Домой Жизнь татар Айбикә Фәттахова: “Фотоларның кайсы җире интим соң? Бары тик аркам ачык…”

Айбикә Фәттахова: “Фотоларның кайсы җире интим соң? Бары тик аркам ачык…”

0
Айбикә Фәттахова: “Фотоларның кайсы җире интим соң? Бары тик аркам ачык…”

Танылган продюсер, Р.Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттаховның кызы Айбикә интим фотосессия ясаткан. Интим фотоларын Айбикә үзенең Инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

Айбикә Фәттахова күпләргә Ваһапов фондының PR белгече буларак таныш. Хәзер үзе дә продюсерлык эше белән шөгыльләнә.

– Айбикә, ни өчен интим фотосессия ясатырга булдың?

– Мин – иҗат кешесе һәм иҗат мине дәртләндерә. Шулай ук рәсем ясарга яратам. Хәтта тулы бер галереям бар. Биюне дә үз итәм. Фотосессиягә еш йөрим. Ә мондый рухтагысы турында күптәннән хыяллана идем. Фотоларның кайсы җире интим соң? Бары тик аркам ачык. Сезнең ачык арка күргәнегез юкмы әллә? Бу фотоларның бер начарлыгын да күрмим. Миңа ошый.

– Фотограф ир-ат идеме, әллә хатын-кызмы?

– Хатын-кыз төшерде. Үз эшен бирелеп, илһамланып башкарды. Үзем дә образга кергәч, фотолар бик матур килеп чыкты.

– Әти-әниең ничек кабул итте?

– Бик ошаттылар. “Молодец!” диделәр. Алар мине беркайчан да гаепләмәячәк. Әти-әнием мине кешелекле, намуслы һәм үзем булып калырга өйрәтте. Сүз уңаеннан, бүген әтиемнең туган көне. “Шәһри Казан” аша аңа котлауларымны юллыйм. Әни белән тигезлектә гомер итүләрен телим.

shahrikazan