Әй апалар, абыйлар, балалар һәм барча Әдами затлар!
Сезгә мөрәҗагәть итеп, үземнең бик кыска гына гомеремдә күргән фаҗиганы сөйләп китәсем килә.
Эй белсәгез иде…
Изге күңелле кешеләр үземне яңа урынга күчереп утырттылар,
Бик эссе көннәрдә дә сусамадым, сулар сибеп, кадерләп карадылар.
Матур итеп үсеп киттем, тирә-юнемдә күз явын алырдый төрледән-төрле чәчәкләр үсте.
Рәхәт иде! Бар халык: олысы-кечесе, укучысы, укытучысы, хәтта машиналар да янымнан миңа карап сокланып уза иделәр.
Мин аларга саулык, бәхет, уңыш, мөлкәтегез артсын диеп, тамырымнан чыккан изге теләкләремне сибеп кала идем.
Ямьле язлар, җәйләр үтте… Җир өстенә моңсу көзләр килде.
Бүген “тәнемнән” яшь ага, “йөрәгем” әрнеп елый. Ник дисезме?
Бердән-бер көнне бер усалы “башымны” өзде,
ботакларымны сындырып ике “күз” ясады!
Шул көннән… Бу күзләр сезгә чирканып карый…
Әй, әдам баласы! Нишләдең син, ник рәнҗеттең мине?
Мине сөеп, карап үстерүче, шушы юлларны язучының йөрәгеннән сыкрап чыккан каны, күз яшьләре булып акты
Әй, кешеләр! Сез бик яхшы беләсез: агачарны, җимешләрне, хайваннарны Аллаһы Тәгалә сезнең өчен яратты!
Ә сез? Нинди җанварга әйләнеп барасыз, нишлисез сез? Гафил йокыгыздан уяныгыз! Аллаһының каһәреннән сакланыгыз!!!
Автор олы йөрәкле кеше