Домой Жизнь татар Татары в регионе Туган авыл турында кайгыртып

Туган авыл турында кайгыртып

0

JUkRGeGEsKEКрасный Яр районының Яңа Кысылсу авылында бер яхшы традиция бар – монда
ел саен 9 Май бәйрәме тирәләрендә зиратта өмә үткәрәләр.
Быел да, җирле мәчет картлары билгеләгән көнне, 100 май көнне иртән-иртүк, дистәләгән ирләр-егетләр кулларына пычкы, балта, көрәкләр һәм тормалар тотып җыелдыларо һәм эшкә керештәләр. Кем нәрсәгә кулы килә: берәүләре коры агачлар кисә, икенчеләре былтыргы иске үләннәрне чабалар, өченчеләре шушы чүп-чарны җыеп автомашиналарга яисә трактор арбаларына төйиләр… Гадәттәгечә, бу эшләрдә кайбер хатын-кызлар да катнаша, алар күбесенчә үзләренең якыннарының каберләре өсләрендә тәртип урнаштыру белән мәшгүль.
Өмәнең төп эш көчен Самара, Тольятти, башка урыннарда яшәгән кызылсулылар тәшкил итә. Чамалап караганда, төш вакытына табарак зиратта эшләүчернең саны 100гә якынайды, ахрысы.
Бу эш Яңа Кызылсуда дистәдән артык ел алып барыла, шуңа күрә безнеж авылда туганнарыбыз, якыннарыбызның мәңгелек тынычлык урыны һәрвакыт тәртиптә тора.

 vMc6CKkBb4Y

yRLl1HE_-3g

Шамил Галимов.
Автор фортосурәтләре.