Домой Жизнь татар Татары в регионе Агыйделдән китеп барам, яшьлектән үтеп барам…

Агыйделдән китеп барам, яшьлектән үтеп барам…

0
Агыйделдән китеп барам, яшьлектән үтеп барам…

Куйбышев өлкәсенең Шенталы районы, Татар Әбдекие авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самарада яшәүче Гакыйль Исмәгыйль улы ӘХМӘТҖАНОВка 13 февральдә 70 яшь тулды.

Кеше гомере аккан суга тиң, дип юкка әйтмиләр. Ул шулкадәр тиз уза ки, әйләнеп карарга да өлгереп булмый, сагыш-моңнарына салып, бәхет-мәхәббәтләрендә яндырып, кадерле бер мизгел генә булып уза да китә. Тормыш мәшәкатьләре артыннан куып, маңгайларга сырлар төшкәнне дә, чәчкә көмеш бәс кунганны да сизми каласың.

Гомер көзенә акыллы кеше тәҗрибә, хәтер-хатирәләр белән шыплап тутырылган сандык белән килеп керә. Зур юбилеен билгеләп үтәргә җыенган Гакыйль абый Әхмәтҗанов та, шушы серле сандыкны ачып, хатирәләрен безнең белән бүлешергә булды.

– Мин 1952 елда Шенталы районының Татар Әбдекие авылында гаиләдә икенче бала булып туганмын. Олы абыем Наил абзый (олы туганны бездә шулай атыйлар) һәм сеңелебез Гакыйлә белән без өчәү үстек. Сугыш тәмамланганга 7 ел гына үткән булса да, балачагым кыенлыкта үтте, дип зарлана алмыйм. Моның өчен әтием Исмәгыйль һәм әнием Мөгаззәмәгә рәхмәтлемен. Алар үзләре дә бик тырыш ке-шеләр иде, безне дә кечкенәдән тырыш, эш сөючән, кешелекле, гадел, эчкерсез булырга өйрәтеп үстерделәр, дөрес тәрбия бирделәр.

Әнием тумышы белән Челно-Вершины районы, Хөсәен авылыннан. Андагы халык күпләп суган үстереп-сатып көн күрә иде. Кияүгә чыккач, әни Әбдекидә дә суган үстерә башлаган. Шулай итеп, үземне хәтерли башлаганнан алып, 17 яшемә кадәр без өчәү 15 сутый бакчага чәчелгән суганны җәй буе карап үстерә идек. Августта, уку елы башланыр алдыннан, суганны җыеп Райпотребсоюзга, я булмаса башка урынга илтеп тапшыра идек тә әйбәт кенә акча ала идек. Ул вакытта колхозда эшләгән өчен акча бирмиләр иде бит, ә суган “бизнесы” безгә бик зур этәргеч булды. Әни белән әти тырышып эшләгәнебез өчен безгә авылда беренчеләрдән булып велосипед алып бирделәр. Әй, ул күрше малайларының кызыкканын күрсәгез иде! Барысының да велосипедта йөреп карыйсы килә, кайсы төртеп барып булса да әйләнеп килә иде. Кызык та, кызганыч та. Ләкин бу тормыш мәктәбе булган икән.

Әни үзе дә бик уңган, тырыш, үткен кеше иде, мәрхүмә. Гаилә тормышы дилбегәсе дә аның кулында иде. Үзе безнең авыл кешесе булмаса да, күршеләр, туганнар белән бик тату яшәде. Ул бик гадел булса да, кирәк вакытта кырыслык та куллана белде.

Без башта алтау: әти, әни, без өчәү һәм әтинең әнисе Бәдәр әби – бәләкәй генә йортта яшәдек. Абзый белән әбинең сандыгына яшереп куйган җимешләрен урлап ашаганнарым бүгенгедәй исемдә. Бигрәк тәмле булып тоелганнар инде. Нишлисең бит, малай-шалайларга хас шуклык безне генә урап узмаган инде. Яңа өй салып, башын ябып бетергәч, мин бура эчендә шактый гына җыелган йомычкалардан учак якканмын. Әле ярый күршеләр күреп алып, әти-әнигә әйткәннәр, зур бәла-каза чыкмаган, сүндереп өлгергәннәр. Учак ягуымны ачык хәтер-ләмим, чөнки миңа булса 4 – 5 яшьләр чамасы булгандыр, ә менә әнинең кычыткан белән арт сабагымны укытканы бик нык истә калган. Искә алганда, хәзер дә шул урын әрнеп куя сыман, – дип елмая Гакыйль ага.

Балачакта малайлар, гомумән, шук була. Нинди генә шуклык эшләсәк тә, зыян кылсак та, уйнасак та, су коенсак та, күршем Хәлил Бикташев белән бергә идек. Без аның белән сигезенче сыйныфка кадәр бергә укыдык.

Мәктәп елларын искә алганда, 1959 елда беренче тапкыр мәктәпкә барган көнем искә төшә… Ул вакытта портфель дигән нәрсә юк иде бездә. Әни бөтен китап-дәфтәрләремне яулыкка төенләде дә, мин мәктәпкә киттем. Дәресләр тәмамланып, өйгә кайтып барганда, төенем чишелеп китмәсенме! Бөтен уку әсбапларым юлда таралып ята, җыеп алып бәйләп кенә булмый бит яулыкка. Аптырадым, чарасызлыктан елап та алдым… Әйе, хәзер искә алуы кызык, ә ул чакта кәефем бөтенләй төшеп кайтып кергән идем.

Мәктәп еллары белән бәйле тагын бер хатирәне искә алмыйча булдыра алмыйм. Өченче сыйныфта укыганда безне пионерга кабул ит-теләр. 19 май көнне, тантаналы линейкага җыеп, пионервожатый апа безнең муеннарыбызга кып-кызыл ефәк галстуклар бәйләп чыкты. Әй ул минем шатланганны белсәгез! Шундый куанычымны, һич кичектермичә, әниемә дә сөйлисем килде. Озын тәнәфес җитү белән өйгә йөгердем. Кайтып кергәндә битем дә галстук кебек кызыл булгандыр. 20 минут эчендә 1 километр араны ике тапкыр узып, икенче дәрес башланганчы мәктәпкә килеп өлгердем бит, әй!

Алтмышынчы елларда бөтен ашарга пешерү мич тирәсендә иде бит. Көн саен мич ягыла, чуенда төшке аш пешә, ипи салына, тавыкларга вак бәрәңге пешерәләр. Әни бик тәмле өчпочмаклар пешерә иде. Мичтән чыгу белән ул аларны, суынмасыннар дип, сөлгегә урый да, мәктәпкә алып килеп, безне ашатып китә иде. Үзебез никтер оялабыз, үзебез пешә-пешә ашыйбыз. Хәлил дустым да безнең белән ашый. Менә шулай кадерләп, тәмле ашатып, мәхәббәткә күмеп үстерде безне әниебез. Әти күпчелек утын әзерләү, печән чабу, мал-туар карау, көтү көтү белән мәшгуль булганлыктан, безнең белән вакытын аз уздыра иде. Мал-туар күпләп асрадык, ә көтүне чиратлап көтә идек. Җәенә өч тапкыр туры килә иде көтәргә. Чират җиткәч, без өчәү – әти, мин, абзый чыгабыз. Балачакта иртән сәгать дүрттә торуы бик авыр иде. Төшке аш вакытында сыерларны су буена алып төшәбез, анда алар 3 – 4 сәгать күшәп яталар. Менә шул вакытта әти безне дә йоклата иде. Эх, шул йокының тәмлелеге! Яшь кияү йокысыннан да татлырактыр, мөгаен.

Авылдагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Гакыйль Шенталы район үзәгендә фатирда торып урта мәктәпне тәмамлый. Ә кайбер сыйныфташлары, шул исәптән Хәлил дусты да, укуларын Кләүле районының Карасу авылы мәктәбендә дәвам итәләр.

– Хәзерге вакытта сыйныфташларымның яртысыннан артыгы мәңгелеккә күчтеләр инде. Мин аларның барысын да бик сагынам, юксынам. Исәннәре белән элемтәдә булырга, аралашырга тырышам, – дип авыр сулап куйды Гакыйль абый.

– Гакыйль ага, мәктәпне тәмамлагач, кая укыдыгыз? Нинди һөнәр сайладыгыз?

– Лаеклы ялга чыгар алдыннан әти берникадәр вакыт урманчы булып эшләгән иде. Шул вакытта мин киләчәгемне урман хуҗалыгы белән бәйләргә карар кылдым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Йошкар-Ола институтына укырга кердем. Анда хәрби кафедра юк иде, шуңа күрә югары белем алып чыккач, бер ел армия сафларында хезмәт итәргә туры килде. Куйбышевка кайткач, Пригородное урманчылыгына эшкә кердем. Анда миңа лесхоз директоры Владимир Михайлович Бубнов, баш урманчы Василий Михайлович Шаров, Геннадий Иванович Колонов, Виктор Иванович Губанов кебек ярдәмчел, мәрхәмәтле кешеләр белән эшләп, кыйммәтле тормыш тәҗрибәсе тупларга насыйп булды. Алар башлаган эшне җиренә җиткереп башкарырга, соңга калмаска, төгәл булырга өйрәттеләр. Мин аларга бик рәхмәтлемен.

Анда 9 ел эшләгәннән соң мине Куйбышев Башкарма комитетының яшел төзелеш идарәсенә баш инженер итеп куйдылар. 5 ел дәвамында 600дән артык кеше белән идарә итәргә туры килде. Туксанынчы елларда үземә шәхси оешма ачтым. Берникадәр вакыт эш-ләгәннән соң, танышым Николай Владимирович Колесников мине “Самарское народное движение” дип аталган оешмага сайлаулар оеш-тыру белән шөгыльләнергә чакырды. Шулай, 1996 – 1997 елларда Георгий Лиманскийны шәһәр башлыгы итеп сайлауда катнаштым. Сабантуй, Нәүрүз кебек татар халык бәйрәмнәрендә аны халык белән татарча исәнләшергә, тәбрикләргә өйрәттем. Татарлар белән очрашканда, аның өчен бу бер-ике җөмлә бик отышлы иде. Татарча сүзләрне әйткәч, ул миңа күз кысып куя иде.

Сайлаулар уңышлы тәмамланганнан соң, мин 9 ел буе Красноглинский районында хакимият башлыгының беренче урынбасары булып эшләдем. Аннан соң Пенза өлкәсенең Колышлей районында хакимият башлыгы булып тордым. Бу эш урыны минем күңелемә бик хуш килде. Ә лаеклы ялга мин, Самара өлкәсенең Урман хуҗалыгы министрлыгында эшләп, дәүләт хезмәте буенча стажым тулып чыктым.

– Тормыш барышында сезнең өчен үрнәк булган, сез охшарга тырышкан кешеләр күп булдымы?

– Мин һәрвакытта да үзем аралашкан кешеләрнең яхшы сыйфатларына игътибар итә идем һәм үземдә дә тәрбияләргә тырышам. Әти-әниемнән дә күп яхшы сыйфатларны ала алганмын, дип уйлыйм. Безнең әти бик гади кеше иде. Ул сугыш ветераны, ике тапкыр пленнан качкан. Әмма ул турыда сөйләргә яратмый иде. Бик йомшак күңелле, юмарт кеше булганлыктан, безне беркемнән дә рәнҗеттермәде, үзе дә беркайчан да кыерсытмады. Мин институтта укыганда, әни 30 сум акча салырга җыенса, әти арттырып сала иде. Әтиемнең бу сыйфатларын үземдә дә күрәм. Ә тырышлык, тәвәккәллек, аралашучанлык, ярдәмчеллек – әнидән. Берәр туганыма, күршемә яисә бер дә таныш булмаган кешегә ярдәм итә алсам, чын ләззәт алам. Олы яшькә җиткәч, бу аеруча нечкә сизелә икән.

– Гакыйль абый, әйдәгез, тагын яшьлеккә кайтып килик әле. Тормыш иптәшегез, балаларыгыз, оныкларыгыз ту-рында да сөйләшеп алыйк.

– Мин бик яраткан башкорт халык җырында менә шундый сүзләр бар:

Агыйделдән китеп барам,

Яшьлектән үтеп барам.

Әкрен генә яшьлегемнең

Йомгагын сүтеп барам…

Шулай миңа да өйләнергә вакыт җитте. 1977 елның 15 июлендә Гөлсирә белән миңа никах укыдылар. Гөлсирә – минем авылдашым, укытучылар кызы. Өйләнешкәнче ике ел очраштык дисәм дә була. Чөнки бер ел мин армиядә хезмәт иттем – ул көтте, бер ел ул Казанда медицина иститутының соңгы курсында укыды – мин көттем. Гөлсирә диплом алуга, әниләрне кыз сорарга җибәрдем, ә үзебез Куйбышевта ЗАГСка гариза биреп йөрибез. Әтинең ике олы абыйсы да, әти үзе дә икенче никах белән яшәгәнгә, Гөлсирәне миңа би-рергәме-юкмы дип, әниләре икеләнеп торалар икән. Габделислам бабабыз бик төпле кеше иде. “Исмәгыйль абзый, Мөгаззәмә астай, сезнең улыгыз безнең кызга өйләнергә тели, ә безнең кыз сезнең малайга кияүгә чыгарга тели икән, каршы килеп булмас инде”, – дип, ризалатты. Ул вакытта миңа – 25, Гөлсирәгә – 23 яшь иде, җәйнең иң матур чагында гөрләтеп туй уздырдык. Куйбышевта язылыштык та, 3 машинага утырып, туй күлмәкләре киеп, кунаклар белән авылга кайтып төштек. Мондый туй авылда беренче тапкыр булды. Без кайтып туктауга, күрше Габделәхәт абый Бикташев, киленнең җеннәрен куар өчен, көпшәле мылтыктан атып җибәрде.

Аллага шөкер, быел аңлашып, хөрмәт итешеп яшәвебезгә 45 ел тула. Ике алтын баганабыз бар – ике малай үстердек. Алар татар кызларына өйләнеп, үз гаиләләре белән яшиләр. Дүрт оныгыбыз – Алия, Шамил, Диләрә, Дания үсеп киләләр. Мин аларны яраткан кебек башка бабайлар бармы икән бу дөньяда?

Үзләре дә, җан кисәкләрем, “бабай-бабай” дип өзелеп торалар. Аларны итәгемә утыртып назлау, әкиятләр сөйләү – бик зур бәхет икән. Кода-кодагыйларыбыз белән дә бик тату яшибез. Балалар һәр ял көнендә килеп, әниләре пешергән тәм-томнарны ашап, мунча кереп ял итеп китәләр. Берәр эш эшлисе булса, бергәләп эшләп тә алабыз. Улларыбыз кул астына керә башлагач, гел минем янда булырга тырыштылар. Шәһәрдә яшәсәләр дә, тормышта кирәк эшләрне күреп, өйрәнеп үстеләр. Балачактан машина, техника яраттылар.

Үзебезнең аерым фатир булгач, әти белән әнине үзебезгә алып килдек. 33 ел бер гаилә булып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Гөлсирә эшкә чыккач, балаларны әни карады. Ул аларны башта балалар бакчасына, аннары мәктәпкә йөртте, дөрес тәрбия бирде, татар телен өйрәтте. Балалар бакчасына барганда, малайлар бер сүз дә русча белмиләр иде. Бер-ике атнадан гына русча сөйләшә башладылар.

Төрле чаклар булгандыр, әмма Гөлсирәм белән әни беркайчан да миңа белгертмәделәр. Мине һәрвакыт елмаеп каршы ала иделәр. Ул минем туганнарым белән дә тату яши. Сабырлыгы өчен Гөлсирәгә бик зур рәхмәт. Әти белән әни дә аңа бик рәхмәтле булып, бә-хиллекләрен биреп киттеләр. Хәзер без алар рухына садакалар биреп, Коръән мәҗлесләре уздырабыз. Гомумән, тормыш иптәшем бик уңган минем. Хәзерге вакытта да, нәрсә пешерим, нәрсә ашыйсың килә, дип, мин теләгән ризыкларны пешерергә тырыша.

– Тормыш иптәшегез бик сабыр дисез, ә сез кызу канлымы? Ачуланышкан вакытларда кем беренче сүз куша?

– Бик кызучан да, сабыр да, дип әйтә алмыйм. Күпчелек татар ир-атлары кебек инде, – дип елмая Гакыйль ага. – Дилбегә, дирижер таякчыгы минем кулда инде. Шулай булырга тиеш тә. Гаиләне кирәк-ярак белән тәэмин итү – минем вазифа. Исәнлек кенә булсын, эш эшләү шатлык кына бит ул.

Ә бераз ачуланышсак, 50/50, кайчан ничек туры килә. Аллаһы Тәгалә: “Кем, үзе хаклы булып та, беренче гафу үтенсә, шундыйларны үземә якын итәрмен”, – дигән. Менә шуңа омтылырга кирәк.

– Гакыйль абый, сез дин юлына күптән бастыгызмы?

– Әти – 75 яшендә, әни 87дә бакыйлыкка күчтеләр. Әти озак авырмады, яман шештән үлеп китте. Газиз әнием үзен белгәннән бирле ел саен ураза тоткан, 5 вакыт намазны калдырмыйча укып барган. 2013 елда әни мәңгелеккә күчкәч, намаз укылмагач, өйдә ямь дә, нур да

калмады кебек. Шул елда мин беренче тапкыр ай буе ураза тоттым, мәчеткә тәравих намазына йөрдем, намаз укырга өйрәндем. 2014 елда Аллаһы Тәгалә ярдәме белән хаҗ кылып кайттым. Менә шуннан бирле диндә.

Ел саен гает намазларына улларым белән мәчеткә бергә барабыз. Намаздан соң, Мехзавод бистәсендәге зиратка барып, әнинең каберенә зиярәт кылабыз. Пандемия башланганчыга кадәр һәр атна саен җомга намазына мәчеткә йөри идем. Хәзер намазларны өйдә укыйбыз. Аллаһы Тәгалә разый кылсын. Ике ел Самараның Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче мәдрәсәдә гыйлем алдым. Гөлсирә Рәбига абыстайда укыды. Аллаһыга шөкер, икебез дә Коръәнне гарәп телендә укыйбыз. Ике ай ярымнан изге Рамазан ае башлана. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән уразаларыбызны дөрес итеп тотарга насыйп булсын һәрбарчабызга да.

– Оныкларыгызны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, ислам дине белән таныштырасызмы? Туган телне өйрәтәсезме?

– Иң олы оныгыбыз Алиягә – 16, Шамилгә – 8, Диләрәгә – 5, Даниягә – 2 яшь. Балаңның баласы балдан татлы, диләр. Үзем бабай булгач, бу сүзләрнең дөреслегенә инандым. Оныкларымны балаларымнан да ныграк яратам. Алия белән Шамил, безгә телефоннан шалтыратып, көн саен диярлек хәлләребезне сорашып торалар. Әбиләре пешергән милли ризыкларны – өчпочмак, вак бәлеш, пәрәмәчләрне бик яратып ашыйлар. Берәр мәҗлес уздырсак, алар иң беренче булып киләләр. Шул рәвешле алар табын әзерләргә, гадәтләрне, йолаларны күреп, өйрәнеп үсәләр. Шамил улым безгә килеп керү белән башына түбәтәен киеп куя.

Ә менә туган телгә килгәндә, кызганычка, бик үк уңышлы түгел. Мин үзем татар телен бик яхшы беләм. Хәтта, 2015 елда “ТНВ-планета” каналында чыгып килүче “Переведи” тапшыруында да катнашып, Әлмәттән килгән чын Татарстан татарын да җиңеп кайттым. Анда бүләк иткән “Татар теле – күңелем теле” дигән уку-укыту китабын бик кадерләп саклыйм. Өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Ләкин мохит дигән нәрсә балаларга бик нык тәэсир итә, аяк чала. Бүгенге көндә авылларда да шундый күренеш күзәтелә. Шәһәр балалары кайталар да, авыл балалары алар белән ватып-җимереп русча сөйләшергә тырышалар. Гомумән, бу бик җитди мәсьәлә. Шәһәребездә мәрхүм Илгиз абый Колючев, Шамил абый Баһаутдинов, Идеал абый Галәветдинов, Фәхретдин Канюкаев, Минәхмәт Хәлиуллов, Рифкать Хуҗин, Радик Газизов, Җәмил абый Вәлиуллин, Әнвәр Горланов, Ильяс Шәкүров, Мидхәт Әминов, Эльмира Шәвәлиева, Разия апа Әюпова, Талип хәзрәт Яруллин, Иршат хәзрәт Сафин, Усман Илингин, Искәндәр Әхмәтов, Хәбил Бикташев кебек татар теле өчен ихластан янып яшәгән милләттәшләребез күбрәк булса, телне саклап булыр, дип ышанам.

– Сез бәхетлеме?

– Һәр көнне дөньяда 166 мең кеше үлә. Иртән исән-сау күземне ачуга Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтемне әйтәм. Якыннарың, туганнарың арасында чир-сырхаулы кеше юк икән – бу да бәхет. Бүгенге көндә, Аллаһыга шөкер, биргәнеңә мең шөкер, дип, риза, канәгать булып яшим. Тормыш иптәшем, балаларым, киленнәрем, оныкларым, туганнарым сау-сәламәт, торыр урыныбыз, эш урыннарыбыз бар, укырга теләүчеләргә уку мөмкинлеге бар, әлхәмдүлилләһ!

Туфан Миңнуллин: “Дөньяда иң начар, иң әшәке, иң пычрак әйбер – акча”, – дигән. Ләкин ансыз яшәп булмый. Гөлсирә дә, мин дә бик әйбәт пенсия алабыз, көнкүреш алып барырга җитә, әлхәмдүлилләһ!

Менә шулай. Яшьлек, урта яшь йомгакларын сүтеп бетереп, картлык йомгагын сүтәргә тотындым. Үткән гомергә әйләнеп караганда, бәхет мине уратып үтмәде, дип әйтә алам, үземне бәхетле кеше, дип саныйм.

Һәрбарчагызга да Аллаһының рәхмәте, бәрәкәте, җәннәте насыйп булса иде.

Әңгәмәдәш

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.