Домой Жизнь татар Ай кебек нурлы йөзе

Ай кебек нурлы йөзе

1
Ай кебек нурлы йөзе

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Фәния Мәҗит кызы Кәримовага – 60 яшь!

Фәния ханым җиденче дис­тәне ваклады димәссең дә. Ай кебек тулы йөзендә бер генә җыерчык та юк, бит очлары янып тора, ә башына матур итеп бәйләгән  яулыгы аңа нур өсти кебек. Хәер, иҗат кешесенең картаерга вакыты юк бит аның. Озак еллар “Камышлы хә­бәрләре” газетасы хәбәрчесе вазифасын башкарган милләт­тәшебез, инде лаеклы ялда бу­луына карамастан, бүген дә басма укучыларын матур, эчтәлекле мәкаләләре бе­лән куандырып тора, “Бер­дәм­лек” һәм “Социальная га­зета” редакцияләре белән хез­мәт­тәшлеген дә дәвам итә. Фәния ханым Камышлы районы ке­шеләре, гади эшчеләр, авыл хез­мәтчәннәре турында язар­га ярата. Ул – Россия жур­на­лист­лары берләшмәсе әгъза­сы, биш шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгы авторы да. Фәния Кәримованың туган як табигате, аның матурлыгы турындагы ши­гырьләре һәм мәхәббәт лирикасы гадилеге һәм их­лас­лылыгы белән аерылып то­ра, аның һәр сүзе укучының кү­ңе­ленә үтеп керә.

Фәния Мәҗит кызы – киң күңелле, сабыр холыклы кеше. Язмыш биргән сынауларны һәм авырлыкларны җиңәргә, тормыш юлыннан алга таба атларга үзендә көч табуы сок­ландыра.

Менә шундый гаҗәеп кеше ул безнең каләмдәшебез Фәния Кәримова. Без аны чын күңел­дән матур юбилее белән котлап, иң матур, изге теләкләребезне җиткерәбез.

Хөрмәтле Фәния ханым! Сезгә саулык-сәламәтлек, кү­ңел тынычлыгы, яңа иҗади уңышлар телибез. Безне һәм укучыларыбызны яңадан-яңа иҗат җимешләрегез белән ку­андырып торыгыз!

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Бик та охшады Эьвира Муззафарыванын статьсы .Баянчы Ринат Валиев турасында.Барчагызга саламатлек .бахетле гомер телап калам .Башкирия ,г.Стерлитамак.

Comments are closed.