Домой Жизнь татар Татары в регионе «Әмин маҗаралары һәм башкалар»

«Әмин маҗаралары һәм башкалар»

0
«Әмин маҗаралары һәм башкалар»

«Әмин маҗаралары һәм башкалар» дип аталган китапны кулга алу белән күңелем тулып китте. Медучилище тәмамлаган яшь кенә кызларның, өсләренә зур бурыч алып, авыл медпунктларында эшли башлаган еллары, конференцияләр, һәр 5 ел саен өлкә үзәгендә укып йөрүләр искә төште. Алар инде ерак-еракта калган. Шул елларда мин коллегам, Яңа Ярмәк авылы фельдшеры Зөлфия Шиһапова белән дә танышкан идем.

Хезмәт юлыбызны Зөлфия белән бер елда башладык бит без. Игезәк кызларын ялгыз гына үстерергә бик авыр иде аңа. Бәхеткә, Алия белән Лилия бик акыллы, тәүфыйклы балалар булып үсеп җиттеләр. Алиянең мәктәптә укыганда ук район газетасында язмалары басылып чыга иде. Ләкин ул, мәктәпне тәмамлагач, психолог булырга теләде. Югары белем алгач, анда-монда сугылып, күңеленә ятышлы эш таба алмады. Кияүгә чыгып, кызы белән малаен үстереп ятканда, кайнанасы “Бердәмлек” газетасында басылып чыккан белдерүне күрсәтә. Анда “Бердәмлек”кә хәбәрче кирәк”, дип язылган була. Алия, тартынып кына, редакциягә килә һәм шунда Ходайдан бирелгән сәләтенә урын таба да.

Кызганычка, Алия белән миңа 2019 елда гына, Х Бөтенроссия Сабан туе алдыннан очрашырга туры килде. 2020 елда ул безнең авылга «Бердәмлек» газетасы укучылары белән очрашуга килгән иде. Әлифба китабын сыйпап: «Белем ачкычы бит бу, Нурания апай. Шушы китапны укып үстек бит без», – дигәне гел күз алдымда. Сәләй Вагыйзовның түбәтәе, Рәмзия Гыйлаҗеваның читекләрендәге бизәкләр белән сокланганын бер дә онытмам. Матурлыкны күрә белү – ул бит үзе зур талант. Нечкә күңелле, иҗатка, тормышка гашыйк кешеләр генә күрә белә ул гүзәллекне. Ә 2021 елның февралендә, кырык яшендә, коронавирус аны арабыздан алып китте… Истәлеге булып “Бердәмлек”тә басылып килгән язмалары һәм балалар өчен язган менә шушы әкиятләр һәм хикәяләр җыентыгы калды.

Редакция хезмәткәрләренә Алиянең шушы әкият-хикәяләрен җыеп биргән, ә “Туган тел” оешмасының президенты Ильяс Шәкүровка китап итеп бастырып чыгарган өчен зур рәхмәт. Изге эшләрегез өчен Аллаһы Тәгалә зурласын сезне!

Яңа гына басылып чыккан китабын кулыма алдым да, үзем дә сизмәстән, азагына кадәр укып чыктым. Бу җыентык балалар күңеленә дә, олылар күңеленә хуш килерлек. Һәр хикәядән үзең өчен файдалы нәрсәләр аласың һәм Алиянең хезмәте белән сокланасың. Аның язмалары җан азыгы, табигатьнең матурлыгы, туганлыкның, дуслыкның кадере, татар милләтенә хөрмәт, балаларга белем алу кирәклеге, җәнлекләрнең мавыктыргыч тормышы турында. Гашыйкларга бәхет тели, ләкин хаталардан сакланырга өйрәтә. Бөтен хикәяләре дә тирән мәгънәле, эчтәлекле. Иң беренче әсәрен укып чыккач та уйга чумдым. Бигрәк тә дөрес язган инде Алия. Чыннан да бит, кешегә бер җылы караш белән бер җылы сүз дә җитә кайчакта.

Гади һәм гадел булу, кеше кайгысын уртаклаша белү – кешелекнең иң мөһим сыйфатларыдыр, мөгаен. Әсәрләрең аша син шул төшенчәләрне аңлатырга тырышасың, Алия. Бик яшь булсаң да, изгелекнең кыйммәтен яхшы белгәнсең һәм башкаларга да аңлатырга тырышкансың.

Самара өлкәсендә татар балалары өчен басылып чыккан беренче җыентыкны халыкка танытмыйча булмас дип, Алиянең китабын тәкъдим итү кичәсен 18 мартта Сәләй Вагыйзовның музей-йортында уздырдык. Чарада катнашучылар арасында аны сатып алучылар да күп булды. Тантаналы өлештән соң Мөслимә апабыз Алия һәм барлык мәетләр рухына багышлап догалар укыды. Кабул булсыннар иде, Раббым!

Ә 30 мартта китапны тәкъдим итү кичәсен Байтуганның социаль реабилитация бүлегендә уздырдык. Мин кунакларны Алиянең биографиясе, тормыш юлы белән таныштырдым. Аннары бергәләп китапны карап чыктык, иллюстрацияләре дә, хикәяләр дә бик ошады. Алиянең китабын рәсемнәр белән бизәгән туганнан туган сеңлесе Азалиягә дә иҗатында зур уңышлар телибез.

Чара азагында өстәл артына җыелышып чәйләр эчтек, Алияне искә алдык. Кичә бик матур узды. Кызганыч, бигрәк яшьли китте шул арабыздан Алиябез. Нишләтәсең, язмышы шулай язылган булгандыр инде. Шушы хикәяләре белән ул безнең күңелләрдә сүнмәс йолдыз булып сакланыр.

Нурания АБЗАЛОВА,

Рус Байтуганы авылы, Камышлы районы.