Домой Наши партнёры Айсылу (Автобиографик очерк)

Айсылу (Автобиографик очерк)

0

Тәслимә Гәрәева

Салкын көзге җил исә. Кояшлы көннәр белән саубуллашырга теләмәгән ак каен, җил белән тарткалашып, һәр саргайган яфрагын саклап калырга тырыша, ләкин булдыра алмый. Кыштырдап торган яфраклар өстенә шыбыр-шыбыр килеп көзге яңгыр ява башлый һәм, күп тә үтми, яфраклар, соры төскә кереп, йомшарып җиргә сарылалар…

…Шушы күренешләрне күзәтеп барган Айсылу, гомерендә беренче мәртәбә бугай, гомер агышлары турында уйлана. Кызчыкның кечкенә буена килешеп торган яшел пальтосына, ачык төстәге косынкасына тамган вак яңгырны сизми дә ул бүген. Карашын еракка – таулар артына төбәгән дә тирән уйларына чумган. Ак йөзе, киң маңгае, нечкә иреннәре, барлык килеш-килбәте кызларныкы кебек. Ләкин эчкә баткан күзләрендә ниндидер кайгы билгеләре, күпне күргән, язмышның әчесен-төчесен татып караган кешенеке сыман тирән моңсулык чагыла. Нәрсә турында уйлый икән бу кыз бала, моңсу күзләре ни яшерә икән?! Бик тиз үтеп китте бугай аның балачагы. Тормыш аның белән күп шаярды – шатлык артыннан кайгысын әзерләп кенә торды. Ә бәлки ул кайгылар аңа гына кайгы булып тоелгандыр гына, бәлки тормыш рәвеше гел шулайдыр, дип, кыз истәлекләргә бирелеп китте.

1

Иң беренче балачак истәлекләре җәйге иртәдән башлана. Өй алдында җим чүпләп йөргән тавык чебешләренә нәрсәдер аңлата, читән өстенә менеп кунаклаган әтәч тә аларны күзәтә, вакыт-вакыт әле уянып бетмәгән халыкны торгызырга теләп кычкырып та куя. Айсылуның йомры-йомшак чебиләрне кулына алып иркәлисе, сөясе килеп китте. Менә берсе, аның янына ук килеп, аягын чукый башлады. Кызга шул гына кирәк иде. Тик сап-сары йомгакны кулына алырга өлгермәде, кырп-кырп-кыт-кыт-кыт дип ачулана-ачулана, тавык кызга таба йөгереп килде. Айсылу аны аңламады бугай, кулындагы чебешне сыйпап утыруын дәвам итте. Тавык, бу нинди хәл бу, бер кисәттем бит инде мин сине, дигәндәй, аны урап чыкты да өстенә сикерде. Айсылуга чебешне ташлап йөгерүдән башка чара калмаган иде. Ул ындыр ягына барып чыкканын сизми дә калды. Өсләрен каккалап, яңа чыккан бәрәңгеләргә карап йөгерә-йөгерә, инеш буена төшеп җиткән икән. Бераздан ул су өстендә пәйда булган Айсылуга охшаган кызга карап утыра иде инде. Таң җиле су өстен шадралатып җибәрә дә чыклы үләннәргә, гөлҗимеш, чикләвек куакларына, яшел бөркәнчекле агачларга иртәнге сәламен тапшыра. “Хәерле иртә, хәерле иртә”, – дип яфраклар да, шыбырдашып, җилне каршылыйлар. Шушы хәбәрне ишеткән кошлар да сайрашалар…

Менә кошлар да бит бер-берсе белән ничек сөйләшә, яфраклар да яңа көн тууына шатланышып сөенешәләр. Инеш дулкыннары да, челтер-челтер килеп, чуерташларга бәрелә-бәрелә, серләшәләр. Ә Айсылу? Аның сөйләшер кешесе дә юк. Энесе Илнур, ү-әә, ү-әә дип, бишектә елап ята. Эх, кайчан үсеп җитәр икән ул? Айсылу кебек булыр да аның белән сөйләшә башлар микән?!

Башка иптәш кызларыныкы кебек курчагы да юк бит аның. Әнә алар ничек бер-берсе белән өйле уйныйлар, кунакка чакырышалар. Айсылуның курчагы булмагач, кунакка чакыручы да юк аны, дип кайгылы уйларына батып, суга карап утырды кыз.

Шулвакыт аның маңгаена черки килеп кунды. Айсылу “шап!” иттереп кулы белән китереп сукканын сизми дә калды, ләкин… маңгае гына авыртулы булды, ә черки һаман “менә мин ничек булдырам” дип, баш тирәсендә бызылдый бирде. Кыз тагын черкине куарга дип, кулын күтәргән иде… черкинең аның маңгаенда түгел, ә су өстендәге бармак юанлыгындагы ботакта утыруын абайлап алды.

Кинәт елга өстендә күзен нәрсәдер чагылдырды. Тагын… тагын. Бераздан елга шадраларыннан көнбагыш чәчәге кебек телгәләнгән шар су өстендә йөзеп йөри башлады. “Ә-ә, синең дә минем белән шаярасың килдемени әле”, – дип Айсылу аны каплар өчен бер ботак ыргытты, ләкин ботак агып китте, ә теге көнбагыш, кыздан көлгән кебек, һаман елмаеп дулкыннар өстендә тәгәри бирде. “Эх, кызчык, мин синең белән исәнләшәм генә бит, син елмаеп торсын өчен, көләч нурларымны бүләк итәм”, – дип әйтәсе килгән иде аның. Ләкин кыз моны аңларлык түгел, бик кечкенә иде әле.

…Бу көнне ул күзләрен ачытканчы су өстенә карап утырды. Инешнең аръягында үсеп утырган урманга да, биек Дүрткөл тавы башына да күз йөртеп алды, аннары, нәрсәнедер исенә төшергән булып, сикереп торды да өенә таба йөгерде. Тирләп-пешеп кайтып кергән Айсылуны ихатада арбалы ат каршы алды. “Кем килгән икән?” – дип кызыксынып, өйгә йөгереп керде.

Аларның өйләре икегә бүленгән: кече өйгә кергәч тә чолан ягына һәм үзләре яши торган эчке бүлмәгә кереп була. Уң якта, авызын зур ачып, ике күзен кысып, зур гына мич утыра. Бүлмә эчендәрәк, уң якта, агач карават, уртада, тәрәзә янында, зур гына өстәл, сул якта, стенага терәлеп, тимер карават тора. Шул турыда стенага радиоалгыч эленгән. Ишектән кергәч тә, сул якта, Айсылудан да биегрәк комод утыра, ә өстендә – көзге. Аның челтәрле башына чиккән сөлге эленгән. Комод янында, шулай ук челтәрле итеп ясалган, ике катлы савыт-саба шкафы. Ул пөхтә итеп җыештырылган, эчендә чыйнаяклар һәм тәлинкәләр, бизәкле агач кашыклар тезелеп киткән. Шкаф тартмаларында калаклар, азык-төлек саклана. Ә иң аскы өлешендә, Айсылуга кагылырга ярамаган китап-дәфтәрләр янында, кара савытлары һәм ручкалар тора. Кара савытлары икәү: берсендә зәңгәр, ә икенчесендә кызыл кара. Бервакыт Айсылу аларны алып, дәфтәрләргә чәчәкләр төшергән иде… Ручкадан перосы чыгып, аны кертергә маташканда, Айсылуның бармакларына кара буялып беткән иде. Шул буялган бармаклар аның бөтен эшен бозды да инде. Әнисе төшке ашны ашаганда моны күреп калды да:

– Кызым, караны кайдан алдың әле син? – дип кырыс кына сорау бирде.

Ә Айсылу, буялган бармакларын яшереп, ни эшләргә дә белмичә утыра бирде. Әнисе, нәрсәдер сизгәндәй, ялт итеп шкаф янына килде дә ярамаган тартманы ачты. Аннары, ни әйтергә дә белмичә, бер Айсылуга, бер дәфтәрләргә карап:

– Ни эшләдең син?! Укучыларның дәфтәрләрен буягансың бит! Иртәгә мин аларны ничек илтеп тапшырырмын, – дип, баланы орышырга кереште.

Айсылу хәзер генә үзенең нинди начарлык эшләгәнен аңлады. Нәрсә дип җавап бирергә белми торганда, Илнур елап җибәрде. Әнисе улын кулына алган арада Сания әбисе килеп керде. Ишекне ачу белән:

– И, Гөлгенәкәем, мактап йөрим икән үзегезне, чәй эчеп утырасыз икән! Нәрсәдер кодагый күренми. Берәр кая чыгып киттеме әллә? Ә син, улым, нигә дип елаган буласың әле, – дип тезеп китте.

Айсылуга шул гына кирәк иде. Ул Сания әбисе кергәнгә шатланып, ясап куелган чәйне дә эчмичә, чыгып йөгерде. Хәзер аны әнисе ачулана алмый иде. Кайтып кергәнче бәлки онытыр да. Әйбәт кеше бит аның әнисе…

Менә бүген дә ул шушы шкафка килеп сөялде. Чигүле ашъяулык ябылган өстәл артында әтисе, әнисе, дәү әнисе чәй эчеп утыралар. Айсылу “Ә, әти кайткан икән”, – дип, чыгып китәргә тора иде. Аны дәү әнисе туктатты:

– Сылу, кара әле, кызым, әтиең сиңа нинди матур, үзең кебек зур курчак алып кайткан, – дип әйтмәсенме! Айсылу бу сүзләргә ышаныргамы, юкмы, дигән кебек зур күзләрен тагын да зуррак ачып карап торды да өйнең түр башына йөгерде. Караватта үзе кебек сап-сары чәчле курчак ята иде. Кыз, шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, бер әтисенә, бер курчагына карап тора бирде.

– Ал инде, ал, сиңа алып кайттым бит, нәрсә карап торасың, – дип, әтисе Айсылуның хәлен җиңеләйтеп җибәрде. Кыз курчакны күтәреп алды да, әтисенә “рәхмәт” тә әйтә алмыйча, өстәл янына килеп утырды.

Менә бит хәзер аның да курчагы булды, хәзер ул да инде кызлар белән уйнарга чыгачак. Ләкин курчак кайта-кайта ачыккандыр, чәй эчереп алырга кирәк, дигән уй белән Айсылу үзенә чәй ясаганнарын көтә башлады.

Әнисе чәй ясап биргәч, курчагын кыстый-кыстый, күчтәнәчләр белән сыйлады ул, үзе ашарга да онытып, әллә курчак өчен – әтисенә, әллә чәй ясап биргән әнисенә “рәхмәт” диде дә, өстәл артыннан сикереп төшеп, урамга чыгып йөгерде. Кызлардан сөенче алырга ашыга иде ул.

2

Аларның авылы бик кечкенә, 30 – 40 йорттан торган бер урам инеш буйлап сузылып киткән. Бер ягында киң иген басулары, ә икенче ягында күккә ашкан кебек биек тауны уратып алган урман үсеп утыра. Халык бу инешне бик ярата, бәлки шуның өчендер дә авыл Инеш дип атала. Авылның төньягындагы урманда чишмә бар, ул да үзенең челтерәп аккан саф суын инешкә коя.

Авылның яшь кызлары, киленнәре шушы чишмәгә суга йөриләр. Ком белән ышкып ялтыраткан чиләкләрен мөлдерәмә тутыралар да, йә кошлар сайравын тыңлый-тыңлый, йә үзләре яраткан җырларны җырлый-җырлый, йә авыл хәбәрләрен сөйләшә-сөйләшә кайталар. Көннәр буе өйдә вак-төяк эш эшләп арыган хатын-кызлар өчен чишмәгә барып кайту да ял – урман һавасы рәхәтлек бирә, яңа көч өсти. Җәен генә түгел, көзге яңгырларда да, кышкы бураннарда да алар Саф чишмәдән су алалар.

Айсылу кебек кечкенә кызлар әнә шул кышкы бураннарны түземсезлек белән көтеп алалар. Карны әвәләп кыш бабай ясаудан, тәгәрәп-тәгәрәп тау шуудан да рәхәтрәк нәрсә бармы икән? Менә бүген дә Айсылу иртәрәк торды да, башка кызлар урамда күренгәләгәнче, кардан “өй” ясарга тотынды.

Ул иң зур көртне сайлап алды да көрәргә кереште. Көрәген дә көчкә генә күтәргән кызга “өй” ясау, әлбәттә, бер дә җиңел түгел иде. Ул бик тиз арыды, хәтта “өйнең” идәнен дә ясап бетерә алмады.

Бу вакытта инде әтисе утын ярырга чыккан, әнисе дә күрше коедан берничә көянтә су кертергә өлгергән иде. Айсылуның “өй” төзеп маташуын баядан бирле күзәткән әтисе:

– Әллә, кызым, арыдың инде, әйдә, мин сиңа бераз булышыйм, – дип, кулыннан көрәген алды.

Шатлыгыннан аруын да оныткан кыз әтисенә сораулы караш ташлады.

– Ә син, әти, нәрсәләр эшләргә уйлыйсың? Мичме, өстәлме, әллә урындыклармы?

– Барысын да эшләрбез, кызым, тик син дә миңа булыш, яме. Әнә сарай эчендәге бәләкәйрәк көрәкне алып кил әле, – дип, әтисе мич ясарга тотынды.

Бераз эшләгәч, мичнең авызы да ясалды, киемнәр киптерә торган өлеш тә килеп чыкты.

– Бар инде, Сылу, оекларыңны киптерергә чыгар, хәзер мичкә ягып җибәрербез, – диде әтисе шаярып. Ә Айсылуга шул җитә калды, өйгә йөгереп керде дә үзенең генә түгел, дәү әнисенең дә, энесенең дә оекбашларын алып чыгып, “мич” башына куйды. Әтисе шул арада өстәл дә ясап куйган, урындыклары да әзер иде. Ул кызының шундый шатлыгын күреп, елмаеп карап торды.

– Ә хәзер мин кунаклар чакырырга барам, син мичне ягып җибәр инде, әти, яме, – дип зурларча әйтеп куйды Айсылу һәм урамга чыгып йөгерде. Ә аның “өендәге” “мич” башында оекбашлары гына эленеп калды.

* * *

Менә тагын табигать җиргә яз сулышын өрә. Агач бөреләреннән яшел яфраклар бәреп чыга, тирә-як хәтфә үлән белән каплана. Бөтен җирдән язга гына хас яңа тормыш, уяну исе аңкып тора, җирдән дымлы һава күтәрелә һәм тәннәргә ниндидер рәхәтлек, наз бирә. Тиздән шушы йомшак үләннәр өстендә, бип-бип дип, бәбкәләрнең сары йомгаклары тәгәри башлар, ата каз, бии-бии, яңа гына дөньяга килгән балаларын саклар. Айсылу да иптәш кызлары Гүзәл, Рәмзия, Зилә белән каз бәбкәләрен сакларга китәрләр, үләндә тәгәрәшеп, шаярышып бик күп уеннар уйнарлар.

Бүген Айсылу үткән җәйдә ясап калдырган “серле урыннарын” казып, чәчәкләрен алды, инеш буена төшеп, чиста итеп юды да кояшка куйды. Кышын, әнисе дәфтәрләр тикшергәндә, ул курчагына матур киемнәр теккән иде. Әнисе: “Нишләп һаман йокламыйсың, кызым?” – дип сораса: “Кич утырам әле”, – дип җавап бирә иде. Айсылу, матур кием кигән курчагын күтәреп, уенчыклары янына килеп утырды. Ул түземсезләнеп әтисенең эштән кайтканын көтә иде, чөнки бүген алар күчеп китәчәк авылга яңа өйләрен карарга барачаклар.

Алар имәнлеккә килеп җиткәндә кич җиткән иде инде. Әтисе Айсылуны машинадан күтәреп төшерде дә өйгә таба атлады. Ләкин Айсылу, җиргә ябышкан кебек, бер урынында басып тора бирде. Әтисенең берничә мәртәбә чакыруына карамастан, ул өй янына барырга теләмәде.

“Мин барыбер монда яшәмим, Илнур белән үзебезнең өйдә калам! Анда минем иптәш кызларым! Кемне мин кунакка чакырып уйнармын? Бу авылда инеш тә юктыр әле, булса да, безнең инешкә җитмәс ул, чишмәсе дә күренми. Әнә, тау итәге дә буп-буш, бер агач та юк, ичмасам! Ә безнең урманда җаның нәрсә тели шул бар! Юк, мин үзебезнең урманны шушы корып беткән үләнле тау башына алыштыра алмыйм. Безнең Дүрткол тау башындагы кебек яз көне юа, кузгалак, какы да үсмидер әле! Юк, юк! Айсылу ике аягының берсен дә атламаячак! Торсыннар монда әти-әниләре, дәү әнисе, ә ул Илнур белән үзләренең Инешендә калачак.

Айсылу, ачынып, машина янында һаман басып тора иде әле. Әтисе аның янына әйләнеп килгәч кенә уянып киткәндәй булды.

– Әйдә, әти, тиз генә кайтыйк өйгә, минем монда торасым килми, – дип әтисен ашыктыра башлады. Ә әтисе:

– Килерсең, килмичә кая барырсың, – дип кенә куйды.

Айсылу әтисенең аны аңламавына юл буена аптырап кайтты. Ул үзе дә бит шунда ничә ел гомер иткән, ничек ташлап китәргә мөмкин ияләшкән җиреңне?!

* * *

Чыннан да, Айсылудан Инештән китәргә телисеңме, юкмы, дип сорап торучы булмады. Иртәдән бирле инде ул үзен кая куярга белми йөри. Дөньяның яме дә, уенның тәме дә беткән иде аның өчен.

Тавыкларны бигрәк тә кызганды, канатларын кисеп, сымак капчыкларына тутырып бәйләп куйдылар. Үләләр бит инде, дип кайгырып, кыз чишәргә дә маташып карады. Юк, булдыра алмады. Менә әтисе дә машина алып килде. Үзе шат күренә. Машинадан төшү белән:

– Гөлгенә, әйберләрне чыгара башла, мин төярмен, – дип өй эченә кереп китте.

Айсылу аяк арасында буталып йөргән Илнурны бер читкә илтеп утыртты да әнисенә булыша башлады. Әнисе стенадан кыз чакта үз куллары белән чиккән чәчәкле келәмнәрне төшерде, Айсылу чынаяк-тәлинкәләрне ашъяулыкка төреп салды. Аннан комод өстендәге әйберләрне тартмаларга тутырдылар. Сания әбинең килене Фәридә апа да, әнисе Мәрьям әби белән Гайшә апа да килеп җиттеләр. Авылдагы бердәнбер укытучы күченеп китә бит. Монда калган балалар көздән Тугайлыга укырга йөри башлаячаклар. Айсылу аларны кызганып та куя, кышкы бураннарда, әче суык җилләрдә укырга йөрү бик кыен булыр бит! Әнисе шуны да аңламый микәнни?

Бервакыт Айсылу да, дәү әнисе белән Тугайлыдан кайтканда, кышкы буранда адашканнар иде. Төн җитте, алар юлны бөтенләй югалттылар. Үзләренең авылыннан ут күренерлек түгел. Кыш көне кешеләр тәрәзәләрен тыштан ябып куялар, кар яуганда, буранда сукыр лампа уты күренмәс була. Ничек итеп кайтып җиткәннәрен Айсылу хәтерләми инде. Ул үзенең бик курыкканлыгын, кычкырып еларга җитешкәнен генә белә…

…Бераздан әйберләр машинага төялеп бетте. Өстәл, шкаф, урындык кебек зур әйберләр генә калды. Айсылу өстәл янында бераз уйланып торды. Аның артында чәй эчеп утырулары нинди күңелле иде бит! Әни самавыр белән чәйнекне өстәлгә китереп утырткач, самавыр, чыж-быж килеп, “Уф, хәлем бетте, эссе” дигән кебек уф-пыф дип куя иде. Ә чәй ясаганда, чишмә суы челтерәп аккан тавышлар чыгара, борынны мәтрүшкәле чәй исләре кытыклый башлый. Сиңа чәй салганны гына озаграк көтәргә туры килә, чөнки башта дәү әнигә, аннан әтигә, аннан гына аңа ясап бирә. Илнурны итәгенә алып утыра да үзенә чәй ясый һәм бергәләп чәй эчә башлыйлар. Эх! Әгәр самавыр өстәлдә шулай җырлап утырмаса, чәй дә ул хәтле тәмле булмас иде. Әни дә бит аны кадерләп кенә йөртә, чистартып-ялтыратып тора.

Менә өйдән самавыр күтәргән әни дә чыгып китте. Айсылу шунда гына уйларга бирелеп әллә кайчаннан бирле басып торганын абайлады. Бөтен нәрсә төялеп беткән, өйдә мичтән башка бер генә әйбер дә калмаган. Ә Айсылуның чыгып китәсе килми генә бит! Әнисе кабат кереп, җитәкләп алып чыкмаса, мөгаен, чыкмас та иде.

Китәр вакыт та җитте. Күрше-күлән, иптәш кызлар барысы да капка төбендә җыелган. Олылар әти-әниләр белән саубуллашалар, ә Айсылу, зурлар кебек, үзенең иптәш кызларының кулларыннан кысып чыкты.

– Безне онытмагыз, килеп йөрегез! Юлыгыз уң булсын! – дигән авазлар машина кузгалгач та ишетелә иде әле…

Сау бул, Инеш! Айсылу алдында яңа дөнья, яңа тормыш ачыла. Ниләр генә вәгъдә итә икән ул аңа? Ак келәмнәр җәеп каршы ал син кызны, Имәнлек! Өмет белән, киләчәккә ышаныч белән яшәргә өйрәт, сәламәт итеп үстер. Хәерле юл сиңа, Айсылу!

3

Яңа авылга күчеп килгәненә ике ел үтте дигәндә Айсылу мәктәпкә укырга керде. Бәхет кошы үзенең зиннәтле, ләкин серле сараен ачып, Айсылуны белем дөньясына алып кереп китте.

Монда аның өчен бөтен нәрсә дә яңа, таныш түгел иде. Яңа киемнәр, портфель, аның эчендәге өр-яңа китап-дәфтәрләр, яңа кара савыты белән ручкалар – барысы да Айсылуның күңелен җилкендерә, аның тизрәк укып чыгасы, зур үсәсе килә иде. Ә үзе, бөтен иптәшләреннән дә буйга кечкенәрәк булганлыктан, тезелеп басканда, иң ахырда тора иде.

Айсылу әле дә булса Әлифбаның беренче битен укырга өйрәнүен хәтерли. Кышкы кич. Имәнлектә беренче кышлары. Әнисе дәфтәрләр тикшереп утыра. Дәү әнисе оекбаш бәйли. Айсылу Әлифба китабын актарып утыра, рәсемнәр карый, үз эченнән нидер сөйләнә. Менә әнисе дәфтәрләрен читкә алып куйды да:

– Кызым, әллә укырга өйрәнәбезме, кил әле минем яныма утыр, – дип, Айсылуның ризалыгын да сорамыйча, янына китереп утыртты.

Гөлгенә апа, Әлифбаның беренче битен ачып, кызына “а” – “у” хәрефләрен танырга, ничек кушып укырга кирәклеген аңлатты, рәсемнәргә карап сөйләргә өйрәтте. Дәү әнисе – Миңсылу әбекәй дә аларга кушылды. Айсылу бик тиз арыды: берничек тә авазларны бергә кушып әйтә алмый башлады. Урыныннан торды да: “Бүген өйрәнәсе килми, иртәгә укырбыз әле, яме”, – дип китапны ябып куйды. Көзге янына барып чәчләрен сүтте. Аның чәче җилкәсенә кадәр үскән иде инде, иртән, дәү әнисе үзенең чәчен үреп беткәч, Айсылуныкын да үреп куя иде. Ә бүген Айсылу чәчен башта әйбәтләп тарады да, икегә аерып, бер ягын үрә башлады. Менә сиңа, кирәк булса! Үреп тә куйды бит, әй! Ул шатлыгын кая куярга белмичә, кычкырып ук җибәрде:

– Әни, кара әле, мин чәчемне үрдем, үзем үрдем! Матур булганмы?

– Менә әйбәт булган, бар әле дәү әниеңә күрсәт. Хәзер мин үзем дә чәчне үрә алам инде, диген, – дип, елмаеп кызына сокланып карап утыра калды.

Шул көннән бирле Айсылу чәчен үзе тарап үрә. Әйбәт итеп укырга да өйрәнде. Мәктәптә укый башлагач та, ул гел “яхшы” билгеләренә генә укыды. Кайтып керү белән дәү әнисенә кулын күтәреп биш бармагын күрсәтә иде.

Ләкин шатлык озакка бармады. Бер өч ай чамасы укыганнан соң, Айсылу чирләп китте, түшәккә егылды. Тәннәренә су тулы шешләр кабарып чыкты. Аңа бик эссе иде. Кызуга түзә алмыйча, өсләрен ачып, төннәр буена саташып чыга иде.

Күзләрен көчкә генә ачып карый. Күрше Камал апаның: “Яшәмәс бу кыз, үләр инде”, – дигән сүзләрен ишетеп калгач, куркып, тагын да ныграк саташа-кычкыра башлады. Берничә көннән соң әнисе кызын төреп чанага чыгарып яткырды да больницага алып китте. Айсылу күзләрен ачып яктылыкка да карый алмый: ап-ак кар күзләрен камаштыра, кышкы салкын һава тынын куыра иде.

Врач әнисенә: “Бала скарлатина белән чирләгән, аңа берәр ай гел ятып кына торырга кирәк”, – диде.

Шулай бер ай вакыт үтте. Балалар мәктәптә Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләнәләр иде инде. Айсылуга да әнисе кар бөртеге күлмәген тегеп бирде, кургашлар белән бизәде. Тик менә ул бер бию дә, җыр да белми иде шул әле.

Шулай беркөнне Айсылу Илнурга ишекне эчтән бикләргә кушты да үзе мәктәпкә йөгерде. Мәктәп якын булганга, тиз генә барып җитеп, ишекне генә ачкан иде, классташларының кайтырга чыкканын күрде. Ә иптәшләре, Айсылуны күргәч, кире борылдылар.

– Апа, Сылу килгән, – дип, йөгерешә-йөгерешә, аны класска алып кереп киттеләр.

Кызлар белән бергә ул кар бөртекләре биюен өйрәнде, үзе ятлаган шигырьне укып күрсәтте. Әминә апалары балалар белән саубуллашты да кайтырга чыктылар.

Ә кайтса, әнисе ишек төбендә басып тора, өшеп беткән. Кызын күргәч, бөтенләй аптырады:

– Син кайда йөрдең? Мин сине өйдәсеңдер, нигә ишекне ачмый икән, дип уйлаган идем, – дип сораша башлады.

– Мин, әни, мәктәпкә бардым, кар кызлары биюен өйрәндем. Өйне Илнурга эчтән бикләргә кушкан идем, – диде куркынып.

Ә Илнур бу вакытта йоклап ята икән. Ишекне күпме генә шакысалар да, уянмады. Аптырагач, тәрәзә кага башладылар. Бик озак тырышкач кына, малай уянып китте һәм ишекне килеп ачты.

…Менә Яңа ел бәйрәме дә килеп җитте. Ул төнне Айсылу керфек тә какмады. Таң атканда гына йоклап киткән иде, инде торырга да вакыт җиткән.

Чыршы бәйрәмендә бигрәк тә күңелле була икән! Айсылу үзенең авыру икәнлеген дә онытып җибәргән: шат җырлар, матур биюләр белән үтте бу бәйрәм. Халык таралыша башлагач, кыз, чыршы утларына, уенчыкларына карап, озак кына басып торды. Аның чыршыны, Кыш бабайны бер генә дә ташлап китәсе килми иде.

* * *

Уку арасында кышның, карлы бураннарын ияртеп, китеп барганы сизелми дә калды. Чәчәкле шәлен бөркәнеп җиргә тагын Яз сылуы килде, көтү-көтү булып җылы яктан кошлар кайтты. Айсылуга да бу яз шатлык алып килде: аның хәзер кыз сеңелесе дә бар. Исеме дә бит нинди матур – Ләйсән. “Язгы җылы яңгырны ләйсән яңгыр дип атыйлар”, – дип аңлатты аңа әнисе. Айсылу хәзер сеңелесе яныннан китми дә: бигрәк ярата нәни балаларны, тик еламасыннар гына. Җылы көннәр башлану белән ул Ләйсәнне коляскага салып тышка алып чыкты. Алар апалы-сеңелле, бер-берсе белән “сөйләшә-сөйләшә”, саф һавада йөрделәр.

Ләйсән кечкенә булса да, көлә дә, елмая да, алдында яткан уенчыкларын шылтыратып уйный. Арыгач, күзләрен йомып йоклап китә. Аның сул як күзендә кып-кызыл миңе бар. Айсылу сеңелесенең йөзенә, сөйкемлелек биреп торган миңенә карап утырырга ярата иде.

“Тизрәк үссен иде дә без бергәләшеп мәктәпкә йөрер идек, өйдә әнигә булышыр идек”, дип Ләйсәнгә карап хыяллана иде.

Тыныч йокы сиңа, Ләйсән! Синең йокыңны зәп-зәңгәр тынычлык күге саклый, баш очында, бәхет нурлары сибеп, кояш балкый. Кайгы күрмичә, бәхетле булып үс!

Дәвамы бар