Тормыш барышында еш кына үткәннәргә әйләнеп карарга туры килә. Хәзерге җитешле тормыш алга киткән саен, элгәреге юклык заманы искә төшә. Тормыш авыр булса да, коммунизм төзүче кешеләрдә булган энтузиазм сокландыра. Үткән гасырның илленче елларында Камышлы районының Иске Ярмәк авылында үткәрелә башлаган кышкы спорт ярышларын моңа мисал итеп алырга була.
Ул вакытта авылыбызда чаңгы ярышлары чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әверелгән иде. Хөкүмәт тә, партия райкомы һәм райисполком да мәҗбүр итми, халык үз ирке белән чатнама суыкларда Юкәле тау итәгендә җыелып, олылар дистанциягә китәләр, балалар чыр-чу килеп тау шуалар иде. Ә авыл егетләре ясап куйган биек трамплиннан сикерүләр спорт бәйрәменең үзәгенә әверелә һәм иң зур тамаша булганлыктан, күрше авыллардан килүчеләр бу хәлләргә хәйран калып һәм кызыгып карап торалар иде.
Киез итекләренә бау белән бәйләп куелган чаңгы шуучылар яхшы нәтиҗә күрсәткәндә, җиңүчеләр спорт командасына кертелә һәм аларга ботинкалы чаңгылар тапшырыла иде. Никадәр дәрәҗә һәм горурлык тудыра иде бит ул мәктәп укучыларында! Спорт формасы кигән, ботинкалы чаңгы таккан Ким абый, Салават Йосыпов кебек оста спортчылар урамнан шуып узганда, һәркем сокланып, хөрмәт белән карап кала иде.
Яңа тормышка өмет белән яшәгән энтузиастлар заманында физкультура һәм спортның шундый югары дәрәҗәдә булуы үзеннән-үзе барлыкка килмәгән, әлбәттә. Хезмәт һәм спорт ветераннары ул елларны сагынып һәм горурланып сөйләделәр.
Рәхимҗан Абдуллин – хәрби хезмәт ветераны, отставкадагы майор, кайнар нокталардагы сугышларда катнашкан офицер:
– Чаңгы спорты турында ишеткәндә исемә гел Хәмәтнур абыебыз килеп төшә. Бервакыт шулай, март аенда кар җепшекләнгәч, чаңгы шуып булмас инде дип, дәрескә чаңгысыз гына бардым. Бу ваемсызлыкны күргән укытучыбыз хәзер үк чаңгыларымны алып килергә кушты. Миңа җан-фәрманга авылның икенче башына чабып кайтып, чаңгыларымны алып килергә туры килгән иде. Башкача андый хәл булдырмаска тырыштым, әлбәттә.
Укытучыбыз чаңгы шуганда да, турникта, брусларда күнегүләр ясарга өйрәткәндә дә, инде олы яшьтә булуына карамастан, күнегүләрнең барысын да үзе күрсәтә иде. Шәхси үрнәге белән ул бездә спортка омтылыш тудыра алды.
Армия сафларында хезмәт иткән укучыларыннан аңа гел рәхмәт хатлары килеп тора иде, ә ул шуларны строй алдында зур горурлык белән безгә дә укый иде. Ахырда мин үзем дә аңа рәхмәтле булдым. Әле хәзер дә, җитмеш яшемә җитеп килгәндә, чаңгыда шуам һәм исәнлегемнең кадерен белеп, Мөхәммәтнур абыйга рәхмәтле булып яшим.
Равилә Йосыпова – табибә, хезмәт ветераны:
– Мәктәп елларында спортка карата туган хөрмәтем әле дә сүрелми. Студент елларымда шактый уңышларга ирешә алдым, хәтта өлкә һәм зона ярышларында да катнашып, призлы урыннар яулап килә идем. Бу мавыгуымны балаларыма, хәтта оныкларыма да тапшырырга тырыштым.
Ришат Шаһиев – укытучы, хезмәт ветераны:
– Авылыбыздагы физкультура һәм спорт үсешенең күп өлеше минем күз алдында үтте. Әле сугыштан соңгы авырлыклар узмаган заманында да спорт безгә яшәү көче, киләчәккә ышаныч тудырды һәм олы тормыш юлына басарга көч-куәт бирде.
Юкәле тауда трамплин төзелүе, ботинкалы чаңгылар, турник, брусья, штанга, гер һәм башка спорт снарядлары кайтарылуы авыл тарихында гаҗәп бер күренеш иде. Моны обкомга, облисполкомга кадәр җитеп, күп көч куеп, Мөхәммәтнур абый Шириязданов үзе булдырган иде. Аның белән миңа ун ел чамасы бергә эшләргә дә туры килде, ул миңа остаз һәм киңәшче булды. Остазым үрнәгендә сиксән яшемә якынлашканда да чаңгыда шуам, җәен велосипедта йөрим. Аның хөрмәтенә мондый чаралар үткәрү – ул изгелек рәвеше, дип саныйм.
Менә быел да, һава шартларының кырыс булуына карамастан, чаңгы ярышлары оешкан төстә һәм уңышлы узды. Мәктәп укучылары арасында – Радель Хәмидуллин, Адель Сөнәгатов, Әнвәр Ганиев, Ислам Сөнәгатов, Рәсүл Калимуллин, Азалия Ибраһимова, Алинә Бәдретдинова, Радмила Сөнәгатова, София Шәрәфетдинова; олылар арасында – Данияр Мөршитов, Илдар Шәрәфетдинов, Рәхимҗан Абдуллин, Искәндәр Мингалимов, Ришат Шаһиев, Лилия Абдрәхимова, Равилә Йосыпова беренчелекне яуладылар. Иң яшь ярышчы исеменә Радель Хәмидуллин, иң олы ярышчы – Ришат Шаһиев, иң актив гаилә булып – Абдрәхимовлар гаиләсе танылды. Кышкы көн буранлы һәм бозлавыклы булса да, спортчылардан, җанатарлардан бөркегән җылылык, дустанә мөнәсәбәт күңелләребезне эретте.
Әтиебез Мөхәммәтнур Шаһимәрдан улы истәлегенә багышланган тантаналы чараны оештырган һәм катнашкан авылдашларыбызга олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Фәрид, Фәнис һәм Кадрия Ширияздановлар.