Домой Жизнь татар Татары в регионе Үз-үзең булып калу мөһим

Үз-үзең булып калу мөһим

0
Үз-үзең булып калу мөһим

Моннан ун еллар элек Инстаграм, Телеграм, ТикТок, блогер дигән төшенчәләр турында ишеткәнебез дә юк иде. Ә хәзерге тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Яше-карты иртән күзләрен ачу белән телефонга сузыла һәм социаль челтәрләргә кереп югала.

Социаль челтәрләргә кердең исә, чыга да алмыйсың, блогерлар, берсен-берсе уздырып, үз темаларын, дөнья хәлләренә үз карашын тәкъдим итәләр. Берәүләре, чыннан да, файдалы да, кызыклы да блог алып барсалар, икенчеләре тузга язмаган нәрсәләр сөйләп, үз аудиториясен җыя. Менә шулай, җиңел генә акча эшләп ята торган заман килде, җәмәгать.

Теләгән һәр кеше дә блогер булып китә аламы, дигән сорауга җавап эзләп, бүгенге көндә 37 меңләп подписчигы булган Гүзәл абдрәфыйковага мөрәҗәгать иттек.

– Гүзәл, сезнеңчә блогер кем ул?

– Блогер – ул үзенең интернет көндәлеген алып баручы танылган кеше, минемчә.

– Бу эш белән сез күптән шөгыльләнәсезме? Блогерлыкка сезне нәрсә этәрде? Ни өчен кулинария юнәлешен сайладыгыз?

– 6 – 7 ел элек, дусларым-танышларым белән аралашу өчен, Инстаграмда үз аккаунтымны булдырдым. Мин ашарга пешерергә, аеруча яңа рецептларны сынап карарга бик яратам. Берникадәр вакыт узгач, үзем пешергән ризыкларны фотога төшереп, постлар куеп карарга булдым. Халыкта бу шундый зур кызыксыну уятыр, дип уйламаган идем.

– Сез үзегезнең көндәлек менюга рецептларны ничек сайлыйсыз? Әзер рецептлар буенча пешерәсезме әллә үзегез уйлап чыгарасызмы?

– Иртән суыткычны ачам да анда нәрсәләр барын күзәтеп чыгам. Аннан соң иртәнге, төшке һәм кичке ашка гаиләмне нәрсә белән сыйларга, нинди ризыклар пешерергә карар кылам һәм алга…

Кулинариягә кагылышлы чыганаклар күп бит хәзер. Кайда нинди кызыклы яңа рецепт очратсам, шуны пешереп карарга тырышам. Кайвакыт кунакка баргач яңа рецептлар табып алып кайтам. Иске рецептларга үзгәрешләр керткәлим.

– Уңышлы блогер булу өчен күп эшләргә туры киләме? Көненә ничәшәр пост куясыз Инстаграмда? Гаиләгез блогер булуыгызны хуплыймы?

– Әлбәттә, нинди генә өлкәдә эшләсәң дә, уңышка ирешү өчен тырышлык кирәк. Мин көненә берничә фотография һәм рецепт куям. Инстаграмга куяр өчен махсус ризыклар пешермим, гаиләм өчен пешергәннәрне генә эләм. Шуңа күрә бу минем өчен көндәлек эш һәм күп вакытны алмый. Минем блогерлык гаиләмә берничек тә комачауламый, шуңа күрә алар каршы түгел.

– Ә нигә ашарга пешерү процессын видеога төшереп, видео-постлар куймыйсыз? Подписчикларыгызга өйрәнү өчен уңайрак булыр иде, минемчә.

– Бу турыда уйлыйм, билгеле. Әмма, мин бит әле өч бала – ике малай һәм бер кыз әнисе дә. Шуңа күрә, видео-блог алып бару әлегә мөмкин түгел. Бәлки, тора-бара, балалар үсә төшкәч, бу юнәлешне дә үзләштерермен. Әлегә миңа әти-әнием, кайнатам Рөстәм Кыям улы һәм кайнанам Альмира Фатыйх кызы бик күп ярдәм итәләр. Әтием Наил ике улымны мәктәпкә, секцияләргә, түгәрәкләргә йөртә, ә кечкенә кызым кирәк вакытта әнием Сара белән кала.

– Гүзәл, сез һөнәрегез буенча кем? Пешекчегә махсус укыдыгызмы?

– Юк, мин профессиональ пешекче түгел. Мин – бухгалтер-финансист. Әмма, бу һөнәргә кире кайтырга җыенмыйм. Әлегә бүгенге шөгылемнән канәгатьмен. Алдагасын кем белә…

– Димәк, сезгә Инстаграм җитәрлек керем китерә?

– Бәлки, мин сезгә хәзер зур серемне ачарман: блогерлык миңа бер тиен дә акча китерми. Чөнки минем аккаунтта күбесенчә танышларым реклама куя. Билгеле инде, мин алардан акча сорамыйм. Ә төрле җитештерүче оешмалар реклама куйганда, аларның азык-төлекләрен алам һәм ихластан үз фикеремне язам. Менә шул гына…

– Әйе, дөрестән дә, бераз көтелмәгән җавап… Мин бөтен блогерлар да каерып акча эшлиләр, дип уйлый идем. Ялгышканмын икән. Гүзәл, бәлки татарча блог ачып караргадыр? Бәлки, ул керемлерәк булыр?

– Туган телебездә мин дә, балаларым да бик әйбәт сөйләшәбез, Аллаһыга шөкер.

Татар халкының милли ризыкларын да бик теләп пешерәм һәм Инстаграмда куям. Минем подписчикларым татар ашларын бик яратып кабул итәләр, күп итеп “лайк”лар куялар. Блогны татарча алып бару турында идеяләр бар барын. Әмма, икеләнәм, без бит “мишәр” диалектында сөйләшәбез, шуңа күрә мине барысы да аңлмас, дип шикләнәм.

Самарада “Түбәтәй” татар милли ашлары кафесы ачылгач, мин анда берничә тапкыр кыстыбый пешерү буенча мастер-классларда катнаштым һәм процессны Инстаграмда туры эфирда күрсәттем. Телеграм-каналда да минем ябык төркемем бар. Анда мин ябыгырга теләүчеләр өчен видео-рецептлар урнаштырам. Видеолар белән эшләвем әлегә менә шушы дәрәҗәдә генә.

– Татар ашлары пешерергә сезне кем өйрәтте?

– Әтием бик тәмле пешерә. Миңа бу осталык анардан күчкән, күрәсең. Кияүгә чыгып, балалар тугач, аш-суга осталыгым тагын да артты. Ә үзең белмәгәнне интернет өйрәтә.

– Алайса, гаиләгез белән дә таныштырып үтегез инде. Тумышыгыз белән кайсы яклардан?

– Мин Саратов өлкәсе, Духовницкий районының Брыковка авылында туганмын. Миңа биш яшь тулгач, әти-әнием Самарага күченгән. Шулай итеп, менә инде 35 ел без Самарада яшибез.

Гаиләбез зур һәм бик тә тату. Аралашып, ярдәмләшеп, бердәм булып яшәргә әбиебез өйрәтеп калдырды. Кызганычка, ул безнең арабызда юк инде. Хәзерге вакытта аның 14 оныгы һәм 23 оныкчыгы бар. Әбиебезнең васыятен үтәп, һәр бәйрәм табыны артына без шушы зур гаиләбез белән җыелышабыз.

– Гүзәл, киләчәк планнарыгыз белән уртаклаша аласызмы? Блогерлык юлына беренче адымнарын ясарга җыенучыларга нинди киңәшләр бирер идегез? Интернет киңлекләрендә үз урыныңны ничек табарга?

– Бөтен планнарым да гаиләм белән бәйле. Балаларыма лаеклы тәрбия һәм белем биреп, чын кешеләр итеп үстерәсе иде. Ә блогерлык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә үз-үзләре булып калырга киңәш итәр идем. Ниндидер хыялый дөнья тозагына эләгеп, чын тормыштан читләшмәгез. Яшьлек мизгелләре бик тиз узып китә. Һәр якты көнгә шатланып, балаларыңның татлы чагына сокланып, мәхәббәткә төренеп, гаилә бәхетен саклап яшәргә кирәк.

Ә интернет ул чиксез, аның киңлекләрендә сезгә бер дә кирәкмәгән, файдасыз, вакытны ала торган нәрсәләр күп. Үз блогыңны булдырырга уйлыйсың икән, ул яраткан шөгылең белән бәйле булырга тиеш, минемчә. Эшеңне яратып һәм ихлас күңелдән башкарган очракта гына аның нәтиҗәләре башкаларга да ошый.

Әңгәмәдәш – Эльмира СӘЙФУЛЛИНА