Домой Спорт Шәхси үрнәге белән тәрбияләде

Шәхси үрнәге белән тәрбияләде

0
Шәхси үрнәге белән тәрбияләде

Тормыш барышында еш кы­на үткәннәргә әйләнеп карарга туры килә. Хәзерге җитешле тормыш алга киткән саен, эл­гәреге юклык заманы искә төшә. Тормыш авыр булса да, коммунизм төзүче кешеләрдә булган энтузиазм сокландыра. Үткән га­сырның илленче елларында Камышлы районының Иске Ярмәк авылында үткәрелә башлаган кышкы спорт ярышларын моңа мисал итеп алырга була.

Ул вакытта авылыбызда чаң­гы ярышлары чын мәгъ­нәсендә халык бәйрәменә әве­релгән иде. Хөкүмәт тә, партия райкомы һәм райисполком да мәҗбүр итми, халык үз ирке белән чатнама суыкларда Юкә­ле тау итәгендә җыелып, олылар дис­танциягә китәләр, балалар чыр-чу килеп тау шуалар иде. Ә авыл егетләре ясап куйган биек трамплиннан сикерүләр спорт бәйрәменең үзәгенә әверелә һәм иң зур тамаша булганлыктан, күрше авыллардан килүчеләр бу хәл­ләргә хәйран калып һәм кызыгып карап торалар иде.

Киез итекләренә бау белән бәйләп куелган чаңгы шуучылар яхшы нәтиҗә күрсәткәндә, җиңүчеләр спорт командасына кертелә һәм аларга ботинкалы чаңгылар тапшырыла иде. Никадәр дәрәҗә һәм горурлык тудыра иде бит ул мәктәп укучыларында! Спорт формасы ки­гән, ботинкалы чаңгы таккан Ким абый, Салават Йосыпов ке­бек оста спортчылар урамнан шу­ып узганда, һәркем сокланып, хөрмәт белән карап кала иде.

Яңа тормышка өмет белән яшәгән энтузиастлар заманында физкультура һәм спортның шундый югары дәрәҗәдә булуы үзеннән-үзе барлыкка килмәгән, әлбәттә. Хезмәт һәм спорт ветераннары ул елларны сагынып һәм горурланып сөйләделәр.

Рәхимҗан Абдуллин – хәр­би хезмәт ветераны, отставкадагы майор, кайнар нокталардагы сугышларда катнашкан офи­цер:

– Чаңгы спорты турында ишеткәндә исемә гел Хәмәтнур абыебыз килеп төшә. Бервакыт шулай, март аенда кар җепшекләнгәч, чаңгы шуып булмас инде дип, дәрескә чаңгысыз гына бардым. Бу ваемсызлыкны күргән укытучыбыз хәзер үк чаңгыларымны алып килергә кушты. Миңа җан-фәрманга авыл­ның икенче башына чабып кайтып, чаңгыларымны алып ки­лергә туры килгән иде. Башкача андый хәл булдырмаска тырыштым, әлбәттә.

Укытучыбыз чаңгы шуганда да, турникта, брусларда күнегүләр ясарга өйрәткәндә дә, инде олы яшьтә булуына карамастан, күнегүләрнең барысын да үзе күрсәтә иде. Шәхси үрнәге белән ул бездә спортка омтылыш тудыра алды.

Армия сафларында хезмәт иткән укучыларыннан аңа гел рәхмәт хатлары килеп тора иде, ә ул шуларны строй алдында зур горурлык белән безгә дә укый иде. Ахырда мин үзем дә аңа рәхмәтле булдым. Әле хәзер дә, җитмеш яшемә җитеп килгәндә, чаңгыда шуам һәм исәнлегемнең кадерен белеп, Мөхәммәтнур абыйга рәхмәтле булып яшим.

Равилә Йосыпова – табибә, хезмәт ветераны:

– Мәктәп елларында спортка карата туган хөрмәтем әле дә сүрелми. Студент елларымда шактый уңышларга ирешә алдым, хәтта өлкә һәм зона ярыш­ларында да катнашып, приз­­лы урыннар яулап килә идем. Бу мавыгуымны балаларыма, хәтта оныкларыма да тапшырырга тырыштым.

Ришат Шаһиев – укытучы, хезмәт ветераны:

– Авылыбыздагы физкультура һәм спорт үсешенең күп өлеше минем күз алдында үтте. Әле сугыштан соңгы авырлык­лар узмаган заманында да спорт безгә яшәү көче, киләчәккә ышаныч тудырды һәм олы тормыш юлына басарга көч-куәт бирде.

Юкәле тауда трамплин тө­зелүе, ботинкалы чаңгылар, турник, брусья, штанга, гер һәм башка спорт снарядлары кайтарылуы авыл тарихында гаҗәп бер күренеш иде. Моны обкомга, облисполкомга кадәр җитеп, күп көч куеп, Мөхәммәтнур абый Шириязданов үзе булдырган иде. Аның белән миңа ун ел чамасы бергә эшләргә дә туры килде, ул миңа остаз һәм киңәшче булды. Остазым үрнәгендә сиксән яшемә якынлашканда да чаңгыда шуам, җәен велосипедта йөрим. Аның хөрмәтенә мондый чаралар үткәрү – ул изгелек рәвеше, дип саныйм.

Менә быел да, һава шарт­ларының кырыс булуына карамастан, чаңгы ярышлары оешкан төстә һәм уңышлы узды. Мәктәп укучылары арасында – Радель Хәмидуллин, Адель Сөнәгатов, Әнвәр Ганиев, Ислам Сөнәгатов, Рәсүл Калимуллин, Азалия Ибраһимова, Алинә Бәдретдинова, Радмила Сөнәгатова, София Шә­рәфетдинова; олылар арасында – Данияр Мөршитов, Илдар Шәрәфетдинов, Рәхимҗан Аб­дуллин, Искәндәр Мингали­мов, Ришат Шаһиев, Лилия Абдрәхимова, Равилә Йосыпова беренчелекне яуладылар. Иң яшь ярышчы исеменә Радель Хәмидуллин, иң олы ярышчы – Ришат Шаһиев, иң актив гаилә булып – Абдрәхимовлар гаиләсе танылды. Кышкы көн буранлы һәм бозлавык­лы булса да, спортчылардан, җан­­атарлардан бөркегән җы­лы­лык, дустанә мөнәсәбәт кү­ңелләребезне эретте. 

Әтиебез Мө­хәммәтнур Ша­һимәрдан улы ис­тә­легенә багышланган танта­налы чараны оештырган һәм кат­нашкан авылдашларыбыз­га олы рәх­мәт­­ләребезне бел­де­рә­без.

Фәрид, Фәнис һәм Кадрия Ширияздановлар.