Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Айдар Фәйзрахманов туган көне концертында яңа китабын тәкъдим итте

Айдар Фәйзрахманов туган көне концертында яңа китабын тәкъдим итте

0
Айдар Фәйзрахманов туган көне концертында яңа китабын тәкъдим итте

Татар җыры үрнәге! Милләтнең асыл улы! Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов яраткан тамашачысын традиция буенча туган көне концертына җыйды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган кичәдә танылган җырчының гомер юлы турында яңа китабы да тәкъдим ителде.

«Юлын белгән арымас» китабында Айдар Фәйзрахмановның тормыш юлы, гаилә истәлекләре, иҗат дөньясындагы кызыклы вакыйгалар, шәхси фотосурәтләре урын алган. Ул мәшһүр җырчының татар халык җырларын таныту өчен меңләгән чакрым узып башкарган хезмәтен дә, тормыш фәлсәфәсен дә чагылдыра. Әлеге китапның бер өлешен автор тамашачыларга да бүләк итте.

Данлыклы җырчының туган көн концертына, бөтен залны тутырып, аның иҗатын хөрмәт итүче, яраткан тамашачысы җыелган иде. Матур кичәдә моңлы җырлар, халык биюләре, милли музыка кораллары тавышы яңгырады. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең дәртле чыгышлары залдагы беркемне дә битараф калдырмагандыр. Үзләре бии, җырлый, бер үк вакытта уен коралларында да уйныйлар! Айдар абый башкаруындагы эчтәлекле, тирән мәгънәле шигырьләр дә күпләрнең күңеленә үтеп керде. Концертта танылган җырчылар Филүс Каһиров, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Хәйри, Алинә Шәрипҗанова, Алинә һәм Азат Кәримовлар Айдар Фәйзрахманов көйгә салган җырларны башкарды. Кайбер җырлар беренче тапкыр яңгырады.

Тамашада китаптагы истәлекләр зур экранда күрсәтелеп барды. Җылы гаилә истәлекләрен, хатларны Тинчурин театры артистлары Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов укыды. Хатлардан берничә өзек тәкъдим итик әле.

«Айдар Фәйзрахманов – җырчы, музыкант, оештыручы буларак – чын профессионал. Әгәр тормышыбызның һәр өлкәсендә үз вазыйфаларын профессионаллар башкарса, бу дөнья шактый камил булыр иде! Соңгы елларда Айдар Фәйзрахманов зур активлык белән җырлар иҗат итә башлады. Олыгайган көндә яшьләргә хас үҗәтлек белән нигә тотынды икән бу эшкә, дип уйлаучылар да бардыр… Хәер, нигә гаҗәпләнергә? Үзе – җырчы (әле ниндие генә!), үзе – музыкант (халык көйләрен үз йөрәге аша кичергән зат, өстәвенә ансамбль үз кулында)… Эстраданың нинди хәлгә (әрсез үзешчәннәр баскан заман) калганын күрә торып, җырларыбызның, көй-моңнарыбызның киләчәгенә ничек битараф кала алсын ул! Бу өлкәдә хәл кадәри үзеннән өлеш кертергә теләве дип аңлыйм мин аның җырлар язуын. Хезмәтенең асылын вакыт бәяләр», – дип язган Айдар Фәйзрахманов турында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев фикеренчә, Айдар Фәйзрахманов музыка мәктәбендә яисә консерваториядә генә татарча җырларга өйрәнгән кеше түгел, татар аһәңе аның күңеленә бишек җырлары, кичке уен, аулак өй, Сабантуй моңнары аша балачакта ук иңгән.

«Хәтта милләтсез Опера театры да аны тулаем Европа кысаларына куып кертә алмаган. Ә инде 2002 елда фольклор музыкасы ансамблен җитәкләп, тора-бара университет профессоры дәрәҗәсенә җиткәндә, ул инде татар җыры, татар моңы сагында торучы, аны табып-туплап, эшкәртеп, халыкның үзенә кире кайтаручы «Оста»га һәм «Остаз»га әверелә. Фольклор ансамбле репертуарындагы һәр җыр, борынгы яисә бүгенге булуына карамастан, татар милли музыкасының чын үрнәге, эталоны дәрәҗәсендә башкарыла», – диелә хатта.

Тамашачылар арасында «Күчтәнәч» тапшыруын алып баручы Әлфинур Хисамова да бар иде. Ул «Юлын белгән арымас» китабын сәнгать дөньясында киләчәк буынга калачак алтын мирас дип атады.

– Айдарның моңарчы да шактый китаплары басылды. Монысы алар арасында – иң күләмле, аның бөтен язмышы, яшәеше, матурлыгы белән бик бай булып чыккан. Айдар Фәйзрахманов язмышы гына түгел, егерменче гасыр кешеләренең, безнең халыкның яшәеше турында бу китап. Айдарның дөньясы безнең өчен бик таныш. Ни өчен дигәндә, без нәкъ шул чорда, нәкъ шундый тәрбиядә үстек. Шуның белән кадерле дә ул. Автор-төзүче, мөхәррир Гөлинә Гыймадова эшен дә билгеләп үтмичә булмый. Китап искитмәле матур, затлы килеп чыккан, – дип сөйләде ул безгә. – Айдар Фәйзрахманов концертлары ул инде – чын сәнгать әсәре. Мин аларны Татар фольклор ансамбле оешканнан бирле карап киләм. Татар концерты нинди булырга тиеш, дигәндә, Айдар Фәйзрахмановныкын үрнәккә китерергә була. Үзе заманча, үзе бик затлы тамаша. Айдарның ансамбле искиткеч. Яшьләр белән эшләү, аларны тәрбияләү зур тырышлык, көч таләп итә. Егетләр-кызлар үзләре дә Айдарга әтиләренә караган кебек карый. Концерттан мин чын мәгънәсендә татар булуыма горурланып, безнең халыкның тәрбиясенә, моңына, матурлыгына сокланып кайттым. Анда бит бер генә нәрсә дә уйланмыйча эшләнмәгән. Айдарның әле алда никадәр тормышка ашырасы эшләре бар. Сәламәтлеге булып, шул хыяллары чынга ашсын иде, дип кенә телисе кала.

Кичәдә булган  Илдус Хатыйпов та,  Айдар Фәйзрахманов концертларын караган саен карыйсы килә, дигән фикердә:

– Айдар абый – мәңге үзгәрми торган шәхесләрнең берсе. Талантлы кеше һәр нәрсәдә дә талантлы була, диләр бит әле. Бу сүзләр нәкъ аның турында. Үзе җырлый, баянда уйный, бии, төс-кыяфәте дә егетләрчә. Без – Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичев, Айдар Фәйзрахмановны тыңлап үскән буын. Айдар абыйның «Чаба поезд, чаба» дигән җырын аеруча яратып тыңлый, үзебез дә җырлый идек. Ул – гади җырчы гына түгел, иҗаты белән, татар мәдәниятен, моңын саклауга зур өлеш керткән, халык өчен чын күңелдән тырыша торган талантлы шәхес. Тормышы җиңел булмаса да, үзендә көч табып, тамашачы алдына чыгып, аның күңеленә үтеп керә белә торган чын моң иясе. Айдар Фәйзрахмановның фольклор ансамблен, һичшиксез, мәктәп программасына кертергә кирәк. Татар теленә мәхәббәтне мәдәният аркылы гына арттырып була.

Ләйсән Сафина