Домой Главные новости В стране и мире Айнур хәзрәт Биргалин Башкортстан мөфтие итеп сайланды

Айнур хәзрәт Биргалин Башкортстан мөфтие итеп сайланды

0
Айнур хәзрәт Биргалин Башкортстан мөфтие итеп сайланды

Бүген Уфада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы VIII хисап-сайлау съезды булды.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы VIII хисап-сайлау съездында күпчелек тавыш белән Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе-мөфтие итеп Айнур Биргалин сайланды. Башкортстан Диния нәзарәте уставы нигезендә, рухи идарә рәисе биш елга сайлана. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Съезд Уфа шәһәрендә Илдар хәзрәт Малахов рәислегендә узды. Анда 152 делегат – республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән муллалар, шулай ук мөфти урынбасарлары, Башкортстан Диния нәзарәте президиумы әгъзалары, уку йортлары җитәкчеләре катнашты.

Пленум эшендә Россия Диния нәзарәте рәисе, мөфти-шәех Равил Гайнетдин, аның беренче урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов һәм Башкортстан башлыгы администрациясе вәкилләре катнашты.

Мөфтине сайлаганнан соң делегатлар уставка үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирде. Уставның яңа редакциясе нигезендә, урыннарда дин әһелләренең вәкаләтләрен киңәйтү, рухи идарәнең стратегиясен һәм гамәли эшчәнлеген билгеләү барышында мөселманнарның фикерен вәкиллек механизмнарын булдыру күздә тотыла.

Съездда катнашучылар Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре һәм үсеш перспективалары турында фикер алышты. 

tatar-inform