Айнур Нәбияров: «Кем мин, татар булмасам?»

0
53

«Интертат» #минтатар сериясе интервьюларын башлый. Татар милләтенең Татарстаннан башка республикаларда дискриминациягә юлыгу очраклары турында «Филология: татар теле, татар әдәбияты һәм журналистика» белгечлегенең 1нче курс студенты Айнур Нәбияров белән аның курсташы Минзәлия Вәлиева сөйләште.

Айнур, син Башкортстаннан Казанга килеп укучы студент. Кыяфәтеңнән һәм күрше республикадан булуыңнан чыгып, сине күп кеше башкорт, ди. Син милләтегез буенча кем?

— Мин чиста татар егете, әти-әнием — татарлар. Җиде буыным турында әйтә алмыйм, чөнки Башкорстанда элек татарларны башкортлаштыру барган. Кеше татар милләтеннән булса да, башкортларның саны күбрәк булсын өчен аларны башкорт дип язганнар. Бу әле 5-10 ел элек кенә тәмамлана башлады, ләкин тулысынча бетте дип әйтеп булмый.


Башкортстанда татарларның хокукларын бозу электән үк гадәти куренеш булган, синең шәхсән бу хәл белән очрашканың булдымы?

— Хәзерге вакытта татарларның сүз иреге бар, алар курыкмыйча үзләренең нинди милләттән булуы белән горурлана. Шуңа да карамастан, яшерен генә, ягъни күзгә ташланмый торган дискриминацияләрне очратырга була.

Үзем белән булган бер вакыйганы сөйләп китәсем килә. Мин кечкенә чагымнан үк төрле конкурсларда еш катнаша идем. Шигърияткә багышланган бер конкурста минем татар милләтен мактап язылган шигыремне, гәрчә аны күп кеше ошаткан булса да, милләтчелек дип атап, кире кактылар. Ләкин шигырь андый уй белән язылмаган иде.

Айнур, ике тугандаш милләтләрне шушылай үзара аеру ни сәбәпле килеп чыга икән?

— Минемчә, башкорт халкы елдан-ел кими бара, башкорт авыллары юкка чыга, күп кеше шәһәргә күчә, анда инде алар күбесенчә русча һәм татарча аралаша башлый. Әгәр бу алга таба да шулай дәвам итсә, башкорт телендә сөйләшүче калмаячак. Тел булмагач, милләт юк дигән сүз. Шуңа күрә шундый чаралар кылалардыр.

Ә менә бездә, татарларда телнең юкка чыгуы күзәтеләме, синеңчә?

— Әлбәттә, бар. Безнең күз алдында татар телен әкренләп читкә этәрәләр. Өч ел элек кенә мәктәпләрдә татар теле дәресләрен киметү, баланың үз теләге буенча гына укыту өчен гаризалар яздыру сәясәтен алып бардылар. Күп ата-аналар татар теле хәзер кирәкми, балага кирәкмәгән эш кенә ул дип, бу сәясәткә уңай карады. Татар кешесе үзе теленнән баш тартып торган вакытта, берсүзсез, ул әкренләп юкка чыгуга таба бара. Татарга да кирәк булмагач, кемгә кирәк булсын соң ул? 

Ә синең татар телен, милләтне саклап калу өчен берәр эшчәнлек алып барганың булдымы?

— Минем төп эшчәнлек конкурсларда татар шигырьләрен сөйләп, аларны халыкка таныту иде. Мәсәлән, «Каурый каләм» конкурсын гына алыйк. 2011 елда анда 30лап кына укучы катнаша иде, ә хәзер бу сан 100дән артык, шуның 40-50се татарча шигырьләр укый. Бу бит татар халкы өчен яхшы күрсәткеч. Шулай ук мәктәпләрдә безнең өстәмә дәресләр алып барыла иде. Шунда мин кечкенә укучыларга татар теле турында әз генә булса да, әмма мөһим мәгълүматлар җиткерергә тырыша идем. 

Айнур, хәзер татар үз телен белүне кирәксенми. Моңа ничек карыйсың? 

— Телен белмәгән кешене теләсә кайсы милләткә кертеп була. Аны башкалардан берни аермаячак. Кайбер очракларда кыяфәттә генә сизелергә мөмкин, әлбәттә.

Ләкин монда кешене үзен генә гаепләп булмый. Әгәр ул татарча сөйләшми икән, димәк, аңа аны өйрәтмәгәннәр, кирәк дип санамаганнар. Ә теләгән кеше ул үзлектән дә өйрәнергә сәләтле, моңа мисаллар күп.

Минзәлия Вәлиева

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here