белән бер вакытта укыганнар. «Габделхак хәзрәт 31 дәрес җибәргән иде. Шуларның барысын да үзләштерә алдым», – дип горурлана Халисә абыстай.

– Илгизәремне дә, армиядә хезмәт итеп кайткач, бик динле булган җизнәбез Нурлыгата абый гарәпчә укырга өйрәтте, намазга бастырды. Дин юлына бик тиз кереп китте улым: ике ел Уфа мәдрәсәсендә укы­ды, ике ел Төркиядә гыйлем эстәде. Кайткач, алты ел буе имам вазифасын Гали авы­лында башкарды, шул ук вакытта мәдрәсә мөдире буларак, шәкертләр укытты. Беренче елда – 44, икенче елда 17 шәкерт укытып чыгарды. Хәзер аларның күбесе төрле төбәкләрдә имам булып эш­лиләр. Ә 2000 елдан бирле, Илгизәр Сызран мәчетендә имам-хатыйб вазифасын башкара, Сызранда мәчетләр салуда күп булышлык күрсәтә, – дип горурлана бәхетле ана.

Халисә абыстай берничә мәр­тәбә хаҗ гамәле кылган из­ге җан иясе. 1981 елда Россиядән беренчеләрдән булып хаҗ кылырга барган Вагыйз хәзрәт һәм Асия абыстай Яруллиннар, алардан соң барган Габделхак хәзрәт Саматов белән таныша һәм дәресләрен, вәгазьләрен тыңлап таң кала.

1989 елда Уфада Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан дөньякүләм җыен үткәрелә. 28 ил вәкиле катнашкан күләмле чарада Гали авылыннан да бер төркем дин әһелләре – Лотфулла һәм Мәрьям Йосыповлар, Мөҗаһит һәм Бибинур Латыйповлар, сеңлесе Рәйсә Ихсанова белән Халисә Сәгъдиева, Самарадан Вагыйз хәзрәт һәм Асия абыс­тай Яруллиннар, Минәүхәт һәм Сания Мингачевлар, Нурлыгата һәм Нурлыгыйлем баралар. Баш мөфтиебез Тәлгать-Сафа Таҗетдин, ТАССРның баш казые Габделхак хәзрәт Саматов безнең делегацияне бик зурлап каршы алалар, авылыбызны, динле халкыбызны бик мактап сөйлиләр.

Халисә абыстай 1995 елда – абыйсы Гаптелхәй һәм сеңлесе Рәйсә белән, 2005 елда улы Илгизәр, килене Дания, сеңлесе Рәйсә белән хаҗга баралар.

1995 елда Гыйлмеҗан абыс­тай вафат булгач, Гали авылында мәетләр юу эше Халисә абыстайга тапшырыла. Менә инде 26 елдан артык абыстаебыз үзебезнең һәм тирә-як авыллары хатын-кызларын пакь­ләп, мәңгелек сәфәргә оза­та. Халисә абыстай бөтен мәҗ­лесләрдә дә Коръән укып, вәгазьләр сөйләп, табын артында утырган яшь шәкертләрдән дә укытып, дингә өнди. «Өй­рәнегез, намазга басыгыз, әби-бабаларыбызның рухын шатландырып, дәвамчылар булыгыз», – дип еш кабатлый.

Быел ак әбиебезгә 86 яшь тула. Ул әле дә йөгереп йөри, үз эшен җиренә җиткереп баш­кара. Берничә ел элек Ногай, Кызыл Күпер авылларына ба­рып, хатын-кызларга дин дә­ресләре өйрәтеп, намазга бас­тырды. Өе белән янәшә ге­нә булган мәчеткә тәравих на­мазларына йөри. Ул бик яр­дәмчел, акыллы, зиһенле, күп­ләребезгә үрнәк булырлык шә­хес. Дини бәйрәмнәргә күп төбәкләрдән имамнар килеп йөри. Ул аларның барысын да үз өенә дәшеп кунак итә.

Балалары да аның бик игелекле, бала карагандай тәр­биялиләр үзен. Ә болай, Ал­ла­һыга шөкер, абыстаебыз исән-сау. Авыл халкы аңа иң олы рәх­мәтләрен җиткерә. Исән-имин булып, тагын күп мәҗ­лес­ләрдә аның вәгазьләрен тыңларга насыйп итсен иде Ходай.

Саимә МОРЗАХАНОВА.