Домой Поздравления Афәрин, Камил!

Афәрин, Камил!

0
Афәрин, Камил!

Камил Шамил улы Маннановка – 70 яшь!

Похвистнево районының Гали авылыннан фронтка алынган Шамил Маннанов Бөек Ватан сугышынан бер аягын югал­тып кайта. Ләкин төшенкелеккә бирелми, Нәфисә исемле чибәр кызга өйләнеп куя, аллы-артлы 7 баласы – 2 кызы, 5 малае дөньяга килә. Шуларның берсе – Камил исемлесе, 1951 елның ап-ак карлы февралендә икенче бала булып дөньяга аваз сала.

Камилнең бала чагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Аяксыз әтисе колхозда авыр эшләрдә эшли алмый, авылдашларына көнкүреш ки­рәк-яракларын ремонтлап, радиоузел аша халыкка яңа­лыклар сөйләп тора иде.

7 сыйныфны тәмамлаган Камил, Сергиевскиның авыл хуҗалыгы көллиятендә укып,  киң профильле механизатор профессиясе алып кайта. Аңа иске генә МТЗ-2 тракторы бирәләр. Шуны әйбәтләп ремонтлап, сафка бастыра һәм тракторчы булып эшли башлый, 1969 елда шофер һөнәрен дә үзләштерә. Шул елларда колхоз рәисе булып эшләгән Сәйфулла Сафиуллин Камилне руль артына утырта. Ләкин егеткә машина йөртүче булып озак эшләргә туры килми, армия сафларына алына. Тырыш, уңган-булган егетне зурлап, колхоз рәисе авыл клубына халыкны җыеп, егеткә хезмәт иткәндә кирәк булачак әйберләр салынган чемодан бүләк итеп, намуслы эше өчен Рәхмәт хаты тапшырып, бөтен авыл белән армиягә озату кичәсе оештыралар. Ахырда Камилне машинага утыртып, авылны әйләнеп чыгалар, кайтуыңны көтеп калабыз дип, военкоматка хәтле озатып куялар.

Камил Брест шәһәренә элә­гә. Чик буе гаскәрләрендә 3 ел хезмәт итеп, 1971 елда туган авы­­лына әйләнеп кайта. Аңа шун­дук яңа трактор бирәләр, ә иген­нәр өлгергәч, комбайнга да утыра.

Гаилә тормышы да кызык кына башлана -1973 елда ул, иптәшләрен котыртып, Әлфия исемле кызны урлап алып кайта. Шул көннән бирле алар иңгә – иң куеп, бер уйда, бер фикердә булып, 47 ел буе тигез гомер итәләр. Бер кыз һәм ике малай үстерделәр.

Камил гомере буе алдынгылар сафында булды. Намуслы хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлеше, фидакарь хезмәте өчен район һәм өлкә хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнә. 1973 елда егет “Знак Почета” ордены, “Победитель соц. соревнования” медале белән бүләкләнә.

1979 елда “Тарзеев” колхозында Югославиядән килгән белгечләр, кул хезмәте кулланмыйча, агулы препаратлар ярдәмендә генә, чөгендер үстерү буенча сынаулар уздырдылар. Әлеге эшне Камил җитәкләгән трактор бригадасы гына башкарып чыга ала. Шул елны Камил “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнә. Ә гомере буе җыелган Рәхмәт хатлары чемоданга таслап тутырылып бара. “Кайвакыт алып укыйм да, яшьлек хатирәләремне яңартам” – дип көлә ул.

Җәмәгать тормышында да актив катнаша Камил Маннанов. Ике мәртәбә “Райком бюросы” әгъзасы итеп сайлана, 10 ел дәвамында авыл советы депутаты булып тора.  Ә инде туксанынчы елларда, колхозлар таралгач, котельныйга оператор булып урнаша. Лаеклы ялга чыгу вакыты җиткәч тә, өйдә тик утыра алмыйм дип, әле тагын 3 ел эшләп йөри.

– Мин Камилне гомер буе беләм. Аның кебек намуслы тәрбияле, холыклы кешеләр дөньяда бик аз. Инвалид булган әтисенә дә гел ярдәм итеп тора иде. Эштә дә, гаиләдә дә үрнәк кеше ул. Мин, милиционер булып эшәләгәндә дә, хәзер дә аны башкаларга үрнәк итеп күрсәтәм. Камил зур гаиләсе өчен менә дигән йорт салып керде, кызын да, уллары Рамил белән Ринатны да үзе кебек үк тәртипле, эш сөючән кешеләр итеп үстерде, – дип сокланып сөйли авылдашы Габделхәмит Асылгәрәев.

Тормыш иптәше Әлфия соңгы сигез елда икмәк пешерүче булып эшли. Ә моңа кадәр сувенирлар ясау цехында да эшләде, чөгендер кырында да бил бөкте. Кызы Алсу да менә инде 27 ел буе ипи пешерүче.

Тормыш адәм баласын гел сынап тора. Әлбәттә, Камилне дә бәла-каза урап узмаган. Өч ел элек Наил энесе яман шеш белән авырып китте һәм вафат булды. Камил үзе дә бик зур операция кичереп, беренче төркем инвалидына әверелде. Ел ярым элек әнисе дә яман шештән бакыйлыкка күчте, ә газиз уллары Рамил, кунакка кайткан җиреннән йөрәк өянәге тотып, мәңгелеккә күчте. Кыска гына вакыт эчендә мондый зур югалтулар кичергән йодрык хәтле генә йөрәккә дә чыдарга кирәк бит… Ләкин, чи тирегә ут капмый дигән сүз дөрес ул. Йорт мәшәкатьләре белән көн артыннан көн үтә тора. Әлфиясе белән үзләренең кечкенә генә теплицаларында кыяр, чәчәк үсентеләре үстереп саталар, маллар тоталар…

Шушы мактаулы исемнәр, дәрәҗә, бүләкләр, әлбәттә, җиңеллек белән бирелмәгән Камилгә. Моның нигезендә тырышылык, максатчанлык, уң­ганлык үрнәкләре ята. Бу гаиләне Аллаһы Тәгалә, иң мөһиме, исәнлектән, тигез­лектән аермасын. Кайгы-хәс­рәтләр аларны читләп узсын! Тагын күп еллар иңгә – иң куеп, бер-берсенә кирәк, балаларына һәм оныкларына терәк булып, шатлыкта яшәсеннәр.

Әфәрин, Камил! Юбилеең белән! Бирешмә, нык бул!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

Бердэмлек